Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
“Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиядә 12.05.2023

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары бүген Актаныш сәхнәсендә гимназиядә эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Татарстанның Халык укытучысы Ләйсән Әминованың “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиясен уйнады.
Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
-Рәхмәт театр директоры Фәнис Мөсәгыйтовка, баш режиссер Туфан Имаметдиновка. Әле исеме әдәбият дөньясына билгеле дә булмаган бер ханымның әсәрен репертуарга алдылар. Режиссер Зөфәр Харисовка, артистларга рәхмәт. Тамашачының басып бик озак алкышлавы - алар уенына зур бәя ул. Ә мин бик шат! Әсәремнең Казан сәхнәсендә, Актанышта куелуына да, гаиләм, балаларым, туганнарым, дусларым янәшәмдә булуга да. Иң сөенгәнем -төрле елларда укыткан укучыларымны күрү. Алар күңеленә укытучыны хөрмәтләү, театрга мәхәббәт салуым белән бәхетле мин, - ди Ләйсән Галиәкбәр кызы.
Без дә Ләйсән ханым спектакль башланыр алдыннан коллективыбыз белән котладык.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова Ләйсән Галиәкбәр кызына, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп, чәчәк гөлләмәсе тапшырды. -
Яр Чаллы «Кванториум» күчмә технопаркы гимназиябездә 11.05.2023

Яр Чаллы «Кванториум» күчмә технопаркы гимназиябезгә ике атналык укыту курсларына килде. “ГЕОКВАНТУМ”, “ПРОМРОБО КВАНТУМ”, “ХАЙТЕК”, “VR/AR-КВАНТУМ” юнәлешләрендә 184 укучыбыз белем ала. 8А сыйныф укучылары Сәнәгать дизайны буенча проект якларга әзерләнә.
-
5 сыйныфка имтихан 11.05.2023

20 һәм 31 май көнне, 9.00 сәгатьтә укучыларны 5 сыйныфка сайлап алу имтиханнары була. Мөрәҗәгать итү өчен - 89393319495, Римма Гранит кызы Баһаутдинова.
-
Башлангыч сыйныфларның методик берләшмә эшчәнлеге 11.05.2023

Башлангыч сыйныфларның методик берләшмә эшенә еллык нәтиҗә ясалды бүген. Киңәшмәдә директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйховна Хәева, директорның инновацион-методик эшчәнлек буенча урынбасары Юлия Валентиновна Әмирҗанова һәм район мәгариф идарәсенең башлангыч сыйныфларның методисты Имамова Роза Әсгать кызы катнашты. Укытучыларыбызның эшчәнлеге югары бәяләнде.
-
Котлыйбыз! 10.05.2023

Гимназиябезнең 5В сыйныф укучысы Маликов Раяз Илеш районы Югары Яркәй авылында узган йөзү ярышында, үз яшьтәшләре арасында, I урын яулады!
-
Мансурны котлыйбыз! 10.05.2023

Гимназиябезнең 5А сыйныф укучысы Шәрипов Мансур Илеш районы Югары Яркәй авылында узган йөзү ярышында, үз яшьтәшләре арасында, I урын яулады!
-
Молодец, Каюм! 10.05.2023

Казан шәһәрендә узган 2023 елгы ТР шәхси Кубогының 2 этабында гимназиябезнең 7Б сыйныф укучысы Корбанов Каюм уңышлы чыгыш ясады.
Бадминтончы егетебез ялгыз разрядта (2 дивизион) III урын яулады. Татарстан Республикасының 20 районыннан 279 бадминтончы катнашкан әлеге ярышта Каюм үзен оста уенчы буларак танытты. Молодец, Каюм! -
XXIII #әдәбимарафон проектында 10.05.2023

2023 елның 1-21 апрель көннәрендә үткәрелгән XXIII #әдәбимарафон проектында катнашып, гимназиябез китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы финалист дипломына ия булды.
-
"Җиңү капкалары" 09.05.2023

"Җиңү капкалары" акциясенә гимназиябез укучылары да кушылды - 5А сыйныф укучысы Йосыф Зәйдуллин.
-
"Җиңү капкасы" 09.05.2023

4Б класс укучылары Мәхмүтов Әхмәт әнисе, апасы белән һәм Сабиров Самир "Җиңү капкасы" акциясенә кушылдылар.















