Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
5-11 сыйныфларда бүген ата-аналар җыелышлары 21.10.2023

Гимназиябездә башлангыч сыйныфларда - кичә, 5-11 сыйныфларда бүген ата-аналар җыелышы узды.
-
Җиңүгә бер адым! 20.10.2023

Өлешчә мобилизация кысаларында илне сакларга киткән райондашларыбыз -
«Правовед» юридик оешмасы җитәкчесе, Актаныш егете Рөстәм Вәлиев, "Башак" хуҗалыгында ветврач булып эшләгән Яңа Әлем авылы егете Илсур Зәкиев, Алабуга шәһәрендә төзелештә шофер булып эшләгән
Яңа Богады авылы егете Рөстәм Хисамов
бүген гимназиябездә 10-11 сыйныф укучылары белән очраштылар. Укучыларның башларында сораулар “кайнады” дисәк тә була. Барысы да кызыксындырды аларны. Мәсәлән, яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, вакытларын ничек үткәрүләре, туган якны һәм туганнарын сагыну, алар белән аралашу мизгелләре, сугыш авырлыкларын ничек җиңүләре...
Махсус хәрби операциядән
ялга кайткан егетләребез анда булган вакыйгалар турында аз, ләкин йөрәккә уелып калырлык итеп сөйләделәр.
Җаваплар төгәл һәм җитди, ирләрчә.
-Махсус хәрби операция зонасындагы егетләр алар өчен җибәрелгән гуманитар ярдәм җыючыларга бик рәхмәтле. Сезнең ярдәмегезне, безгә ныклы терәк булуыгызны тоеп яшибез, җиңү безнең якта булыр, - диде алар.
Тиздән яугирләребез кабат юлга кузгалачак. Җиңү белән, исән-имин туган якка кайтуларын теләп калабыз аларга. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 20.10.2023

КОТЛЫЙБЫЗ!
“Лачын” боз спорт сараенда 2016 елгы хоккейчылар арасында узган “Лед и пламя” турнирында катнашып, гимназиябезнең 1А сыйныф укучысы Зиннур Мөхәмәтов Актанышның “Лачын” командасы составында Пермь, Стәрлетамак, Ижау, Уфа командалары белән уйнады, “Иң яхшы һөҗүмче” исеменә лаек булды. -
“Ялкын” балалар оешмасы эшчәнлеге 19.10.2023

“Ялкын” балалар оешмасының “Ватанпәрварлык” отряды егетләре башлангыч сыйныфлар укучылары белән, «Орлята России» - башлангыч сыйныфларда белем алучыларның социаль активлыгын үстерү программасы кысаларында, Бөек Ватан сугышының иң кечкенә герое турында «Солдатик» фильмын карадылар.
-
ТАБИГАТЬ ФӘННӘРЕ АТНАЛЫГЫ. 18.10.2023

ТАБИГАТЬ ФӘННӘРЕ АТНАЛЫГЫ: 8Б сыйныфы укучылары, география укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин белән, “Илне уйлап тап!” уены уйнады.
-
XVIII гамәли уку-укыту семинары 17.10.2023

Гимназиябезнең "Сәләт" класслары укытучылары 1А-Б-В сыйныф укытучылары Лилия Глүс кызы Вәлиева, Миләүшә Рәдис кызы Хаҗиева, Илиза Энгель кызы Ахунова, 7Г сыйныфы җитәкчесе Зөлфия Әсгать кызы Исламова төбәк «Сәләт» клублары өчен оештырылган XVIII гамәли уку-укыту семинарында катнаштылар.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 17.10.2023

2011-2012 елгы егетләр волейбол командасы Дүртөйле шәһәрендә узган волейбол ярышында III урын яулаган иделәр.
Башлангыч сыйныфлар укучы корпуста, дүшәмбе линейкасында, биредә белем алучы җиңүче егетләрне - Әмир Сафиуллин, Тимур Гафуров, Винир Идиатуллин, Раяз Фаттаховны(4 А сыйныф) хөрмәтләдек. -
" Мөһим темага сөйләшү” 16.10.2023

Бүген – 16 октябрь көнне, гимназиябездә “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре “Экранның икенче ягында. Россиядә кино сәнгатенә 115 ел” темасына багышланды
-
“Татарча диктант” акциясе 13.10.2023

Гимназиябез укучылары бүген “Татарча диктант” акциясенә кушылды.
-
ҖИҢҮГӘ БЕР АДЫМ! 12.10.2023

Бүген - 12 октябрьдә, дәресләр тәмамлануга, гимназиябезнең үзидарә волонтерлары шәфкатьлелек акциясенә җыйналды.















