Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Котлыйбыз 23.05.2023

Гимназиябезнең 5Б сыйныф укучысы Алия Миргаязова Гамил Афзал исемендәге "Яшьләр каләме" республикакүләм фестивальдә катнашып, “Нәфис сүз” номинациясендә II урын яулады. Роберт Миңнуллин исемендәге “Шигърияткә сәяхәт” республикакүләм балалар бәйгесендә катнашкан өчен 5В сыйныф укучысы Самир Галиев, 6А сыйныф укучысы Таһир Хаҗиев сертификат белән бүләкләнделәр.
-
Ишегалдында 20.05.2023

Гимназиябезнең ишегалдында кызу эш кайный. Интернатта яшәүче балалар тәрбиячеләр белән территорияне ямьләндерүдә үзләреннән өлеш кертәләр.
-
"Алдынгылар хәрәкәте" 19.05.2023

Пионерия туган көнгә багышланган бәйрәмдә гимназиябезнең "Алдынгылар хәрәкәте" варислары да чыгыш ясады.
-
Гимназиябез территориясендә 19.05.2023

Гимназиябезнең күркәмлеге, эчке һәм тышкы матурлыгы, гүзәллеге өчен көн дә хезмәт куябыз. Бүген, чәчәклекләрне формалаштырып, чәчкәләр өстәп утыртабыз.
-
"Ялкын" 18.05.2023

"Ялкын" журналында гимназиябезнең "Ак җилкән" газетасы, әдәби берләшмә әгъзалары иҗаты.
-
Многоборье буенча Илшат Измайлов кубогына узган район ярышында 18.05.2023

Многоборье буенча Илшат Измайлов кубогына узган район ярышында тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин җитәкчелегендә гимназиябез командасы да катнашты. Укучылар җирдән этелү, турникта тартылу, граната ыргыту, мылтыктан атуда көч сынашты. Командабыз ату буенча – I, автомат сүтеп-җыюда III урын яулады. Шәхси беренчелектә гимназиябезнең 9Б сыйныф укучысы Әмирхан Загретдинов атуда - I, автомат сүтеп-җыюда II урын яулады. Котлыйбыз!
-
Семинар-киңәшмәдә
18.05.2023
Гимназиябезнең инглиз теле укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова, Румия Данис кызы Темел Әлмәтнең 1 нче лицей-интернатында семинар-киңәшмәдә. Алар биредә ОГЭ/ЕГЭ - дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча фикер алыштылар.
-
Бөтенроссия фән һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү кичәсе 18.05.2023

Бүген Казан шәһәрендә Бөтенроссия фән һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре, аларны әзерләгән укутучылар хөрмәтләнде. Гимназиябездән Ильясова Энҗе, Гәрәева Рәмилә (укытучылары Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы), Камилҗанова Динара (укытучысы Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы), Солтанов Саматны(укытучысы Фәйзуллин Рөстәм Уел улы) ихластан тәбрик итәбез!
-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә 16.05.2023

“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә быел гимназиябездән 6 укучы катнашкан иде: Рүзәл Харисов, Адилә Зыязетдинова(10 класс), Лиана Шакирова, Камилә Галиуллина(8 класс), Энҗе Ильясова(7 класс), Адилә Харисова(5 класс). Зона этабын үтеп, 3 кызыбыз финалга узган иде. Бүген Казанда – Татар китабы йортында җиңүчеләр бүләкләнде. Лиана Шакирова, Адилә Зыязетдинова – I, Энҗе Ильясова III урын яуладылар! Лиана әлеге иҗади бәйгедә узган ел да I урын яулаган иде. Ә Энҗе белән Адилә быел тәүге тапкыр үзләрен сынап карадылар. Кызларны, җитәкчеләре Чулпан Рәмзил кызы Шәрипованы әлеге күркәм җиңү белән котлыйбыз!
-
Кванториум 16.05.2023

Укучыларыбыз проект эшләрен якларга әзерләнә.















