Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Проектлар ярминкәсе 16.05.2023

17 май көнне үтәчәк проектлар ярминкәсенә әзерләнәбез.
-
«Бүләк» лагеренда 15.05.2023

Районыбызның «Бүләк» лагеренда Курган өлкәсенең янгын булган Эчкен авылы балалары ял итәчәк
Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/bez-berga/raionybyznyn-bul. -
Атналык дүшәмбе линейкасы 15.05.2023

Бүген – 15 май көнне "Адымнар" һәм башлангыч сыйныфлар укучы корпусларда атналык дүшәмбе линейкасы дәүләт флагларын кертүдән башланды.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев атна дәвамында эшләнәсе эшләргә, чараларга тукталды.
Уку атнасы яңалыкларга бик бай. "Беренчеләр хәрәкәте" иҗтимагый оешмасының район семинарында катнашу, "Кванториум"да укучыларның проект эшләрен яклавы, укучыларның еллык проект эшләре ярминкәсен үткәрү, "Әтиләр советы" район семинарын үзебездә үткәрү, Пионерия туган көн - һәммәсе зур көч, бердәмлек, иҗади эшләү таләп итә.
Узган атнада 6Б сыйныфы кизү торды. Аларның атналык тәртипкә хисабыннан соң, кизү тору 6А сыйныфына күчте. -
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 15.05.2023

Бүген – 15 май көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Балалар иҗтимагый берләшмәләре көне" турында сөйләшүгә багышланды. Дәресләр укучыларда балалар иҗтимагый берләшмәләре турында күзаллаулар формалаштыру, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлегенә "Алдынгылар хәрәкәте"н җәлеп итү, хәрәкәт проектларында һәм беренчел бүлекчәләр эшендә катнашуга этәрү максатларында узды.
19 майда Россия Федерациясендә балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары көне билгеләп үтелә.
Әлеге фотода 1Б сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Гөлназ Дильшат кызы Солтанова белән дәрес вакытында. -
«Алдынгылар хәрәкәте» 15.05.2023

Бүген районыбызга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм яшьләр һәм балалар хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде.
Җиңү паркында һәм “Яшьлек” яшьләр үзәгендә ул районның яшь лидерлары, укучылар берләшмәләре активистлары белән очрашты.
“Ялкын” балалар оешмасы варислары гимназиябездә алып барылган эшчәнлек, алдынгылар хәрәкәте белән таныштырды. Балалар хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановтан интервью да алды алар.
Очрашуда гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова, тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев катнашты. -
"АгроНТРИ -2023" 15.05.2023

Фән һәм техника өлкәсендә кече предприятиеләрне үстерү фонды тарафыннан, кечкенә шәһәрләр һәм авыл мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен оештырылган "АгроНТРИ -2023" бөтенрәсәй конкурсының регионара этабы быел да Казан дәүләт аграр университеты базасында узды. Гимназиябезнең укучылары Валиева Алинә (7А) һәм Ямалов Азамат (7Б) читтән торып үткәрелгән турда җиңүче исеменә лаек булып, Казан дәүләт аграр университетында үткәрелгән бәйгедә унышлы чыгыш ясадылар. Валиева Алинә - "АгроБио" (җитәкчесе Валиева Алсу Риф кызы), Ямалов Азамат "АгроКоптер"(җитәкчесе Ямалов Филарис Фәнис улы) юнәлешләрендә практик һәм теоретик биремнәр буенча сынау биреп, диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларны котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
Кванториум 13.05.2023

2А сыйныф укучылары Робототехника, сәнәгать дизайны дәресендә.
-
Гимназия яны участогында 13.05.2023

Гимназия яны участогы - тәрбия мәйданчыгы ул. Интернатта яшәүче балалар чәчәкләргә су сибәләр, чисталык һәм матурлыкны булдыруда үзләреннән өлеш кертәләр.
-
Кванториум 12.05.2023

8 сыйныф укучылары - Гео/АЭРО юнәлеше.
-
"Проектлар ярминкәсе"нә әзерлек 12.05.2023

Гимназиябездә 17 май көнне узачак "Проектлар ярминкәсе"нә әзерлек бара..















