Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
15 сентябрь - бөек язучыбыз Абдулла Алишның туган көне. 16.09.2024

15 сентябрь - бөек язучыбыз Абдулла Алишның туган көне. Балаларда А.Алиш иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту, әхлак тәрбиясе бирү, балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, аның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен киңәйтү максатыннан, 1Б классы укучылары атна дәвамында Алиш әкиятләре, хикәяләре белән таныштылар. Мультфильмнар карап фикер алыштылар, рәсем ясадылар. Бүген "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар" командаларына бүленеп үзара көчләрен сынаштылар. Тел шомарту, тапкырлар, безнең кунагыбыз, әкияттә кунакта, хикәяне таны кебек турларны сынатмыйча үтеп, ярышларда актив катнаштылар.
Нәтиҗәдә дуслык җиңде. -
Гимназиябездә янгын куркынычсызлыгы буенча тактик өйрәнүләр узды 13.09.2024

Гимназиябездә янгын куркынычсызлыгы буенча тактик өйрәнүләр узды
Гимназиябездә шартлы рәвештә янгын чыгуы хакында тавышлы хәбәр итү системасы аша белдерелгәннән соң, барлык укучылар, укытучылар тиз арада бинадан чыктылар.
Күрсәтмә өйрәнүләрдә ишек-тәрәзәләр ябылганмы, утлар сүндерелгәнме, иң кирәкле документлар алынганмы – болар барысы да исәпкә алынды. -
Гимназиябез интернатында торып укучы балалар Актанышыбызның "Җиңү паркы"на сәяхәт кылды. 07.09.2024

Гимназиябез интернатында торып укучы балалар Актанышыбызның "Җиңү паркы"на сәяхәт кылды.
-
Уңышлар сезгә, беренчеләр! 04.09.2024

Гимназиябезнең 1Б класс укучылары, укытучылары Әлфирә Индус кызы, әти-әниләре белән бергә, уртак "Белем йорты"на нигез салдылар. Йорт ныклы булсын өчен, нигез итеп сабырлык, тырышлык, әдәплелек кебек сыйфатларны алдылар. Әлеге йортны алар ел дәвамында үзләренең тырышлыклары, уңышлары ярдәмендә, кирпеч артыннан кирпеч куеп, төзеп бетерәчәкләр.
-Йортыбызны ничек, кайчан,нинди итеп төзеп бетерү үзебездән тора,кадерле укучылар,әти-әниләр! Яхшы укысагыз, ярдәмчел булсагыз, бәйгеләрдә актив катнашсагыз, бәлки уку елы ахырына төзеп тә бетерербез. Бербөтен, бер гаилә булып,кулны-кулга тотынып эшләсәк кенә, без үз максатыбызга ирешәчәкбез, - диде Әлфирә Индус кызы Шакирова.
Укучыларга бүләк ителгән белем ачкычлары исә, әлеге истәлекле көннең якты хатирәсе булды.
Уңышлар сезгә, беренчеләр! -
Гимназиябездә бүген педагогик киңәшмә узды. 29.08.2024

Гимназиябездә бүген педагогик киңәшмә узды.
Яңа уку елында укыту-тәрбия процессын камилләштерү буенча эшлекле сөйләшүдән соң, педсовет карарлары кабул ителде, планнар билгеләнде. -
ГИМНАЗИЯБЕЗ ЯҢА УКУ ЕЛЫНА ӘЗЕР! 20.08.2024

ГИМНАЗИЯБЕЗ ЯҢА УКУ ЕЛЫНА ӘЗЕР!
Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов җитәкчелегендәге комиссия бүген район үзәге мәктәпләренең яңа 2024-2025 уку елына әзерлеген тикшерде.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова комиссия әгъзаларын гимназиянең яңа уку елына әзерлеге, яңа кайткан җиһазлар, кабинетларның уку елына җиһазланышы белән таныштырды.
Мәктәпләр карауның нәтиҗәләре мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә игълан ителәчәк. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 15.08.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Гимназиябезнең 10А сыйныф укучысы Ясмин Галимҗанова "Большая перемена - Озын тәнәфес" бөтенроссия конкурсының ярымфиналында катнашып, диплом белән бүләкләнде. -
ГАОУ "Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" объявляет набор в 10 класс.
02.07.2024
ГАОУ "Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" объявляет набор в 10 класс с естественно-научным профилем обучения. Вступительные испытания по русскому языку, математике, химии и биологии пройдут 9.07.2024 года в 9.00 в каб. 304.
-
Гимназиябездә бүген Корбан ашы узды. 16.06.2024

Гимназиябездә бүген Корбан ашы узды.
Актанышта чалынган корбаннарның итеннән авыз итү мәҗлесләре быел өч урында - гимназиябездә, Актаныш техникумында, аскы Актанышта ветераннар йортында оештырылды.
Гимназиябездә һәр елны да корбан ашы зурлап билгеләп үтелә.
Мәҗлестә район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов,
район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова катнашты.
Мәҗлес бик күркәм узды. Руслан хәзрәт Мортазин корбан итеннән авыз итәргә килүчеләргә вәгазь сөйләде.
Ленар Рафак улы да райондашларыбызга, дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, үзенең фикерләрен белдерде.
Пешекче апаларыбыз да корбан итеннән бик тәмле аш-су әзерләгән иде. Өстәлләр дә сый-нигъмәттән сыгылып торды.
Корбан гаете мөбарәк, чалган корбаннарыбыз кабул, дөньяларыбыз имин булсын! -
12 июнь - Россия көне! 12.06.2024

12 июнь - Россия көне!
"Бүләк" аланында көн дәвамында барган чараларда, шөгыльләрдә һәм бәйрәм уңаеннан узган дәрестә балалар туган ил, аның горурланырлык кешеләре, һәр өлкәдә ирешелгән уңышлар һәм казанышлар турында сөйләштеләр, "Солдат хаты" акциясендә катнаштылар. Балалар махсус операцияләрдә катнашучы якташларга күңел күтәргеч һәм рухландыргыч сүзләр яздылар.
"Сезгә, Россия сакчыларыбыз, батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз өчен рәхмәт! Исән булыгыз! Сезне Көтәбез! Сезнең Белән Горурланабыз!» - дигән юллар белән тәмамланды ул хатлар.















