Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Бүген - 20 ноябрь көнне гимназиябез Сарман районыннан кунаклар кабул итте. 20.11.2024

Бүген - 20 ноябрь көнне гимназиябез Сарман районыннан кунаклар кабул итте.
Сарман районының башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Cәхипова Индира Рәис кызы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлова Гөлназ Тәлгать кызы, аның урынбасарлары, мәктәп директорлары гимназия эшчәнлеге белән танышып, укыту һәм тәрбия өлкәсендәге казанышларны, үрнәк алымнарны өйрәнде. -
Гимназиябезнең 9 сыйныф укучылары бүген – 20 ноябрь көнне рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе биреп карады. 20.11.2024

Гимназиябезнең 9 сыйныф укучылары бүген – 20 ноябрь көнне рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе биреп карады. Ул төп дәүләт имтиханына керү мөмкинлеге булып тора. Сынау алып карау 9.00 сәгатьтә башланып китте. Укучыларыбызга тел ачкычлары, зирәк зиһен, уңышлар телибез.
Имтихан 15 минут дәвам итә һәм 4 этапны үз эченә ала: текстны уку һәм сөйләп чыгу, монолог, диалог. -
Вил Усманов гимназиябез укучылары белән очрашып, лидерлык дәресе уздырды. 18.11.2024

Татарстанның халык артисты, композитор, көрәшче Вил Усманов гимназиябез укучылары белән очрашып, лидерлык дәресе уздырды.
Гимназиябез белән танышып, укучылар белән аралашып үзе дә мәктәп елларына кайткандай булды ул. “Адымнар” комплексында белем алучы балаларга, тудырылган мөмкинлекләргә соклануын яшермәде. -
Экскурсия 15.11.2024

3А сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Ания Хасип кызы җитәкчелегендә, районыбызның полиция бүлегендә экскурсиядә булдылар.
Полиция бүлегендәге музейда Вахитов Васил Актаныш милициясенең оешу тарихы, Актаныш милициясе тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында сөйләде. Кызыклы экспонатлар, төрле елларда киелгән формалар, милиционер коралларына күзәтү ясады.
Музейдан соң, утырышлар залында, өлкән полиция лейтенанты Алия Хазиева, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесе җитәкчесе Ләйсән Мухаметова белән очраштылар укучылар. -
"Цифрлы дидактика: инсайтлардан алып реаль технологияләргә кадәр" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 14.11.2024

Казан федераль университетында "Цифрлы дидактика: инсайтлардан алып реаль технологияләргә кадәр" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды бүген.
Директорның цифрлаштыру буенча урынбасары Ленар Наил улы Хөсәенов, методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасар Юлия Валентиновна Әмирҗанова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев әлеге конференциядә булып,
цифрлы мәгариф чишелешләре өлкәсендә педагогик тәҗрибә алмашты.
Конференцияне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Үзәкнең партнерлары ярдәмендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге. -
«Татарча диктант – 2024» 09.11.2024

Гимназиябез укытучылары һәм укучылары «Татарча диктант – 2024» Бөтендөнья акциясендә катнаштылар бүген. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, татар телен яратучыларны берләштерүгә юнәлтелгән.
Диктант өчен язучы Ш.Камалның «Матур туганда» повестеннән өзек сайланды.
Диктантның текстын ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Нур Хөсәенов, гимназиябезнең татар теле укытучылары Чулпан Шәрипова, Айгөл Әхмәтгалиева укыды.
Бүгенге көндә "Татарча диктант" – Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итүче акцияләрнең берсе. -
Гимназиябездә, көзге каникуллардан соң, грипп, коронавирус инфекциясе таралу очракларын кисәтү, булдырмас өчен барлык кисәтү һәм саклану чаралары да күрелә. 08.11.2024

Гимназиябездә, көзге каникуллардан соң, грипп, коронавирус инфекциясе таралу очракларын кисәтү, булдырмас өчен барлык кисәтү һәм саклану чаралары да күрелә. Иртәнге фильтр – температураны үлчәү ышанычлы саклану булып тора. Һәр иртәне гимназиябезнең “Адымнар” комплексында да, башлангыч корпуста да укучыларның тән температурасы шәфкать туташлары тарафыннан үлчәнә.
Фотоларда – шәфкать туташы Раушания Илгизәр кызы Насыриева иртәнге фильтр вакытында. -
8 ноябрь көнне гимназиябез Мөслим районыннан кунаклар кабул итте. 08.11.2024

8 ноябрь көнне гимназиябез Мөслим районыннан кунаклар кабул итте.
Мөслим районының башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бадретдинова Марина Ранас кызы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәбибуллина Лилия Ягди кызы, аның урынбасарлары гимназия эшчәнлеге белән танышып, укыту һәм тәрбия өлкәсендәге казанышларны, үрнәк алымнарны өйрәнде. -
Актанышта узучы бәйрәм ярминкәсендә гимназиябез коллективы да катнашты. 03.11.2024

Актанышта узучы бәйрәм ярминкәсендә гимназиябез коллективы да катнашты.
Мәктәпләр сатуга бик күп төрле сый-нигъмәтләр, көз нигъмәтләре алып чыкканнар иде. Һәрвакыттагыча, алардан сөт ризыкларын, кишер, суган, кәбестә кебек яшелчәләрне өлкәннәребез бик теләп алды.
Без дә бакчаларыбызда үстерелгән нигъмәтләр-яшелчә, җиләк-җимеш белән дә, алардан ясалган төрле кайнатмалар, тозланган, маринадланган яшелчәләр белән дә сату иттек.
Ярминкәдә катнашучыларны үзебез пешергән татар халык ашлары, туган якның шифалы үләннәреннән ясалган сихәтле чәй белән сыйладык. -
Олимпиадага әзерлек 30.10.2024

Укучыларыбызның көтеп алган көзге каникуллары мавыктыргыч һәм файдалы үтә. Фәнсөярләребез гимназиядә олимпиадага әзерләнә.















