Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Хорлар бәйгесе" 20.12.2024

Гимназиябездә сакланып килүче күркәм традицияләргә яңа башлангыч булып өстәлгән "Хорлар бәйгесе" проекты быел икенче тапкыр узды.
1-5 сыйныфлар арасында узган атнада "Зур биюләр" бәйгесе узса, бүген 6-9 сыйныф укучылары, ата-аналар сәхнә тотты. Ватанпәрварлык темасына багышланган, Туган илне ярату хисләре белән сугарылган җырлар төрле телләрдә яңгырады. Биюләр белән, тулы бер композицияне сәхнәгә куйды сыйныфлар.
Бәйгенең гран-при иясе - 8А сыйныфы! -
"Табиб булам!" 18.12.2024

Казан дәүләт медицина университеты базасында "Табиб булам!" яшь уйлап табучы регионара олимпиадасында 10В сыйныф укучысы Азалия Маликова III урын яулады.
Укытучысы Рузилә Илдар кызы Гарипова.
Котлыйбыз! -
«Ел укытучысы – 2024» 16.12.2024

«Ел укытучысы – 2024» республика һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы быел гимназиябез базасында уза. Бүген – беренче көн.
Иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануны үстерүгә юнәлдерелгән әлеге мәртәбәле бәйгедә гимназиябезнең башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Данис кызы Зиннурова да катнаша. -
"ЗУР БИЮЛӘР"-2024 14.12.2024

Гимназиябездә бүген зур гаилә бәйрәме -
"ЗУР БИЮЛӘР" бию бәйгесе узды.
1-5 сыйныфларның балалар һәм әти-әниләрдән торган 13 бию коллективы сәхнә тотты.
13 декабрь кичендә гимназиябезнең актлар залында алма төшәр урын да юк иде. 1-5 сыйныф укучыларының, ата-аналарының сыйныф җитәкчеләре һәм хореографлар ярдәме белән куелган биюләрнең һәр кайсы соклангыч иде!Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны сәламләп, һәр бию коллективына уңышлар теләде. Ай дәвамында гимназия тормышында кайнап яшәүче ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм һәр катнашучыга уңышлар теләде.Биюче сыйныфларыбыз чыгышларына жюри зур бәя бирде.
Җиңүчеләребез төрле номинацияләрдә Кубок һәм Актаныш бренды - чәкчәк белән бүләкләнде.
Беренче урын алган сыйныфлар Татарстанның бер шәһәренә экскурсиягә бару өчен сертификат белән бүләкләнде. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 09.12.2024

10В сыйныф укучылары
Маликова Азалия, Галиуллина Камилә "Талантлар университеты" уздырган "Проектлар фестивале"ндә үзләренең "Сам себе трихолог" поектлары белән катнаштылар һәм "Большие вызовы" фәнни-технологик белем бирү проектында катнашырга чакыру алдылар.
Укытучылары Рузилә Илдар кызы Гарипова.
Котлыйбыз! -
Котлыйбыз! 07.12.2024

Лев Толстой исемендәге укучыларның VIII бөтенроссия фәнни конференция-конкурсында катнашып, гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары Нигъматдинов Инсаф( укытучысы Регина Равиль кызы Фәрдиева) - II, Амерзьянов Роман( укытучысы Румия Данис кызы Темел) III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз! -
Йомгаклау иншасы 04.12.2024

Бүген – 4 декабрь 11 сыйныф укучылары өчен бик мөһим көн. Гимназиябезнең чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау иншасы (итоговое сочинение) яза.
Йомгаклау иншасы язу белем һәм үз фикереңне дөрес чагылдыра белүне генә түгел, психологик тотрыклылыкны, эмоциональ яктан әзерлекне дә таләп итә.
Йомгаклау иншасы - дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) алдыннан мәҗбүри этап. Ул «зачет» яки «незачет» дип бәяләнә. «Незачет» алганнарга бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) тапшырырга рөхсәт ителми, бары тик «зачет» алган чыгарылыш укучылары гына рөхсәт ала.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт планына ярашлы, йомгаклау иншасын уздыруның өстәмә сроклары - 2025 елның 5 феврале һәм 2025 елның 9 апреле.
Узган елдагы кебек үк, темалар комплектлары йомгаклау иншасы темаларының ябык банкыннан алынды. Конкрет темалар имтихан башланырга 15 минут кала билгеле булды.
Хәерле сәгатьтә, укучылар! -
“Остазларның төбәк форумы” 03.12.2024

Директорның тәрбия буенча киңәшчесе Салават Мөҗәһит улы Котлыяров җитәкчелегендә, гимназиябез укытучылары Казан шәһәрендә узучы “Остазларның төбәк форумы”нда катнаша бүген.
Татарстан Республикасының ата-аналар җәмәгатьчелеге, мәгариф оешмалары педагоглары катнашында узучы “Татарстан остазлары иминлек өчен” форумы бердәм коммуникация һәм мәгълүмати мохит булдыру, тәрбия юнәлешендәге эшчәнлекне формалаштыру максатында үткәрелә. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 03.12.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
"Балалар хәрәкәтенең иң яхшы 100 идеясе проекты"нда катнашучылар арасында тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле!
Иң күп тавыш җыеп,
"Яшьләрне финанс белеме һәм бизнес алып баруга өйрәтү үзәген ачу" проекты белән, гимназиябезнең 7В сыйныф укучысы
Сәлахова Валерия җиңү яулады.
Афәрин, Валерия! -
Атналык дүшәмбе линейкасы 25.11.2024

Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 25 ноябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең үзидарәсе президенты Инсаф Нигъматдинов линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте.
Гимназиябезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, атна дәвамында булачак чаралар белән таныштырды.
Методик һәм инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова фән олимпиадаларының район этабында рус әдәбияты, дөнья сәнгать мәдәнияте (мхк), тарих, физика фәннәреннән җиңү яулаган укучыларыбызга линейкада дипломнар тапшырылды.
Узган атнада 8А сыйныфы кизү торды. Атна дәвамында эчке тәртипне саклады алар,үз-үзләрен тотышлары белән дә үрнәк күрсәттеләр. Бу атнада гимназиябездә 7В сыйныф укучылары дежур тора.















