Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
БУЫННАР БӘЙЛӘНЕШЕ 11.10.2024

БУЫННАР БӘЙЛӘНЕШЕ: 3А сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Ания Хәсип кызы Мусина, әти-әниләр белән берлектә, дәү әти-дәү әниләрне гимназиябезгә кунакка дәште.
Дәү әти-дәү әниләрдән - җыр-шигырь, изге теләкләр, оныклардан бүләк - котлау-тәбрикләүләр һәм заманча "Шалкан" әкияте! -
Югары танк команда училищесына сәяхәт 10.10.2024

Гимназиябезнең 11 сыйныф укучылары Казан шәһәренә -
Кызыл Байраклы, Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесына сәяхәт кылды.
Хәрби дан музее мөдире Силутин Борис Александрович, бүлекчәләр белән идарә итү кафедрасы укытучысы подполковник Мауль Павел Петрович укучыларга танк училищесы тарихын бәян иттеләр. Музей берничә залны алып тора һәм уку йортының 1866 елда нигез салынганнан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихын ача.
Егетләр шулай ук уку барышы, казарма тормышы, хәрби һәм күргәзмә техника белән танышты. -
Атналык дүшәмбе линейкасы 07.10.2024

Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 7 октябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең “Ялкын” балалар оешмасы президенты Әмирхан Загретдинов линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев
укучыларны һәм укытучыларны атна дәвамында булачак чаралар, яңалыклар белән таныштырды.
Узган атнаның төп вакыйгасы - “Ялкын” балалар оешмасына Президент сайлаулары. Җиңүче кандидат бүген линейкада тантаналы шартларда игълан ителде. Ул – 10Б сыйныф укучысы Инсаф Ильдар улы Нигъматдинов! Котлыйбыз!
Агымдагы атнада фән олимпиадаларының гимназия этабы дәвам итә.
Уку, спорт, сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән укучылар да линейка барышында хөрмәтләнде.
"Патриот" яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү республика үзәгендә гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин җитәкчелегендә, хәрби хезмәт нигезләре буенча биш көнлек уку җыенында катнашып, матур җиңүләр белән кайтты.
Узган атнада 10А сыйныфы кизү торды. Атна дәвамында эчке тәртипне саклады алар,үз-үзләрен тотышлары белән дә үрнәк күрсәттеләр. Бу атнада гимназиябездә 9Б сыйныф укучылары дежур тора. -
Экскурсия 04.10.2024

"Россия - минем горизонтларым" проекты кысаларында, гимназиябезнең 8В, 8Г класслары Киров авылындагы Актаныш сөт комбинатына, Актаныш электр челтәрләре станциясенә һәм "Әнәк" агрофирмасына экскурсиягә бардылар. Оператор, агроном, электрчы һөнәрләренең үзенчәлекләре белән таныштылар.
-
Сайлаулар көне 02.10.2024

Бүген - 2 октябрь гимназиябезнең “Ялкын” балалар оешмасына 1-4 сыйныфлар һәм 5-11 сыйныфлар арасында - Президентлар,
“Алдынгылар хәрәкәте”нең гимназиябездәге беренчел бүлекчә Советына Рәис сайлана. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 30.09.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Гомумроссия мәгариф профсоюзының Актаныш территориаль оешмасы хисап-сайлау конференциясендә гимназиябезнең профсоюз оешмасы эшчәнлеге үрнәк яктан бәяләнде.
Профсоюз оешмасы рәисе Зөлфия Мазгаровна Хафизова Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республикасы оешмасының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. -
ЛИДЕРЛЫК ДӘРЕСЕ
26.09.2024
ЛИДЕРЛЫК ДӘРЕСЕ: Гимназиябезнең "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары "Яшьлек" үзәгендә бүген татар яшүсмерләре арасында популяр татар җырчысы, өстәвенә, кино һәм театр актеры Марат Яруллин белән очрашты!
-
Гимназиябездә 9 һәм 11 сыйныф укучылары тарафыннан дәүләт имтиханнарын биреп карау дәвам итә 25.09.2024

Гимназиябездә 9 һәм 11 сыйныф укучылары тарафыннан дәүләт имтиханнарын биреп карау дәвам итә. Бүген – 25 сентябрь көнне 9 сыйныф укучылары информатика фәненнән һәм инглиз теленнән сынау эшләделәр.
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" 25.09.2024

"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясенә, иң беренчеләрдән булып, 2В һәм 6А сыйныфлары кушылды.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 19.09.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Кама аръягы Гран-прие кубогына узган шахмат ярышында катнашып, гимназиябезнең 3Б сыйныф укучысы Залалова Риана классик шахмат турнирында 3 урын яулады!















