Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 1нче сыйныфка укырга керүче балаларны әзерлек дәресләренә чакыра. 29.10.2024

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 1нче сыйныфка укырга керүче балаларны әзерлек дәресләренә чакыра. Дәресләр 9 ноябрьдән башлана. Белешмәләр өчен телефоннар 89172573988, 89270410506
-
ИҖАДИ БӘЙГЕ: “ЯШЬЛӘР КАЛӘМЕ” 25.10.2024

ИҖАДИ БӘЙГЕ: “ЯШЬЛӘР КАЛӘМЕ”
Республикакүләм Гамил Афзал исемендәге “Яшьләр каләме” иҗат бәйгесендә катнашып, “Шигырь” номинациясендә, гимназиябезнең 10А сыйныф укучысы Лиана Шакирова – 1, 9А сыйныф укучысы Энҗе Ильясова гран-при яулады!
Киләчәктә тагын да күркәм җиңүләр телибез сезгә! -
Гимназиябездә бүген - 25 октябрь көнне ата-аналар җыелышы узды. 25.10.2024

Гимназиябездә бүген - 25 октябрь көнне ата-аналар җыелышы узды.
Укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да бездә бик актив, һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә. Гел элемтәдә булсак та, бүгенге сөйләшү, киңәшләшү игътибарны аеруча җәлеп итте, форматы ягыннан да, эчтәлеге ягыннан да үзгә булды ул.
Үзара аңлашу, фикерләшү рәсми формада түгел, ә ачыктан-ачык, ихлас сөйләшү рәвешендә барды. Тормышыбызда яшәү тизлеге көннән-көн арта, вакыйгалар үзгәреп тора. Мәгълүматның күплеге һәм аларның дөреслеген ачыклап, уйланып торырга вакыт булмау көндәлек тормышыбызда күп кенә сораулар тудыра, шунлыктан һәр сорауны уртага салып сөйләшү, уртак фикергә килү бүгенге вәзгыятьтә аеруча актуаль.
Җыелыш бик тә эчтәлекле узды, I чирек дәвамында укуда, тәрбия өлкәсендә бергәләп алып барылган эшчәнлеккә йомгак ясап, алдагы чиреккә планнар билгеләдек. -
ИҖАДИ БӘЙГЕ: “ГАИЛӘ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР” 24.10.2024

ИҖАДИ БӘЙГЕ: “ГАИЛӘ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР”
Актаныш районы үзәк балалар китапханәсе оештырган “ГАИЛӘ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР” сәнгатьле укучы бәйгесендә катнашып, 4А сыйныф укучысы Мухаметова Ясминә – 1, 5А сыйныф укучысы Нурлыева Динә 2 урын яулады!
Ясминә һәм Динәне котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! -
Бүген – 23 октябрь көнне информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының гимназия этабы уза. 23.10.2024

-
Без-бергә! 18.10.2024

Бүген - 18 октябрьдә гимназиябезнең үзидарә волонтерлары шәфкатьлелек акциясенә җыйналды.
Гимназиябез сыйныфлары, ата-аналар, укытучылар белән берлектә оештырылган 9 нчы гуманитар ярдәм акциясе бүген,
Россия һәм Татарстан флаглары астында, рәсми төстә ябылды.
Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга тупланган ярдәмне
укучы-волонтерларыбыз район Хәйрия үзәгенә - "Без-бергә!" штабына илтеп тапшырдылар. -
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 1нче сыйныфка укырга керүче балаларны әзерлек дәресләренә чакыра 18.10.2024

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 1нче сыйныфка укырга керүче балаларны әзерлек дәресләренә чакыра. Дәресләр 9 ноябрьдән башлана. Белешмәләр өчен телефоннар 89172573988, 89270410506
-
“ТНВ” телеканалының “Заман көзгесе” тапшыруы авторы һәм алып баручысы Илзирә ЮЗАЕВА, үзенең командасы белән, 15-16 октябрь көннәрендә гимназиябез эшчәнлеге белән танышты. 16.10.2024

“ТНВ” телеканалының “Заман көзгесе” тапшыруы авторы һәм алып баручысы Илзирә ЮЗАЕВА, үзенең командасы белән, 15-16 октябрь көннәрендә гимназиябез эшчәнлеге белән танышты.
-
ТУГАН ТЕЛЕМ - ИРКӘ ГӨЛЕМ 16.10.2024

ТУГАН ТЕЛЕМ - ИРКӘ ГӨЛЕМ: Башлангыч сыйныф укытучылары Илиза Энгель кызы Ахунова, Ания Хәсип кызы Мусина, Гөлназ Дильшат кызы Солтанова фәннәрне татарча укыту буенча мастер-класслар күрсәтте.
-
“Мин – укытучы” бәйгесе 12.10.2024

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Мин – укытучы” бәйгесен уздырды. Татарстанның төрле районнары, шулай ук Пенза, Оренбург, Самара өлкәсе, Чувашстан, Башкортостан республикалары һәм Россиянең башка регионнарыннан бик күп укытучылар катнашты. Гимназиябезнең башлангыч класс укытучысы Әлфирә Индус кызы Шакирова бәйгедә җиңүче исеменә лаек булды.
Бүген бәйгедә җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова тәбрикләде.















