Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 453 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
ЛИНИЯ ПСИХОЛОГИЧЕСКОЙ ПОМОЩИ 31.10.2026

-
КОТЛЫЙБЫЗ! 09.10.2026

КОТЛЫЙБЫЗ!
Бөтенроссия “Ел укытучысы” бәйгесенең “Педагогик дебют” номинациясендә муниципаль, зона этаплары җиңүчесе, республика этабында катнашучы;
«Кеше тәрбияләргә», «Йөрәгемне балаларга бирәм» тәрбия өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы Бөтенрәсәй конкурсының район этабында катнашып, “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә җиңү яулаган, зона этабы катнашучысы гимназиябезнең 6В сыйныф җитәкчесе – инглиз теле укытучысы Рузилә Айдар кызы Мусина район мәгариф идарәсенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. -
КИНО-ДӘРЕС 08.10.2026

КИНО-ДӘРЕС: “Татаркино”ның Яр Чаллы төбәк филиалы ярдәме белән, бүген гимназиябездә мәдәни көн узды.
1-11 сыйныфлар
режиссер Антон Богдановның “Красавица”
фильмнарын карадылар. “Красавица” фильмы Ленинград камалышы темасына бәйләнгән һәм чын вакыйгалар белән тулыландырылган.
Фильм Ленинград зоопаркында эшләүчеләрнең сөйләгәннәренә нигезләнеп ясалган, алар камалыш вакытында хайваннарны коткаруда батырлык күрсәткәннәр. -
Котлыйбыз! 06.10.2026

Зәринә һәм Энҗе «Глаголица» XIII Халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләре!
30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Казанда яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәрҗемәчеләр мохитендә белем һәм тәҗрибә туплады алар.
Россия, БДБ илләре, АКШ, Бөекбритания, Бразилия, Греция, Испания, Монголиядән килгән 110 финалист танылган әдәбият, театр һәм медиа осталары җитәкчелегендә әдәби смена форматында 6 көнлек уникаль белем бирү интенсивында катнашты.
Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 5 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә узды.
Финалистлар 8 номинациядә көч сынашты: рус телендә проза, рус телендә поэзия, нәфис тәрҗемә, рус телендә эссеист, татар телендә поэзия, татар телендә проза, драматургия һәм Россиядән читтәге рус телле яки чит илдә яшәп рус телен өйрәнүче авторлар өчен «билингвалар» номинациясе.
Гимназиябез кызлары конкурста берничә ел дәвамында катнаша. Әсәрләрнең сыйфатына конкурс барышында белем алу, мастер-классларда өйрәнү дә йогынты ясый дип саный жюри әгъзалары. Әдәби осталык ягыннан җиңүчеләрне билгеләү бик кыен булган.
«Глаголица»да татарча юнәлеш Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исеме белән бәйле. Ул беренче еллардан ук әлеге премиягә хәерхаклы булып, иҗади балаларны башларыннан сыйпап үстергән кеше.
“Татар телендә проза” номинациясендә катнашып, гимназиябезнең 11А сыйныф укучылары Ильясова Энҗе Роберт Миңнуллин премиясенә лаек булды, Газетдинова Зәринә – Гран-при иясе!
Укытучылары Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова.
Котлыйбыз! -
05.10.2026

-
ТЕЛЕПОРТАЦИЯ - ВАКЫТ КИҢЛЕГЕНДӘ КҮЧЕШ - 4 03.10.2026

ТЕЛЕПОРТАЦИЯ - ВАКЫТ КИҢЛЕГЕНДӘ КҮЧЕШ - 4: 10-11 сыйныфлар башкаруында әлеге вакыт күчеше быел Казан, Кырым, Себер, Әстерхан ханлыкларына, аларның яшәеше, көнкүреше, күренекле шәхесләре, гореф-гадәтләренә багышланды.
-
Гимназиябездә "Сөмбелә" бәйрәме 30.09.2026

-
30.09.2026

ГИМНАЗИЯ-ПОБЕДИТЕЛЬ ГРАНТА "ФИЗИКО-МАТЕМАТИЧЕСКИЙ ПРОРЫВ В ШКОЛЕ-2025"
-
"Укучы һәм остаз" 29.09.2026

"Укучы һәм остаз" проекты кысаларында, гимназиябезнең "Журналистика" түгәрәгенә йөрүче 7Б сыйныф укучылары Актаныш радиосында осталык дәресендә булдылар.
Актаныш радиосы журналисты Фәния Шамил кызы Рәшитова, гимназиябезнең "Актаныш-Адымнар" медиаүзәге җитәкчесе журналист, өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Мәхмүт кызы Тимерова белән бергәләп, "1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне"нә багышланган радиотапшыру эшләделәр алар. Укучылар, иң элек, дәү әни һәм дәү әтиләреннән аларның балачаклары, мәктәп еллары турында интервью алганнар иде. Бүген радиода булып, тапшыруны эфирга әзерләделәр. Турыдан-туры эфир үткәреп карадылар, туры элемтәдә эшләү кагыйдәләре белән таныштылар.
Гимназиябезнең 7Б сыйныфы укучылары белән бергәләп эшләгән радиотапшыру 1 октябрь көнне иртәнге 7 сәгатьтә эфирга чыгачак. -
Туклануга ата-ана контроле 21.09.2026

Туклануга ата-ана контроле:
гимназиябездәге туклануны оештыру буенча 5А сыйныфы укучысы Алиянаның әнисе Чулпан Мансурова тарафыннан ата-аналар контроле узды. Меню һәм ризыклар ассортименты, гигиена кагыйдәләренең үтәлеше белән танышты ул. Төшке аштан авыз итте, фикерләрен махсус журналга да язып куйды.
















