Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Татар теленнән сынап карау тесты 08.04.2016

Республика күләмендә 25 апрельдә 9 класс укучылары татар теленнән БРТ тапшырачак. Бүген безнең мәктәптә 9 нчы класс укучылары өчен БРТ форматында сынап карау тесты үткәрелде.
-
Презентацияләр конкурсы 07.04.2016

2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы уңаеннан , Актаныш балалар китапханәсе, китап укучылар арасында “Елга - күлләрдәге тормыш” дигән электрон презентацияләргә конкурс уздырды. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 5 нче класс укучысы Галиева Алинә катнашты һәм 2 урынга лаек булды.
-
Сыерчык ояларына конкурс 05.04.2016

Һәр елдагыча укучылар язны куанып каршы алалар. Яз хәбәрчеләре өчен алар сыерчык оялары ясадылар.
-
"Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен.."
04.04.2016
Түбән Кама шәһәрендә Г. Тукайның 130 еллыгына һәм Түбән Кама шәһәренә 50 ел тулу уңаеннан уздырылган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен-шушы булыр иң зур бүләгең" бәйгесендә 3 нче класс укучысы Хисамов Булат катнашып уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
"Зирәк остаз" республика конкурсы 30.03.2016

"Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган "Зирәк остаз" республика конкурсында җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Хәбибуллина С.Г. "Әдәби иҗат һәм журналистика" номинациясендә "Язучыга хат" эше белән катнашып, грамота белән бүләкләнде.
-
Хакимият башлыгы призына көрәш ярышы 30.03.2016

30 нчы март көнне Актаныш районы хакимият башлыгы призына татар -башкорт көрәше оештырыла. Безнең мәктәптән Насыйров Алмаз, Дәүләтов Айнур, Җәмилов Нурзил, Дәүләтов Айзат үз үлчәү категорияләрендә катнашалар. Укытучылары: Хәбибуллин А.Д.
-
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 30.03.2016

Укучылар арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе булып үтте. Безнең мәктзптән 8 нче класс укучысы Хәбибуллина Алинә үзе иҗат иткән әсәре белән "Яшь прозаик" номинациясендә катнашты. Беренче турга йомгак ясаганнан соң, 24 нче март көнне Алинә Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясендә жюри каршында чыгыш ясады. Җитәкчесе: Хәбибуллина С.Г.
-
Бөтенрәсәй "Зирәк бала" конкурсы 30.03.2016

"Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган Бөтенрәсәй "Зирәк бала" конкурсында 8 класс укучысы Хәбибуллина Алинә "Әдәби иҗат һәм журналистика" номинациясендә "Хыялда очрашу" эше белән катнашып грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе: Хәбибуллина С.Г.
-
Рус теленнән ОГЭ 29.03.2016

29 нчы март көнне 9 нчы класс укучылары Мәгариф бүлеге приказы нигезендә рус теле фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Фаттахова Т.М.
-
Математикадан ОГЭ 28.03.2016

28 нче март көнне Мәгариф бүлеге приказы нигезендә 9 нчы класс укучылары математика фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Фатыйхова Д.Ә.










