Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы җитәкче" бәйгесе 20.01.2017

20 гыйнвар көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы җитәкче" бәйгесенең район этабы булып узды.
Безнең мәктәптән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фаттахова Т.М. уңышлы чыгыш ясап кайтты. -
Иҗади конкурсларда катнашу 16.01.2017

Мәктәптә 3 нче чирек башлану белән укытучылар, укучыларның иҗади якын килеп үзләренең осталыкларын күрсәтү, бәйге-конкурсларда катнашулары башланып китте. "Ел укытучысы-2017"бәйгесендә - Фаттахова Т.М. , "Ел класс җитәкчесе"бәйгесендә -Хабибуллина С.Г., "Шәхес тәрбияләү"-педагог-организаторлар бәйгесендә Галиева Л.И., Тәрбия завучлары конкурсында Фаттахова Т.М. катнашачаклар. Укучылар балалар оешмасы уздырган конкурс-бәйгеләргә катнашу өчен әзерләнәр. Аларга зур җиңүләр телибез!
-
Студентлар белән очрашу 12.01.2017

10 нчы гыйнвар көнне мәктәптә Студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды. Кунак булып килгән студентлар үзләре укыган уку йортлары турында сөйләделәр, укучылар биргән сорауларга җавап бирделәр. Киләчәктә дә студентларга, укучыларга зур уңышлар телибез.
-
Хакимият башлыгының Чыршы бәйрәме 06.01.2017

Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне җыйнап үткәрелүче, муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме быел 6 гыйнвар көнне район мәдәният йортында узды. Безнең мәктәптән бәйрәмдә 9 класс укучылары Хабибуллина Алинә, Фатыйхов Илфар катнаштылар. Алар район башлыгының "Рәхмәт хаты"на ия булдылар
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы 04.01.2017
Спартакиадада район җирлеклегендәге белем бирү учреждениясеннән укытучылар үзара көч сынашты. Алар шахмат, чаңгы узышлары, өстәл теннисы, дартс, аркан тартышу кебек ярышларда иң-иңнре билгеләнде. Бу ярышта безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясады. -
Хуш киләсең, Яңа ел! 24.12.2016

24 нче декабрь көнне мәктәбебездә көтеп алган Яңа ел бәйрәме узды. Мәктәп директоры Илдар Сәетҗан улы бәйрәм белән котлады, уку алдынгыларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән чара белән башланып китте. Укучылар чыршы тирәли шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, скетчлар куйдылар. Төрледән-төрле кызыклы уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Маскаларга, иң матур чыршы уенчыгы ясаучыларга урыннар чыгарылды. Бәйрәм кичәсен 1-4 класс җитәкчеләре Мирзаянова Р.М., Гарданова З.М. уздырды.
-
Сынап карау имтиханнары 22.12.2016

21-22 нче декабрь көннәрендә укучылар математика һәм рус теле фәннәреннән район мәгариф бүлеге тарафыннан җибәрелгән алдан биреп карау имтихан эшләрен эшләделәр.
-
Контроль эшләр дәвам итә 15.12.2016

Район мәгариф бүлегенең 2016 нчы елның 7 нче декабрендә имзаланган 400-ОД санлы боерыгы нигезендә 9 нчы декабрьдән 16 нчы декабрьгә кадәр II-IX класс укучылары мәктәпләрдә I яртыеллык өчен контроль эшләр язалар. Контроль эшләр район мәгариф бүлеге методистлары тарафыннан төзелеп, тәкъдим ителде. Бүген шуларның чираттагысы тарих, география, рус әдәбияты фәннәреннән үткәрелде.
-
Яңа елга әзерлек 15.12.2016

Көтеп алынган Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Мәктәптә әлеге бәйрәмгә әзерлек башланып китте. Укучыларыбыз ярыша-ярыша кар сыннары ясыйлар, җырлар өйрәнәләр, шигырьләр ятлыйлар, газета чыгаралар, чыршы уенчыклары ясыйлар.
-
Кышкы сезонны ачу ярышы 12.12.2016

10 декабрь көнне кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышларында безнең мәктәп командасы катнашты һәм 2 урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә Алинә Хәбибуллина, Фатыйхов Илфар 1 урынны алдылар. Җиңүчеләрне һәм аларның остазлары Хабибуллин Айдар Дамир улын зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.










