Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Бөтенрәсәй тикшерү эшләре 12.05.2016

Бүген 4 класс укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән язмача биремнәр үтәделәр. 11 май көнне алар әлеге фән буенча диктант язганнар иде. Алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылау 07.05.2016

7 нче май көнне Әтәс мәктәбендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Һәйкәл янына тыл ветераннары , сугыш чоры балалары, авыл халкы, укучылар, детсад балалары җыелды. Митингта районнан килгән вәкил -Кустова Р.З. катнашты. Укучыларның чыгышы тыңланды.
-
Профессиональ билгеләнү буенча тест 06.05.2016

6 нчы май көнне ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы приказы нигезендә 9 класс укучылары профессиональ билгеләнү буенча тест эшләделәр.
-
Химия - биология укытучылары мастер - классы 05.05.2016

Химия - биология укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан гимназиядә мастер-класс күрсәттеләр. Нәгыймова Дилбәр Рафаэль кызы химия фәненнән " Әйлән-тирәбездә индикаторлар " дигән темага уңышлы чыгыш ясады.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе 29.04.2016

Балалар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау, юлда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан, һәр елда да район күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үткәрелә. Бәйге шартлары буенча, бу ярышта 12 яше тулмаган укучылар катнаша ала. Быел Шәмсетдинов Расил, Насыйров Алмаз, Хабибуллина Адилә, Зиннурова Эльвина безнең мәктәп данын яклап чыгыш ясадылар. Сынатмадылар укучылар: мактаулы 2 урынны яуладылар. Молодцы! Укытучылары: Хабибуллин А.Д.
-
Бердәм ТИН дәресе 28.04.2016

Бүген мәктәптә Бөтенрәсәй бердәм ТИН дәресе үткәрелде. Укучыларга гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре кабаттан аңлатылды. Дәрестә презентация кулланылды. Практик өлештә укучылар противогаз белән эшләү күнегүләре башкардылар. Укытучы: Хабибуллин А.Д.
-
Китапханәчеләр киңәшмәсендә 28.04.2016

28 апрель көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырган мәктәп китапханәчеләрнең “Губдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча проект эшчәнлеге” темасына район семинары булып узды. Анда безнең мәктәпнең китапханәчесе Шириева М.Р. катнашты.
-
«Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе 28.04.2016

"Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Безнең кадерле ветеран" Республика хәйрия акциясе кысаларында мәктәптә һәр класс укучылары аерым сугыш һәм тыл ветераннары турында альбом ясадылар. Ветераннарның якыннары белән очрашып, алар турында мәгълүмат туплап, тормыш юлы, сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары чагылдырылдырган альбомнар эшләнде. Җиңүче дип табылган 6 класс укучыларының Фаттахов Хәмит Фәттах улы турында эшләнгзн альбомы район этабына җибәрелде.
-
Актанышта Тукай бәйрәме 27.04.2016

26 апрель көнне район мәдәният сараенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 еллык юбилейга багышланган кичә уздырылды. Анда безнең мәктәптән дә укытучылар, укучылар катнашты.
-
"Тукай турында хатирәләр" викторинасы 27.04.2016

Актаныш үзәк китапханәсе оештырган "Тукай турында а" викторинасында укучылар һәм укытучылар актив катнашты. 8 класс укучысы Хәбибуллина Алинә- 1 урынны һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш 2 урын алдылар һәм грамота, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.










