Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Г. Тукай истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә 26.04.2016

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, 26 апрель көнне мәктәптә "Тукай -сүнмәс йолдыз ул" дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне 5, 6 класс укучылары алып барды,1 -4 класс укучылары Тукай әсәрләрен әсәрен сәхнәләштерделәр . Бәйрәм “Туган тел” җыры белән төгәлләнде. Оештыручы : Галиева Л.И.
-
Татар теленнән бердәм республика тесты 25.04.2016

25 нче апрель көнне IX сыйныф укучылары өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 ел 25 нче мартында расланган №538/16 боерыгы нигезендә татар теленнән бердәм республика тестлары үткәрелде. Бу тестларны бирүдә безнең мәктәптән чыгарылыш классының 5 укучысы катнашты.
-
Фәнни-техник иҗат фестивале 23.04.2016

21 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә 3 нче фәнни-техник иҗат фестиваленә әзерлек кысаларында техник иҗат күргәзмәсе оештырылды. Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбеннән үзенең иҗат эше- ракета, корабль, самолет модельләре белән катнашып, 5 нче сыйныф укучысы Җәмилов Нурзил " Ракетомоделизм" номинациясендә мактаулы 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе-Фаттахов И.С. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.
-
"Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" 23.04.2016

21 апрель көнне Такталачык мәктәбендә "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" бәйгесендә 1-5 класс укучылары тарафыннан "Пар ат" шигыре сәхнәләштерелде.
-
Күңелле стартлар 23.04.2016

“Спорт сөюче Татарстан” акциясе дәвам итә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалу максатыннан мәктәптә "Күңелле стартлар" спорт бәйрәме уздырылды. Спортның хәрәкәтле уеннары - укучыларның иң яратып катнаша торган төре. Һәр класс команда туплап, үз яшь категориясендә 3 этапта ярышты. Ярышта катнашучы балалар җитез дә, өлгер дә булып чыктылар. Аларга җанатарлар да бик ярдәм итте. Жюри нәтиҗәләре буенча, командаларга урыннар чыгарылды, грамота тапшырдылды. Оештыручы- Хәбибуллин А.Д.
-
Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы 20.04.2016

Бүген җәйге сезонны ачу уңаеннан Фирая Солтанова призына эстафета үткәрелде. Безнең мәктәптән 6 укучы составындагы команда (Хабибуллина А,Камалетдинов А, Нуртдинов Н, Батталов А, Сарварова Р, Хабибуллина А) катнашты һәм мактаулы 2 урынга лаек булды. Укытучылары Хабибуллин А.Д.
-
"Дус Татарстан" -тренинг 20.04.2016

Бүген мәктәптә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Дус Татарстан" темасы астында тренинглар уздырылды. Чарада укучылар бик теләп һәм актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен тирәнәйтүгә ирештеләр. Оештыручы класс җитәкчеләренә һәм тренингларга уңай бәя бирелде.
-
"Мин кино яратам" 20.04.2016

Бүген мәктәптә "Спортивный Татарстан" акциясе һәм Кино елы кысаларында башлангыч класс укучылары арасында "Мин кино яратам" темасына иншалар конкурсы уздырылды. Ә икенче баскыч укучылары "Спорт минем тормышымда" исеме астында презентацияләр ясадылар. Чара укучыларның кино сәнгате өлкәсендә белемнәрен һәм кызыксынуларын ачыкларга ярдәм итте. Эшләр тикшерелеп, урыннар билгеләнде.
-
Ачык дәрес 20.04.2016

Бүген 5 нче класста татар теленнән "Синонимнар" темасына ачык дәрес күрсәтелде. Дәрес ФГОС таләпләренә туры китерелеп оештырылган. Укучылар зур кызыксыну белән бик актив катнаштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Л.И. уздырган дәрес коллегалары тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Международный конкурс "Я Лингвист" 20.04.2016

Прошел Международный конкурс иностранных языков «Я Лингвист» по следующим дисциплинам: русский язык, английский язык, немецкий язык, французский язык. Из нашей школы принимала участие ученица 5 класса Зиннурова Эльвина и была награждена дипломом 2 степени, учительница Шакирова А. И. Благодарственным письмом.










