Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Бәйрәм белән сезне, Укытучылар! 06.10.2016

6 нчы октябрь көнне укытучыларыбызны котлап мәктәптә "Бәйрәм белән сезне, Укытучылар!" дигән кичә оештырылды. Чарада 6 класс укучылары концерт номерлары күрсәттеләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәм укытучылар турында презентация белән үрелеп барды. Бәйрәмне Фатыйхова Д.Ә.оештырды.
-
Өлкәннәр белән очрашу 04.10.2016

4 нче октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәптә "Тормыш бизәге сез, өлкәннәр" дигән очрашу уздырылды. Чарага Муллаянова Мәсфүрә апа чакырылган иде. Ул укучыларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы, сугыштан соңгы авыр еллар турында сөйләде. Зур тормыш тәҗрибәсе туплаган Мәсфүрә апа укучыларга үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен җиткерде.
-
5 класста мониторинг 04.10.2016

5 нче сыйныф укучылары мониторинг эшләүләрен дәвам итәләр.Бүген грамоталы уку буенча белемнәрен тикшерделәр. Психологик анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
1 октябрь- өлкәннәр көне 01.10.2016

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан район күләмендә оештырылган ярминкәдә безнең мәктәп тә катнашты. Мәктәп бакчасында үскән яшелчәләр, җиләк-җимешләр тәкъдим ителде.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 30.09.2016

22 сентябрь- физика, 23 сентябрь- экология, 27,28 сентябрь- инглиз теле, 29 сентябрь- җәмгыять, 30 сентябрь- технология фәннәреннән олимпадаларның мәктәп туры үтте.
-
Мониторинг 28.09.2016

2016-2017 уку елында укучыларның башлангычтан төп мәктәпкә күчү чоры старт диагностикасы уздырыла. 5 сыйныф укучылары математика, рус теле фәнәреннән биремнәр үтиләр. Аларга уңышлар телибез!
-
"Милләтләр кроссы-2016" 26.09.2016

Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 25 сентябрьдә традицион рәвештә Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде. Безнең мәктәпнең укытучылары һәм укучылары әлеге чарада бик актив катнаштылар. Хабибуллина Адилә-3 урын, Гәрәев Айбулат- 2 урынга лаек булып, грамота белән бүләкләнделәр.
-
"Алтын көз" җиңелатлетик кросс 21.09.2016

21 сентябрь көнне "Лачын" чаңгы трассасында җиңел атлетика буенча спорт остасы Фирдәвис Шәем улы Шәемов призына кросс үтте. Анда безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясады һәм мактаулы 1 нче урынга лаек булды. Укучыларны һәм остазлары Хабибуллин Айдар Дамир улын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Фән олимпиадалары 20.09.2016

Мәктәпләрдә 19 сентябрьдән фән олимпиадаларының 1 туры башланды. 19 сентябрь- экономика, 20 сентябрь- тарих, 21 сентябрь көнне укучылар математикадан олимпиада биремнәре үтәделәр.
-
Укытучылар спартакиадасы 20.09.2016

20 нче сентябрь көнне, “Актаныш” спорт комплексында , сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан, укытучыларның җәйге спартакиадасы булып узды. Анда безнең мәктәпнең укытучылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты.










