Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Физика укытучыларының район семинары 23.11.2016

23 ноябрь көнне безнең мәктәптә физика укытучыларының "Физика дәресләрендә системалы эшчәнлекне якын килүне тормышка ашыру" темасына район семинары үткәрелде. Семинарда мәктәпнең физика укытучысы Фатыйхова Дәния Әхтәм кызы 9 класста "Турысызыклы һәм кәкресызыклы хәрәкәт" темасына ачык дәрес , "Чәй табыны артында" дигән физик кичә күрсәтте. РМО планы буенча киңәшмә, фикер алышу булды. "Физика дәресләрендә системалы эшчәнлекле якын килүне тормышка ашыру" темасына чыгыш тыңланды.
-
Инглиз теленнән мониторинг 22.11.2016

22 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 нчы елның 15 нче ноябрендә чыккан 2222/16 санлы боерыгы нигезендә барлык республика мәктәпләрендә белем алучы IV, VI, VIII класс укучылары оффлайн режимында инглиз теленнән диагностик тест үттеләр. Әлеге тестны безнең мәктәпнең өч классыннан 19 укучы тапшырды. Укучылар 45 минут вакыт аралыгында 20 бирем эшләделәр. 1-15 биремнәр тест формасында, 16-20 биремнәр текст белән эшләүне күздә тотып төзелгән иде.
-
Мәктәптә рус теле атналыгы 21.11.2016

21-26 ноябрь көннәрендә мәктәптә рус теле атналыгы игълан ителде.
-
Тарихтан олимпиада
17.11.2016
16 ноябрь көнне 7 класстан Хисамова Миләүшә, Сарварова Рәмилә, 9 класстан Хәбибуллина Алинә тарих фәненнән олимпиадага катнаштылар. Хабибуллина Алинә призер, Сарварова Рәмилә- 4 урын, Хисамова Миләүшә-5 урынга ия булдылар. Укытучылары-Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Русский Медвежонок 15.11.2016

Бүген мәктәптә рус теле белән ныграк кызыксынучылар бөтенроссия "Русский медвежонок" уен-конкурсында катнашып, үзләренең көчләрен сынап карыйлар. Җитәкчеләре: Фаттахова Т.М., Солтанова Л.И.
-
"Разделяй с нами" экологик дәрес
14.11.2016
14 ноябрь көнне мәктәптә "Разделяй с нами" бөтенроссия экологик дәрес үтте . Дәрестә 6-9 класс укучылары катнашты. Укучылар төркемнәрдә кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, биремнәр үтәделәр. Укучыларның эшләре конкурска җибәрелде. Оештыручы укытучы: Нәгыймова Дилбәр Рафаэль кызы
-
СанПИН укулары 12.11.2016

Район мәдәният йортында педагоглар өчен “Мәктәптә СанПин таләпләре" дигән укулар булып узды.Укуда йогышлы авырулардан саклану кагыйдәләре, расписание төзү кагыйдәләре, шәхси гигиена таләпләре һәм аларның үтәлеше турында аңлатылды.
-
"Береги воду" онлайн дәрес 12.11.2016

5-8 класс укучылары "Береги воду" онлайн дәресләрдә катнашты, сорауларга җавап биреп, "Су белгече" дипломнарына ия булдылар.
-
"Место памяти" федераль проект 09.11.2016

"Место памяти " федераль проектына безнең мәктәпнең "Ак каен" исемендәге балалар оешмасы да кушылды.
-
Сынап карау имтиханы 03.11.2016
1,2нче ноябрь көннәрендә 9 класс укучылыры рус теле һәм математика фәннәреннән сынап карау имтиханы тапшырдылар.










