Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Педагогик киңәшмә 03.11.2016

3 ноябрь көнне беренче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәнең көн тәртибе буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш " ФДББС (ФГОС) ОО ны тормышка ашыру шартларында башлангыч һәм төп мәктәп укытучылары арасында дәвамчанлык" дигән темага чыгыш ясады. Аттестация үтүче укытучы Бәдертдинова З.Б. ның иҗади отчеты тыңланды. Беренче чирек йомгаклары буенча класс җитәкчеләре чыгыш ясады. .2 нче чиреккә бурычлар билгеләнде.
-
Көзге каникул 29.10.2016

Уку елының 1 нче чиреге тәмамланды. Чирек нәтиҗәләренә классларда анализ ясалды, билгеләр аңлатылды. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, имзалар алынды. Укучылар каникулга озатылды. Каникул күңелле һәм файдалы үтсен!
-
IV, VI, VIII классларда диагностик тест 27.10.2016

27 нче октябрь көнне, барлык республика мәктәпләрендә белем алучы IV, VI, VIII класс укучылары оффлайн режимында татар теленнән диагностик тест үттеләр. Әлеге тестны безнең мәктәпнең өч классыннан 20 укучы тапшырды.
-
Бердәм "Куркынычсыз интернет" дәрес 27.10.2016

Мәктәптә“Интернет һәм куркынычсызлык” дип аталган бердәм дәрес үткәрелде. Анда интернетның файдасы, зыяны турында видео сюжет курсәтелде. Укучылар әңгәмәдә катнаштылар. Анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Ата-аналар җыелышы
22.10.2016
17-22 октябрь көннәрендә мәктәптә һәр класста аерым ата-аналар җыелышлары үтте. "Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү", "Ата-аналар җаваплылыгы" темаларына чыгышлар ясалды.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 21.10.2016

Мәктәптә "Көзге бал" кичәсе узды. Бәйрәмгә укучылар алдан әзерләнделәр. 8 класс укучылары белән инглиз теле укуытучысы Солтанова Ләйсән Илсур кызы оештырды.
5 класс- Кырмысыка, 6 класс- Апельсиннар, 7 класс- Алтын яфраклар, 9 класс- Баклажан командалары төрле бәйге-ярышларда көч сынаштылар.
-
"Математик карусель" нәтиҗәләре 19.10.2016
5-6 нчы сыйныф укучылары “Математик карусель” мәсьәләләр чишү ярышында катнаштылар. Конкурста барлыгы 33 команда көч сынашты. Безнең мәктәптән 3 укучыдан торган команда: Хабибуллина А., (5класс), Галиева А., Насыйров А.(6 класс), укытучылары Фатыйхова Д.Ә. җитәкчелегендә катнашты. Команда 5 урынга лаек булды. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Марсель Гыйлаев призына көрәш ярышы
17.10.2016
Марсель Гыйлаев призына район күләмендә үткәрелгән татар – башкорт көрәшендә безнең мәктәптән команда составында Ялалов И., Батталов Ф., Шәйхуллин И., Җәмилов Н. катнашты. Укытучылары : Хәбибуллин А.Д.
-
"Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул" фотоконкурс
13.10.2016
Районда өлкәннәр декадасы уңаеннан "Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул" темасына фоторәсемнәр конкурсы уздырылды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Галиева Алинә катнашты. Ул "Иң эшчән әбием, бабам" номинациясендә җиңү яулады һәм грамота, истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
-
Котлыйбыз! 06.10.2016

5 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмгә барлык укытучыларда катнашты.Мәктәбебезнең математика һәм информатика укытучысы Фатыйхова Дәния Әхтәм кызы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Котлыйбыз!










