Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -27 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Зәңгәр берет кигән әтиләрне котлыйбыз!!! 02.08.2016

2 август-Һава десантлары гаскәрләре көне. Безнең авылыбызда да әлеге гаскәрдә хезмәт иткән ир-егетләребез аз түгел.Чын күңелдән аларны бу бәйрәмнәре белән котлыйбыз.Аларга исәнлек-саулык,бәхетле тормыш телибез.Илләребез тыныч,күкләребез аяз булсын!
-
Дуслыкны бизмәнгә салмыйлар 30.07.2016

Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән 30 июль Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календаренда иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала.
Дуслык теләсә нинди байлыктан, алтын-мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала. Янәшәңдә якын дусларың булганда кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җиңеп булмастай кыенлыклар да артта кала.Барыгызны да Дуслык көне белән!!!
-
Беренче этап төгәлләнә 28.07.2016

Бүген 23:59 сәгатьтә твоя-Россия.рф сайтында Россия банкының булачак 200 һәм 2000 сумлык банкнотларына символ сайлау өчен тавыш бирүнең беренче этабы төгәлләнә.Исегезгә төшерәбез:Бүген җиңүгә мөмкинлекләре зур булган 13 шәһәр бар. Чөнки бәйгедә аларның ике һәм аннан күбрәк символы катнаша. Өч символы булган бердәнбер шәһәр – Казан: Татарстан башкаласының Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Казан федераль университеты җиңү өчен көрәшә.Бәйгенең икенче этабы 5 августта старт ала һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап сентябрьдә башлана. Җиңүчеләр 7 октябрьдә билгеле була.
-
Без спортны яратабыз! 22.07.2016

Укучыларның җәйге каникуллары дәвам итә. Быел җәй рәхәтләнеп табигать кочагында булу өчен кояшын да, җылысын да кызганмады.Шулай ук мәктәптә дә түгәрәкләр эшләрен дәвам итәләр.Укучылар өчен мәктәпяны спорт мәйданчыгында, спорт залында спорт уеннары уйнау,спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
-
Чишмәләр чиста һәм саф булсын! 21.07.2016

Авылыбызның Зирекле чишмәсен авылда кечесе дә,олысы да яхшы белә. Ул-ял итү урыны да,бәйрәм кичәләре үткәрү өчен дә бик уңайлы, матур урын. Аны төзекләндерү, матурлау өчен авыл җирле үзидарәсе зур өлеш кертте.Инде аны ямьсезләмәү,пычратмау-һәркемнең бурычы. Укучылар елга берничә мәртәбә чишмәне чистарту максатыннан анда булалар.
-
Футболны Аксарлылар ярата 20.07.2016

Җәйге каникуллар чорында авылның болыны-футбол яратучылар өчен иң кулай иркен урын.Монда олысы да,кечесе дә җыелып футбол уйныйлар, рәхәтләнеп аралашалар.Болыннан ишетелгән бала-чага тавышы авылга ямь өсти
-
Кем эшләми, шул... уйнамый 19.07.2016

Авылыбызның болынында җәйнең-җәендә футбол мәйданчыгы ясап,олысы да,кечесе дә шунда "мәж" килә.Тик табигатьнең үз кануннары-анда гөрләп үлән үсә.Үлән өстеннән футбол тубы белән йөгереп булмаганлыктан, аны үләннән арындырып торырга кирәк. Өлкәннәр үләнне чапсалар,кечкенәләр исә чабылган үләннәрне урнаштыра, кыскасы,һәркем үзеннән өлеш кертергә тели.
-
Балаларыбызны саклыйк.71 нче Законны төгәл үтик! 18.07.2016

Татарстан республикасының “Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлак үсешенә зыян килүне кисәтү чаралары турындагы” Татарстан Республиканың 71нче закон нигезендә балигъ булмаганнар 1 сентябрьдән 31 майны кертеп кичке сәгать 10нан иртәнге сәгать 6га кадәр, 1 июньнән 31 августны кертеп кичке сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр өлкән кешеләрдән башка җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыбызны яман күзләрдән,кырын эшләрдән саклыйк.Аларның кем белән аралашканын,кайда булуыннан хәбәрдәр булыйк,өйдә булырга тиеш вакытны төгәл билгелик!
-
Күңелле балачак 15.07.2016

Авылда,шәһәр белән чагыштырганда, балалар өчен күңел ачу,ял итү урыннары,әлбәттә, азрак. Тик шулай булса да авылның үз яме,табигате, болыннары.чишмәләре бар.Авылның үзәгендә урнашкан балалар мәйданчыгы да ямь өстенә ямь өсти.
Хөрмәтле әти-әниләр! Әйдәгез, бергәләп,балаларыбызга әлеге матурлыкны саклау,үз-үзеңне тоту һәм, әлбәттә, куркынычсызлык кагыйдәләре турында тагын бер кат искәртик!
-
V Международный молодежный форум " Сәләт" 14.07.2016

13 июля в Татарстане прошел V Международный молодежный образовательный форум «Сэлэт».На этом форуме,который проходил на территории Билярского государственного историко-археологического природного музея-заповедника, из нашей школы участвовало 3 учащихся -победители олимпиад и научных конференций и конкурсов - Мирсаева Алиса,Хабибуллина Айсылу и Гилаева Эльвина. Ведь форум является площадкой демонстрации интеллектуального, творческого, духовного потенциала и созидательной энергии молодежи, пространством формирования толерантности, межкультурного диалога. Участники форума – одаренные дети и талантливая молодежь не только из Республики Татарстан , но и других регионов России, соотечественники из стран ближнего и дальнего зарубежья.Главная тема форума этого года – «От экологии души к экологии природы». Участники форума приехали с отличным настроением, новыми впечатлениями










