Бүген районда традицион "Ялчыгол укулары" үтте. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чара ул җирләнгән Имәнлебаш авылында оештырылды. "Ялчыгол укулары" танылган татар дин галименең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның мирасын, хезмәтләрен өйрәнү, традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан оештырыла. Әлеге мәртәбәле чара Таҗетдин Ялчыгол мирасына кагылышлы фикер алышу да булып тора, шәхеснең кабере зыярат кылына, аның рухына догалар укыла. Конференциядә Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятне үстерүгә булышлык фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, академик Хатыйп Миннегулов, язучы, галим Рөстәм Галиуллин, Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, Ялчыголның дәвамчылары, дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, җирлек башлыклары. укытучылар, китапханәчеләр, Ялчыгол мирасы белән кызыксынучылар катнашты.
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -27 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 24.08.2016

Зәйнең 7нче мәктәбендә “Мәгариф системасының нәтиҗәле эшчәнлеге – районның үсеш нигезе“ шигаре астында район-шәһәр мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара. Анда ТР Мәгариф министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтов катнаша. Киңәшмәдә катнашучылар “Проект эшчәнлеге – районда белем бирүдә өстенлекле юнәлешн” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Пленар утырышта төп доклад белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова чыгыш ясады
-
22 август- РФ Дәүләт флагы көне 22.08.2016

Россиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында” Указы нигезендә гамәлгә куелган
-
Таҗетдин Ялчыгол республикакүләм конференция 18.08.2016

-
Яңа уку елына әзерлек тикшерелде 17.08.2016

Бүген башкарма комитеты җитәкчесе. Хафизов И.Ф һәм мәгариф идарәсе башлыгы җитәкчесе Галимова Г.М. җ Зәй шәһәр һәм район мәктәп директорлары белән берлектә мәктәпләрдә булдылар. Мәктәп директоры Гиляев А.И.җитәкчелек һәм кунаклар алдында мәктәпнең әзерлеге , уңышлары турында сөйләде. Соңыннан Хафизов И.Ф. коллективка изге теләкләрен юллады.
-
Әтиләр ярдәме бик кирәк 15.08.2016

Мәктәптә яңа уку елына әзерлек әле дәвам итә.Мәктәп бинасы укучыларны каршы алырга инде әзер булса да, территориядә эш кайнап тора. Бу көннәрдә әтиләрне үз чалгылары(триммерлары) белән мәктәп территориясен кирәкмәгән өрәңге куакларыннан,үләннәрдән арындыру максаты белән ярдәмгә чакырдык.Әлеге өмәләрдә катнашкан әтиләргә рәхмәтебез чиксез! Мәктәп сезнең ярдәмгә мохтаҗ.Алга таба да бергә булыйк!
-
Всероссийская акция 11.08.2016

Уважаемые педагоги и учащиеся школы! Приглашаем Вас принять участие во Всероссийской акции, посвященной безопасности школьников в сети Интернет, которая проходит по инициативе Министерства образования и науки Российской Федерации.Заявки принимаются до 15 августа.
-
" "Шатлык"та балаларга шатлык өләштеләр 09.08.2016

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында "Шатлык" социаль ярдәм итү үзәгендә оештырылган бәйрәм бик күңелле узды. Анда хәйрия ярдәменә мохтаҗ булган беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкалар тапшырылды. Бу көнне зал сабыйларның шат авазларыннан гөрләп торды дисәк тә ялгыш булмас. Алар арасында безнең булачак укучыларыбыз да бар иде.Ак юллар,сезгә,БЕРЕНЧЕЛӘР!
-
"Помоги собраться в школу" 08.08.2016

Болай да кызу торган көннәр, укучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен,аеруча да кыздыра башлады.Яңа уку елы якынлашу сәбәпле, мәктәпкә әзерлек мәшәкатьләре башланды.Республикабызда инде берничә ел рәттән "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе уздырыла.Әлеге акциядән безнең мәктәп тә читтә калмады.Гадәттә,әлеге хәйрия акциясе 1 сыйныф укучылары өчен оештырылса да, безнең 1 сыйныфлар районга чакырылу сәбәпле,без аз керемле,тулы булмаган гаиләдә тәбияләнүче өлкәнрәк сыйныф укучыларына ярдәм итәргә булдык. Мәктәп директоры Гиляев А.И. һәм җирле үзидарә башлыгы Гыйльманов Ю.И. ярдәме белән 8 укучыга мәктәпкә кирәкле канцтоварлар әзерләнде. укучылар җәйге ялларда булу сәбәпле,аларның барысы да катнаша алмады.
-
Аксарда футбол буенча ярымфинал уеннары 06.08.2016

Бүген авылның болынында Поручик футболчылары белән яымфинал уеннары булып узды.7:1 белән Аксар авылы футболчылары җиңү яулады.Мәктәбебездән шундый оста футболчылары чыгуы һәм үсүе белән чиксез горурланабыз һәм 13 август көнне Шепкә уенчылары белән узачак финал уеннарында зур уңышлар һәм җиңүләр телибез!
-
Для Вас работает телефон Доверия 03.08.2016

Единый общероссийский телефонный номер «Детский телефон доверия» 8 800 2000 122










