Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района
Визитная карточка
| Адрес: | 423501, Российская Федерация, Республика Татарстан, Заинский район, с. Аксарино, ул. Школьная, д.4. |
| Телефон: | +7(855)-583-73-34 |
| E-Mail: | Sax.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксаринская ООШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Хасаншин Рафаиль Мунавирович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | обучающихся -27 воспитанников - 3 |
| У нас учат: | учителей -8 воспитатель - 1 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Аксаринская основная общеобразовательная школа" Заинского района - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Көзге бал кичәсе 13.10.2016

Гаддәтәгечә, укучылар көзге бал кичәсен түземсезлек белән көтеп алалар.Бу көнне мәктәп балаларның шат авазларыннан кичкә кадәр тынып тормый. Көзге балга көз кызлары да чакырылган иде, төрле уеннар да үткәрелде, өй эшләре биремнәрен дә алар зур җаваплылык белән әзерләгәннәр иделәр.9 сыйныф укучылары бәйрәмнең төп хуҗалары булдылар.Бәйрәм яшерен тавыш бирү юлы белән сайланган көзге балның патшасы һәм патшабикәсен сайлау һәм аларның биюе белән тәмамланды. Ә икенче өлештә кичке дискотека оештырылды.
-
Бассейнда безнекеләр! 12.10.2016

Бүген укучыларның Зәйнең физкультура-сәламәтләндерү үзәгендәге бассейнга бару теләге шулкадәр көчле иде, алар дәресләр вакытында да тәрәзәдән күзләре алмыйча автобусны көттеләр. Автобус мәктәп каршысына билгеләнгән вакытка килеп туктады. Һәр бала, куркынычсызлык каешларын эләктереп, үз урынына утырды. Күпләр өчен бу бассейнны күрү беренче тапкыр икәнлеген исәпкә алсак, аларның сабырсызлыгын аңларга да буладыр. Душта коенганнан соң, су коену киемнәрен киеп, бассейндагы суга төшеп алар рәхәтләнеп су коендылар.Кемдер жилет киде, арада йөзә белүчеләре дә бар.Йөзә белмәүчеләр өчен махсус күнекмәләр оештырылды. колачлый-колачлый, рәхәтләнеп йөзделәр алар.Ни кызганыч булмасын, бирелгән вакыт төгәлләнде, балаларның бер дә судан чыгасылары килмәсә дә. бассейн хуҗаларына рәхмәт әйтеп, тагын килү теләге белән кайтыр юлга кузгалдылар.Балаларыбызны шат , сау-сәламәт күрүдән дә зуррак куаныч бармы икән?!
-
Без Казан яклы! 07.10.2016

Без бүген барлык укучылар һәм укытучылар берлегендэ Казан өчен тавыш бирдек. Казан без синең яклы.
-
Укытучылар көне 03.10.2016

Бүген мәктәптә укытучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә ветеран укытучыларыбызны да чакырып рәхәтләнеп күңел ачтык,биедек-җырладык,матур шигырьләр бүләк иттек.Бәйрәм өчен 5,9 сыйныф җитәкчесе Мирсаева А.А. җаваплы иде.Бер генә укучы да читтә калмады,һәркем үзенең осталыгын күрсәтте.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Бәйрәмегез белән,хөрмәтле укытучыларыбыз! Күңелләрегез һәрчак күтәренке булсын, йөзләрегездән елмаю бер дә китмәсен,сау-сәламәт булыгыз!
-
Өлкәннәрнең сүзе алтын 01.10.2016

Бүген Өлкән яшьтәге ветеран укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләребезне мәктәпкә бәйрәм кичәсенә чакырдык. Аларга багышлап укучыларыбыз зур концерт программасы әзерләделәр.Мәктәп директоры Гиляев А.И. ветераннарыбызны котлап,аларга изге теләкләрен юллады.Бәйрәм күтәренке рухта узды.Соңыннан кунакларны чәй табынына чакырдык.Ветераннарыбызга исәнлек, балалар,оныклар куанычы телибез! Илләребез тыныч булып, балаларының кадер-хөрмәтләрендә яшәргә язсын аларга!!!
-
өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия ярминкәсе 01.10.2016

Бүген өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия ярминкәсе булып узды. Укучылар үзләре үстергән яшелчәләрне өлкән яшьтәге апа-абыйларга очсыз бәядән ,кайберләрен бушка тараттылар.Ярминкәнең төп максаты-өлкән буын кешеләренә хөрмәт күрсәтү һәм балаларның күңеленә игелеклелек орлыкларын салу иде.
-
Агач утырту акциясе 30.09.2016

Һәр яз-көз айларында безнең укучылар агач утырту акциясендә актив катнашалар. Бүген дә яшь чыршы үсентеләре утыртылды.Белгечләр әйтүенчә, агач яфрак коя башлап, көннәр суытуга таба киткәч утыртылган яшь үсентеләр яхшы китәләр икән.Тик беренче көннәрне аларны яхшылап су белән туендырырга кирәк.Үзләре утырткан чыршыларны укучылар күңел җылыларын биреп үстерерләр.без моңа ышаанбыз.
-
5 сыйныфлар өчен мониторинг дәвам итә 30.09.2016

Бүген 5 сыйныф укучылары рус теленнән диагностик эш башкардылар. Эшләр һәр укучыга исемләп кайта.Сорауларның бик җиңелләре дә, уйландыра торганнары да бар иде.Әлеге эшләр БРИ формаын хәтерләтә.Монда да дөрес варианты сайлап алу мөмкинлеге булган тест формасындагы сораулар да, үз фикереңне язарга кирәк булган бәйләнешле текст төзү дә бар.Әле бу соңгы предмет түгел.Алда сынаулар күп.
-
5 сыйныфларда старт диагностикасы башланды 28.09.2016

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының 23.09.2016 №2020\16 "2016-2017 нче уку елында башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчкәндә укучыларга старт диагностикасы үткәрү" приказы нигезендә, бүген Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Аксар төп белем бирү мәктәбендә 5нче сыйныф укучылары математикадан старт диагностикасы үтте.30 сентябрь көнне әлеге диагностика рус теленнән узачак.Уңышлар сезгә,укучылар!
-
интернет-дәрестә катнаштык 27.09.2016

Бүген Россиянең миллионлаган укучылары һәм студентлары "Мәгариф өлкәсендә наркоманияне кисәтү" темасына багышланган интернет-дәрестә катнаштылар.Алар арасында безнең мәктәп укучылары да бар иде.Соңыннан нәтиҗә ясап, яман гадәтләрне кисәтү өчен күңелгә якын шөгыль табарга һәм спортны яратырга кирәк дигән уртак фикергә килделәр.










