МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Горурланырлык укучы-студентларыбыз бар! Студентлар белән очрашу 03.02.2012

Мәктәп күләмендә уздырылучы традицион чаралар арасында студентлар белән очрашу аерым урын алып тора. Күптәннән килүче традиция буенча бу очрашуны 11 нче класс укучылары оештыра. Менә быел да, мәктәп бусагасын атлап чыгып төрле югары уку йортына кереп, анда белем алучы студент-укучыларыбыз бүген мәктәпкә кунакка килделәр. Алар Казан шәһәренең төрле югары уку йортларын тәкъдим иттеләр: КФУ (КГФЭИ, ТГГПУ), КСЮИ, КГЭУ, КГАСУ, КГАУ. Очрашу бик эшлекле һәм җылы форматта барды. Студентларыбызның чыгарылыш класс укучыларына һәм башка укучыларга шактый әйтер сүзләре, тәкъдимнәре, фикерләре бар иде. Алар үзләренең уку йортларына реклама гына ясап калмыйча, студент тормышын һәръяклап яктыртып бирделәр, укучыларга юнәлеш биреп, студент булуга әзерлекне мәктәп бусагасыннан башлау кирәклекне ассызыкладылар. Студентларның уртак фикере: мәктәптә белемнең төпле нигезен булдыр, тырышып укы, шул вакытта гына сиңа югары уку йортында белем алуы җиңел бирелер!
Әйе, кичә күтәренке рухта барды, икенче өлешендә кунакларыбыз ике командага бүленеп "Йөзгә бер" уенында ярыштылар. Җиңүче булып КФУ кызлары калды. Барлык студентлар истәлекле бүләкләр, баллы күчтәнәчләргә лаек булды. Шунысы бик кадерле, студентлар үзләренә төпле белем, яхшы тәрбия биргәннәре һәм иҗади сәләтләрен ачып үстергәннәре өчен барлык укытучыларга рәхмәт белдерделәр. Әлбәттә мондый сүзләрне, чын йөрәктән чыккан сүзләрне ишетү укытучының күңеленә бик хуш булды, "сары май" булып ятты. Шулай сөйләшә-сәйләшә 4 сәг. вакыт узганын да сизми калдык. Без исә барлык студентларга укуларында бары тик уңышлар гына теләп калабыз!
-
"Мин авылны сайлыйм" республика конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз! 31.01.2012

Бүген, Яшел Үзән районының Карагуҗа урта мәктәбе базасында "Мин авылны сайлыйм" дип исемләнгән II республикакүләм тикшеренү һәм иҗади эшләр бәйгесе булып узды. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да актив катнашты: 7 рәсем, 3 сочинение, 2 фотоальбом +презентация һәм 1 тикшеренү эше тәкъдим итте. З укучыбыз үз эшләрен якларга барды. Бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан укучылар җыелган иде:Саба, Кукмара, Әтнә, Мөслим, Актаныш, Апас, Кайбыч, Буа, Биектау, Балтач һ.б. Барлыгы 250 дән артык эш тәкъдим ителде. Шунлыктан җиңүчеләр арасында безнең укучыларыбызның да булуы бик шатлыклы. 2 класс укучысы Шиһабетдинова Ләйлә "Авылым чишмәләре" дигән эшен яклап 3 урынга лаек дип табылды (җитәкчесе Замалиева Ф.Г.), 3 класс укучысы Абзалина Гөлия "Бүлмә гөлләре һәм аларны йорт дизайнында куллану" дигән эше белән 2 урын алды (җитәкчесе Абзалина Г.Ә.), 8 класс укучысы Гайнуллин Нияз экология юнәлешендә тикшеренү эшен яклап махсус дипломга лаек булып ТР Кызыл китабы белән бүләкләнде. Калган катнашкан укучыларның эшләре грамоталар белән билгеләп үтелде.
Җиңүчеләрне һәм аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Раифа Монастырендә кунакта! 31.01.2012

Карагуҗа мәктәбендә бәйгедә уңышлы гына чыгыш ясаганнан соң, күтәренке кәеф белән кайтыр юлга чыктык. Һәм әлбәттә инде кайтыр юл өстендә урнашкан Татарстанның тарихи һәйкәлләре исемлегенә кергән Раифа Монастыренә кереп чыкмыйча булдыра алмадык. Норлат укучылары белән берлектә тарихи биналар белән таныштык, шулай ук мәшһүр Боз шәһәрчеге буйлап сәяхәт кылдык. Көн салкын булуга карамастан күңелле генә җәяүле экскурсия ясадык һәм күтәренке кәеф белән янәдән кайтыр юлга кузгалдык.
-
На общешкольной линейке подвели итоги Недели русского языка и литературы
30.01.2012
На общешкольной линейке состоялось закрытие Недели русского языка и литературы. Учитель Гафиятуллина А.А. подвела итоги недели и вручила наиболее активным учащимся грамоты и благодарственные письма. Победители конкурсов и викторин получили от рук учителя дипломы победителей и призеров. В конце выступления Альфия Абдулсаматовна поблагодарила учащихся за активное участие и пожелала успехов в учебе.
-
Авыл җыенында!
30.01.2012
Бүген авыл халкы мәдәният йортына традицион рәвештә үткәрелеп килүче Авыл җыенына җыелды. Залда халык елдагыга караганда күбрәк җыелган иде, чөнки халык белән очрашуга Шәһәр һәм район башлыгы Сергей Леонидович Батин үзе килгән иде. Һәм әлбәттә инде халыкның җитәкче белән күзгә күз очрашып, аның авызыннан авылның киләчәге, проблемаларны хәл итү турында һәм булган сорауларына җавап аласы килде. Җыенда мәктәп директоры Максумов М.М. та чыгыш ясады. Ул мәктәпнең уңышлары һәм хәл ителәсе проблемаларны ассызыклады. Ата-аналар җитәкчедән мәктәпнең киләчәге белән дә кызыксынды. Сергей Батин әлегә Ачасыр мәктәбен оптимизацияләү турында сүз бармавын әйтте һәм мәктәпне саклап калуның юлларын эзләргә кирәклеген җиткерде. Нигездә, Авыл җыены тыныч һәм оешкан төстә узды.
-
КВН "Путешествие в слово"
27.01.2012
26 января учитель русского языка и литературы Гайнуллина М.К. провела интересное мероприятие - КВН "Путешествие в слово" для учащихся 5-7 классов. Участвовали 2 команды из учащихся 6-7 классов: первая команда - "Знатоки русского языка", вторая - "Юный лингвист". Вниманию учащихся были предложены интересные вопросы и задания по грамматике, по словообразованию и фразеологизмам.
С 49 очками победила команда "Юный лингвист".
-
Интеллектуальный турнир по русскому языку 27.01.2012

27 января состоялся интеллектуальный турнир для учащихся 8-11 классов. Участвовали две команды: "Юные языковеды" и "Алые паруса". Учащимся были предложены задания по словообразованию, морфологии, лексике,синтаксису. Обе команды хорошо справились с заданиями. Победила команда "Юные языковеды".
Учащиеся еще раз убедились в том, что русский язык интересен и занимателен.
-
Лучшие чтецы начальных классов 27.01.2012

27 января в рамках Недели русского языка и литературы был проведен конкурс на лучшего чтеца среди учащихся 1-4 классов.Учащиеся рассказали стихотворения о родной природе, о временах года, о детстве, о школе, о зимних забавах.
Первое место заняла ученица 3 класса Абзалина Гулия, Второе место заняли ученицы 2 класса Вакилова Илюза и ученица 3 класса Ханафеева Малика, Третье место заняла ученица 4 класса Бикмуллина Гулия.
-
Каюм Насыйри исемендәге укуларда беррәттән ике җиңү! 26.01.2012

Бүген Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы номерлы гимназиясендә Укучыларның Каюм Насыйри исемендәге Х төбәкара фәнни-гамәли укулары булып узды. Унынчы тапкыр уздырылучы әлеге конференция республикабызда шактый дәрәҗәле конкурска әйләнеп бара. Быел кечкенә булса да юбилеен билгеләп узучы бу бәйге, Яшел Үзәндә югары дәрәҗәдә оештырылган иде һәм бу уңайдан аңа Төбәкара статус бирелде. Шунлыктан чыгыш ясаучыларның географиясе шактый киң иде: республикабызның Буа, Кайбыч, Сарман, Саба, Лаеш районнары укучыларыннан тыш, Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылыннан, Комсомолның үзеннән, Марий Элның Бәрәңге районыннан, Волжск шәһәреннән, хәттә Казахстанның Астана шәһәреннән катнашучылар бар иде.
Каюм Насыйри укуларын ачу тантанасында "Бөтендөнья татар конгрессы" башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин, Яшел Үзән муниципаль районы хакимият башлыгы урынбасары Рәйсә Афанасьева, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова, профессорлар Хатыйп Миңнегулов, Олег Хисамов, КФУ доцентлары һәм аспирантлары, Яшел Үзән мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт, Кытайдан килгән кунаклар һәм башка рәсми затлар катнашты. Шуннан соң эшләр 4 секциядә узды. Һәм менә җиңүчеләрне тәбрикләу тантанасы...
Ачасыр урта мәктәбеннән килгән 2 укучыбыз да җиңүчеләр дип танылды. 11 класс укучысы Абзалутдинов Булат " Татар филологиясы һәм татар әдәбияты" секциясендә 1 урын (җитәкчесе татар теле укытучысы Гатиятуллин М.Г.), 8 класс укучысы Гайнуллин Нияз "К.Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге" секциясендә 1 урын (җитәкчесе биология укытучысы Шакиров Р.Ф.). Ачасыр мәктәбе укучылары бу елны да сынатмады, афәрин егетләр! Егетләрне алда Казанда узачак финал өлеше көтә!
Укучыларны һәм аларны әлеге конкурска әзерләгән җитәкчеләрен зур җиңү белән котлыйбыз!
-
115 лет со дня рождения В.П.Катаева 25.01.2012

В рамках недели русского языка и литературы учащиеся школы сегодня собрались в Литературной гостиной. Под руководством учителя Гафиятуллиной А.А. отметили 115 летие со дня рождения Валентина Петровича Катаева (1897-1986). Учащиеся 9-го класса ознакомили всех присутствующих краткой историей жизни и творчества знаменитого русского писателя, писателя который писал во многом для детей и о детях. Красиво оформленные и интересные книги, продемонстрированный презентационный материал думаю, у учащихся, вызвал итерес к данному писателю.
В свою очередь выражаем благодарность за интересно организованное мероприятие учителю русского языка и литературы Гафиятуллиной А.А.











