МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118
-
Самый грамотный ученик школы 25.01.2012

24 января в рамках Недели русского языка и литературы состоялся конкурс на самого грамотного ученика.
Победителями признаны следующие учащиеся:
1. Сайфутдинова Разина (2 кл)
2. Пустынникова Настя (3 кл)
3. Бикмуллина Гулия (4 кл)
4. Кашапова Альфина (5 кл)
5. Гизатуллин Фарис (7 кл)
6. Гизатуллина Фируза (11 кл)
Поздравляем победителей! Желаем новых успехов в учебе!
-
Неделя русского языка и литературы 23.01.2012

Сегодня на общешкольной линейке в торжественной обстановке открыли Неделю русского языка и литературы. В течении этой недели учащихся ждут увлекательные конкурсы и мероприятия, выставки и викторины, состязания на грамотность и языкознание. Учителя русского языка и литературы школы Гафиятуллина А.А. и Гайнуллина М.К. подготовили интереснейшую программу проведения предметной недели. В свою очередь мы будем освещать все проведенные мероприятия на страницах нашего сайта.
-
I яртыеллыкка нәтиҗәләр ясалды 16.01.2012

Бүген, мәктәп укытучыларының чираттагы педагогик киңәшмәсе булып узды. Аның төп темасы "Сәламәтлек - кешенең авыруларсыз яки физик кимчелекләрсез булуы гына түгел, ә тулы физик, рухи, социаль уңышлылыгы ул" дип билгеләнде. Төп чыгышны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Гөлнур Әхмәтовна ясады. Ул сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше, "Сәламәт бала" программасы сорауларына тукталып узды. Чыгышларның төп тезислары экранда чыгып бару докладны тагы да үтемлерәк итте. Педагогик киңәшмәдә шулай ук метод берләшмә җитәкчеләре, класс җитәкчеләре яртыеллык эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Уку нәтиҗәләренә укыту эшләре урынбасары Гатиятуллин Марат Гомәрович тукталды. Нәтиҗәне директор Марс Маликович ясады һәм алдагы яртыеллыкка бурычлар, эш юнәлешләрен билгеләде.
-
Уку елының 3 чирегенә аяк бастык! 11.01.2012

Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар артта калды. Бүгеннән уку елының иң озын чиреге башланып китте. Укучыларга алдагы уку эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!
-
Чыршы бәйрәме гөрләп узды 28.12.2011

Әйе, әле генә Яңа елны көтә-көтә Чыршы бәйрәменә әзерләнеп йөргән идек. Инде менә бу бәйрәм дә артта калды. 28 көнне үткән Чыршы бәйрәменең күңелле мизгелләре балалар күңелендә әле бик озак сакланыр. Балаларның чын күңелдән Чыршы тирәли әйләнә-әйләнә җырлаулары, биюләре, шигырь сөйләүләре - балачак хәтирәләрне яңартып, күңелләрне еракка алып китте. Безнең дә бар иде бит шундый чакларыбыз! Ул кызларның күлмәкләре, әйтерсең лә, мультфильмнардагы принцесса кызы.
Кыскасы, һәр бала рәхәтләнеп күңел ачты, Кыш бабайдан бүләкләр алды. Ә соңыннан бергәләп татар көенә биеделәр. Әйе, бик күңелле булды. Әзерләгән башлангыч класс укытучыларына барлык әти-әниләр исеменнән чын рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Бал-маскарад 28.12.2011

Түбән классларның Чыршы бәйрәмнәрен югары классларның "Бал-маскарад" ы алыштырды. Төштән соң башланып киткән тамаша, егет һәм кызларның матур вальслары белән башланып китте. Аннан соң мәктәп директоры Марс Маликович ярты еллык нәтиҗәләр белән таныштырды, уңышларны билгеләп үтте, Яңа ел бәйрәме уңаеннан оештырылган төрле бәйгеләрнең нәтиҗәләре буенча классларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Залга карадан киенгән бик текә егетләрнең килеп чыгуы бераз куркытып куйды, тик бу Бал-маскарад башлануга бер сигнал иде. Аларны ике әби алыштырды. Илфат белән Илшат шулкадәр оста уйнадылар, халык хәтта бермәлгә үзләрен "Кыек көзге" тапшыруына эләккән кебек итеп хис иттеләр. Бөтен тамашаны шул дәрәҗәдә оста итеп алып бардылар. Әфарин егетләр! Быелгы тамаша телеведениядә бара торган төрле тапшыруларга породия рәвешендә оештырылган иде. Әйтик, менә 8 класс укучылары "Әйдә өйләнешик" тапшыруына породия ясасалар, 9 класслар - "Һава торышын" күрсәттеләр, ә 11 ләр "Татар халык ашлары" тапшыруында Салават белән бергә кабак бәлеше пешерделәр. Нинди Яңа ел Кыш бабайдан, Кар кызыннан башка булсын ди. Кыш бабай үзенең халыкка матур теләкләрен җиткерде, бергәләп тамашачылар белән рәхәтләнеп татарча да биеп алды, бүләкләр өләште.
Ике сәг. ярымга сузылган тамаша бер тын эчендә узды да китте. Укучыларның шул дәрәҗәдә матур итеп, кызыклы итеп уйнауларына сокланырлык иде. Соңыннан дискотека булды һәм быелга шушындый югары, күтәренке кәеф белән бәйрәм тамашалыры узып китте.
Мәктәптәге бәйрәмнәр артта калса да, алда әле Яңа еллар, каникуллар көтә. Киләсе Яңа ел барчабызга да бары матур хәбәрләр, күтәренке кәеф, җан тынычлыгы, сәламәтлек алып килсен иде. Барыгызны да Яңа еллар белән, дуслар!
-
Бергәләп шугалак ясадык 25.12.2011

Кыш айлары күпләрнең яратып көтеп ала торган айларның берсе. Әлбәттә, салкын, карлы-буранлы көннәргә бай булса да, кыш әле ул рәхәтләнеп тауда, чаңгыда шуу ае да. Рәхәтләнеп шыгыр-шыгыр килеп торган кардан йөрү күңелгә ниндидер рәхәтлек, күңел көрлеге өсти. Ә быелгы кыш үзенең беренче көннәреннән үк үзенең шаулап яуган карлары белән шатландырды. Әле Яңа елга кадәр чаңгыда шуу, таудан шуу турында уйлап та булмый иде. Быел инде чаңгыда, тауда да шактый шуылды. Әле менә кичә генә бөтен мәктәп белән җыелып, укытучылар, әтиләр белән берлектә, авылның нәкъ уртасына зур гына шугалак ясадык, яңа ел чыршысы бизәп куйдык. Бергәләп эшләве бик тә күңелле булды. Каникул көннәрендә рәхәтләнеп ял итәргә, шугалактан шуарга менә дигән урын булды бу. Абзалин Әнвәр абый, директорыбыз Максумов М.М. ның тырышлыгы белән башланган бу эш барлык балалар күңелендә матур тойгылар калдырды.
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйбыз!
-
Күңелле мәшәкатьләр 23.12.2011

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр генә калып бара. Мәктәпләрдә киләсе атна башыннан Яңа ел чаралары башланачак, безнең мәктәптә бу чаралар 28 нче декабрьгә билгеләнгән. Иртәнге якта кече класслар өчен Чыршы бәйрәме булса, төштән соң 7-11 класслар өчен Балмаскарад булып узачак. Балмаскарад иң күңелле чараларның берсе, елдан ел бик матур узучы бу бәйрәмне авыл халкы да үз итә. Быелгысы да бик шәп булырга охшап тора. Һәр көнне класслар бу чарага әзерлек эшләре алып бара. Биюләр эшкәртелә, чыгышлар кабатлана, бәйрәм геройлары үз текстларын шомарта. Югары класс укучылары аеруча да активлык күрсәтәләр.
Шулай итеп, 28 декабрь көнне, сезне барыгызны да 10 сәгатьтә һәм 15 сәг-тә мәктәпнең Яңа ел бәйрәмендә көтеп калабыз!
-
Мәктәптә Яңа ел рухы хөкем сөрә! 22.12.2011

Ел саен мәктәптә кабинетларның Яңа елга бизәлеше буенча конкурс үткәрелә. Һәр класс укучылары бик тырышты, кабинетларын матур итеп бизәде, чыршылар куйды, үзенчәлекле бизәлеш элементлары кертергә тырышты. Мәктәп коридорлары да бәйрәм төсе алды. Конкурс нәтиҗәләре бәйрәм кичендә игълан ителәчәк, һәркем бу мизгелләрне түземсезлек белән көтә. Әлегә яңа елга әзерлек буенча үткәрелгән һәр чара барыбызга да рухи канәгатьләнү, бәйрәм кәефе биреп тора.
-
Победа школы в республиканском конкурсе школьных учебно-опытных участков 21.12.2011

Сегодня состоялась церемония награждения победителей конкурса школьных учебно-опытных участков на грант агропромышленного комплекса РТ в размере 100 тысяч рублей. Победителей награждал заместитель Премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Ахметов.
В своем выступлении Марат Ахметов отметил, что школьные учебно-опытные участки играют важную роль в подготовке будущих кадров для АПК Татарстана. Тяга школьников к земле, их желание собственными руками выращивать помидоры, лук и огурцы ориентируют сельскую молодежь связывать свою жизнь с селом.
«Учащиеся школ республики, которые знают настоящую цену выращенной сельскохозяйственной продукции, в будущем смогут развивать село, с ними будет связан сельский уклад жизни, что так важно для агропромышленного комплекса Татарстана. Нам нужны кадры, которые не оказались бы случайными», - подчеркнул глава Минсельхозпрода РТ.
Далее заместитель министра образования и науки Айрат Зиннуров, приветствуя участников конкурса, поблагодарил Минсельхозпрод РТ за инициативу в его проведении. Он выразил надежду, что в дальнейшем такие конкурсы станут традиционными. Замминистра заверил, что со своей стороны работники министерства приложат максимум усилий, чтобы мероприятия приносили максимальную пользу и школам, и АПК РТ.
Проректор по научной работе Казанского государственного аграрного университета Айрат Валеев и директор Татарского НИИ сельского хозяйства Марсель Тагиров заверили участников конкурса пришкольных научно-опытных участков, что готовы оказывать им поддержку – снабжать методическими разработками, современными технологиями и даже семенами.
Среди победителей и наша школа. Марат Ахметов вручил директору Максумову Марсу Маликовичу диплом победителя и сертификат на 100 тысяч рублей , а руководителю пришкольного учебно-опытного участка Шакирову Рамилю Фроновичу вручил Почетную грамоту министерства за достигнутые успехи.
От всей души поздравляем коллектив школы с данной победой!











