МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Физкультурадан ачык дәрес. 13.04.2013

Мәктәпнең физкультура укытучысы Шайхуллин Рафаэль Гарәфетдин улы, бүген, 8 класста үз фәненнән мәктәп укытучылары өчен ачык дәрес уздырды. Дәрестә укучылар физик күнекмәләр, сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән күнегүләр башкардылар. Волейбол уйнауның төп алымнарын өйрәнеп, аны ныгыттылар. Дәрес югары бәя алды.
-
12 апрель - Космонавтика көне! 12.04.2013

Бүген илебездә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәпнең 5-10 класс укучылары информатика кабинетына җыйналып Ю.А.Гагарин һәм аның Галәмгә очышы турында сөйләштеләр, видеофильм карадылар. Әлеге кичә физика атналыгы кысаларында узды. Оештыручысы физика укытучысы Максумов М.М.
-
Биология дәресендә кунаклар! 12.04.2013

Мәктәптә методик айлык дәвам итә. Биология укытучысы Шакиров Рамил Фронович 6 класста ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең темасы "Үсемлекләрнең үсүе һәм үсеше" дип алынган иде. Дәрестә катнашкан укытучылар дәреснең практик яктан файдалы, укучылар өчен кызыклы булуын ассызыклады. Дәрес кысаларында һәр укучы үзе өй гөле утыртты, Миләүшә чәчәген үрчетү буенча мастер-класс карады, орлыкларның тишелешен һәи тишелү шартларын өйрәнде.
-
"Син авылның тарихын беләсеңме?" кичә. 10.04.2013

Бүген авыл китапханәсендә Олы Ачасыр авылы тарихына багышланган кичә булып узды. Аны авыл китапханәсе, авыл музее берлектә уздырды. Әлеге чарада мәктәп укучылары да катнашты. Авыл тарихының кызыклы истәлекләре белән уртаклашты кичәдә чыгыш ясаучылар. Укучылар авыл тарихы, аның үткәне турында шактый зур мәгълүмат алдылар. Әйе, үз халкыңның, туган ягың, илеңнең тарихын белү бик тә кирәк.
-
Башлангыч класслар белән биологик кичә. 08.04.2013

Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында 3-4 класс укучылары катнашында "Кем көчлерәк?" дип исемләнгән интеллектуаль бәйге булып узды. Әлеге чараны биология укытучысы Шакиров Р.Ф. җитәкчелегендә 5 класс укучылары Сәйфетдинова Ания һәм Бикмуллина Гөлия оештырды. Кичә бик күңелле узды, җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.
-
Ура! Каникуллар! 23.03.2013

Бүген мәктәпләрдә укуның соңгы көне. 25 марттан 31 мартка кадәр укучылар язгы каникулга китә. Ял итеп, бераз көч алып, 1 се көнне уку елының соңгы чиреген башлап җибәрәчәкләр. Күңелле каникуллар сезгә!
-
Әлифба бәйрәмендә! 22.03.2013

Бүген 1 класс укучылары Әлифба бәйрәме үткәрде. Укытучылары Шигабутдинова Г.Ф. укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен бик күңелле кичә оештырган иде.
-
"Әкиятләр һәм табышмаклар илендә" кичә. 21.03.2013

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында озайтылган көн группасы тәрбиячесе Шәйхаттарова Э. "Әкиятләр һәм табышмаклар" илендә дигән кичә үткәрде. Укучылар үзләренең әкиятләр һәм табышмакларны белүләрен тикшерделәр. Кичә бик күңелле үтте.
-
Интеллектуальная игра "Счастливый случай". 20.03.2013

В рамках недели младших классов учителя Замалиева Ф.Г. и Шигабутдинова Г.Ф. провели интеллектуальную игру по русскому языку "Счастливый случай". В игре приняли участие учащиеся 3-4 классов. Две команды соревновались, отвечая на вопросы, выполняя задания. Победила команда "Счастье" (4 класс). Игра ученикам очень понравилась.
Спасибо учителям начальных классов!
-
3-4 класс укучылары катнашында "Белем-шоу". 19.03.2013

3-4 класс укучылары катнашында "Беле-шоу" бәйгесе үткәрелде. "Җитезләр" һәм "Чишмәкәй" командалары бәйгедә актив катнаштылар. Командаларның баллары тигез булды. Бәйгедә дуслык җиңде. Бәйгене оештырган укытучыларга зур рәхмәт!











