МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Беренче класс укучыларына сумкалар тапшырдылар. 24.08.2012

Менә тиздән яңа уку елы башланачак. Мәктәпләр үзенә яңа укучылар кабул итәргә әзер. Куп мәктәпләрдә 1 класс укучыларна сумкалар тапшырдылар инде. менә бүген безнең мәктәптә дә зур шатлык - 1 класска керүче 9 балага сумкалар тапшырдылар. Мәктәп директоры аларны яңа тормышка аяк басулары белән ктолады, укуларында уңышлар теләде. Җирле үзидарә рәисе Кадыйров Р.С. та үзенең тәбрикләүләрен җиткерде. Уэышлар телик без 1 ләргә.
-
Беренче сынау! 18.05.2012

Ничә еллар дәвамында инде мәктәптә 10-11 класс укучылары агротехнологик профиль буенча белем алалар. Агрономия, үсемлекчелек, терлекчелек нигезләрен үзләштерәләр. Ә авыл хуҗалыгы машиналары һәм техникасы буенча һәр елны 11 ләр имтихан тапшыра. Шушы имтиханны бүген быелгысы чыгарылыш укучылары тапшырды. Укучылар имтиханда яхшы гына теоретик яктан белем нигезләрен күрсәттеләр, ә инде практик яктан белемнәрен мәктәп тракторында йөреп күрсәттеләр. Шулай итеп 11 ләрнең беренче җитди сынаулары артта калды. Алдагы имтиханнарда уңышлар теләп калабыз!
-
"ЭКО-2012" бәйгесендә җиңү!
17.05.2012
Һәр елны Яшел Үзәннең Балалар иҗат үзәге "ЭКО" конкурсын үткәреп килә. Бүген быелгысы бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. "Гомуми экология" номинациясендә 8 класс укучысы Гайнуллин Ниязның эше 1 урынга лаек булды. Ниязны һәм аның җитәкчесе Шакиров Рамил Фроновичны уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Килеп күрегез! 14.05.2012

Ачасыр мәктәбе территориясе районда гына түгел, республикада да иң матурларының берседер. Мәктәп бинасына кергәнче шактый гына араны юкәләр аллеясы, аннан шау чәчәктә утыручы тубылгылар арасыннан үтәсе бар. Быелгысы елны алмагачлар да шау чәчәктә, алар исә үзләре ямь өстенә ямь өстәп торалар. Бик матур күренеш. Ышанмасагыз бер күреп китегез әле!
-
Мәктәп бакчасында! 11.05.2012

Ачасыр урта мәктәбенең яшелчә бакчасы шактый зур. Шунлыктан укучыларның бакчада куясы хезмәтләре зур тырышлык сорый. Бәйрәмнәр узу белән 6-11 класс укучылары мәктәп бакчасына эшкә чыкты. Кирәкле җирен казып, тырмалап, түтәлләр ясап, яшелчә орлыкларын чәчте. 26 түтәл кишер, 28 түтәл суган, 11 түтәл суган орлыгы, шактый зур участокта чөгендер һәм бәрәңге утыртылды. Әле алда эшлисе эшләр күп. Һәр классның тәҗрибә участогында үз эшләрен, тәҗрибәләрен куясы бар, чәчәкләр утырту, рассадаларны утырту һәм башка эшләр. Шулай итеп киләсе уку елына уңышка нигез салынды.
-
Мәктәп яны территориясе матурлана! 26.04.2012

Сишәмбе көнне 5-11 класс укучылары янәдән өмә ясап алды. Шимбәдән калган территорияләр чистартылып бетерелде. Инде хәзер техник хезмәткәрләр мәктәп территориясе буенча үсеп утыручы зифа юкәләрне, алмагачларны һәм дә бордюрларны агартуга керештеләр. Мәктәп яны территориясе күзгә карап матурлана, ямьләнә.
-
Полиция хезмәткәре белән очрашу 25.04.2012

Бүген мәктәптә Норлат полиция бүлекчәсенең хезмәткәре, капитан Мифтиев Марат Акмалович булып китте. Ул мәктәп укчылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. Очрашуның төп темасы 18 яше тулмаган яшүсмерләрнең кичке 22 сәг-тән соң урамда йөрү, йөрмәү мәсьәләләре. Чөнки соңгы вакытларда күпчелек авылларда клубларга полиция тарафыннан рейдлар ясалып, кайбер яшүсмерләрнең законны бозу очраклары ачыкланган. Шунлыктан Марат Акмалович укучыларга тәфсилләп аларның хокукларын аңлатты, әти-әниләрнең, укучыларның сорауларына җавап бирде. Әлеге законга яраклы рәвештә 1 майдан 18 яше тулмаган егет-кызлар 23 сәг-кә кадәр урамда үзләре генә йөри алачак.
-
Ата-аналар җыелышында 25.04.2012

Уку елы тәмамланырга бер ай вакыт калып бара. Бүген мәктәп янәдән укучыларның әти-әниләрен үзенә кунакка дәште. Уку елы тәмамланганчы хәл ителәсе мәсьәләләр, булачак ЕГЭ һәм ГИА, җәйге ял, практика узу турында сөйләшү булды. Шулай ук полиция капитаны Мифтиев М.А. белән очраштылар.
-
Марат Гомәровичны зур казанышы, җиңүе белән котлыйбыз! 24.04.2012

Кичә Казанның К. Тинчурин исемендәге театр бинасында Россиякүләм "Туган тел" форумы булып узды. Анда Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән иң алдынгы мәктәпләр, аларның татар теле укытучылары һәм югары күрсәткечләргә ия булган укучылары җыелды. Яшел Үзән районы делегатлары арасында мәктәпнең татар теле, әдәбияты укытучысы Гатиятуллин М.Г. һәм 11 класс укучысы Абзалутдинов Булат та бар иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең төбәктән чакырылган 3 укучы арасында Булатның да булуы безнең өчен зур горурлык.
Ә инде Ачасыр мәктәбе һәм район өчен иң зур шатлык һәм горурлык ул - Марат Гомәровичның Татар теле укытучыларының республика конкурсында, мастер-классында мәртәбәле 2 урын алуы булгандыр. Дипломны Мәгариф министрының урынбасары Д.Мустафин тапшырды, диплом белән бергә министрлыкның, шулай ук Яшел Үзән җитәкчелегенең кыйммәтле бүләкләренә серификатлары да тапшырылды.
Марат Гомәровичны шушы лаеклы рәвештә ирешелгән уңышы белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алга таба да мөгаллимлек хезмәтендә армый-талмый эшләвен, янә дә зур уңышлары белән безне куандырып торуын теләп калабыз.
-
Татар теле атналыгы кысаларында 23.04.2012

Мәктәбебездә 16-26 апрель көннәре аралыгында "Тукай көннәре" уза. Шушы атна дәвамында төрле кичәләр, матур чаралар булып үтте. Һәр класс укучысы да актив рәвештә төрле чара һәм бәйгеләрдә катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары зур активлыкны күрсәтә. Күңелле тәнәфестә "Табышмак әйтәм, җавабын тап!" уенында, Тукай иҗаты буенча рәсемнәр бәйгесендә, шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә укучылар бик яратып, актив рәвештә катнаштылар.











