МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Мул уңыш җыйдык 19.09.2012

Мәктәп яны тәҗрибә участогы мәктәбебезнең горурлыгы. Без ел саен шушы бакчадан үзебезне туендырырлык җиләк - җимеш, яшелчә җыйныйбыз. Быел да уңыш мулдан булды. Җәе буе эшләгән эшебез, куйган тырышлыгыбыз бушка китмәде: зур-зур кишерләр, чөгендер, җиләк, карлыган, чия һ.б. җыеп алдык. Ул алманың күплегенә исең китәрлек. Эшләгәч була шул!
-
Яңа уку елын башладык 01.09.2012

Менә тагын яңа уку елын башлап җибәрдек. Бүген бөтен мәктәпләр дә яңадан үзенең кочагына яраткан укучыларын кабул итә. Кемнәрдер инде мәктәпкә соңгы беренче сентябрь бәйрәменә килә, ә кемнәрдер өчен әле беренче тапкыр кыңгырау шалтырый. Бу уку елын 63 бала белән башлап җибәрәбез. Яңа уышлар, дәрәҗәләр генә алып килсен иде бу ел. барыбыз да исән-сау булыйк.
-
Беренче класс укучыларына сумкалар тапшырдылар. 24.08.2012

Менә тиздән яңа уку елы башланачак. Мәктәпләр үзенә яңа укучылар кабул итәргә әзер. Куп мәктәпләрдә 1 класс укучыларна сумкалар тапшырдылар инде. менә бүген безнең мәктәптә дә зур шатлык - 1 класска керүче 9 балага сумкалар тапшырдылар. Мәктәп директоры аларны яңа тормышка аяк басулары белән ктолады, укуларында уңышлар теләде. Җирле үзидарә рәисе Кадыйров Р.С. та үзенең тәбрикләүләрен җиткерде. Уэышлар телик без 1 ләргә.
-
Беренче сынау! 18.05.2012

Ничә еллар дәвамында инде мәктәптә 10-11 класс укучылары агротехнологик профиль буенча белем алалар. Агрономия, үсемлекчелек, терлекчелек нигезләрен үзләштерәләр. Ә авыл хуҗалыгы машиналары һәм техникасы буенча һәр елны 11 ләр имтихан тапшыра. Шушы имтиханны бүген быелгысы чыгарылыш укучылары тапшырды. Укучылар имтиханда яхшы гына теоретик яктан белем нигезләрен күрсәттеләр, ә инде практик яктан белемнәрен мәктәп тракторында йөреп күрсәттеләр. Шулай итеп 11 ләрнең беренче җитди сынаулары артта калды. Алдагы имтиханнарда уңышлар теләп калабыз!
-
"ЭКО-2012" бәйгесендә җиңү!
17.05.2012
Һәр елны Яшел Үзәннең Балалар иҗат үзәге "ЭКО" конкурсын үткәреп килә. Бүген быелгысы бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. "Гомуми экология" номинациясендә 8 класс укучысы Гайнуллин Ниязның эше 1 урынга лаек булды. Ниязны һәм аның җитәкчесе Шакиров Рамил Фроновичны уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Килеп күрегез! 14.05.2012

Ачасыр мәктәбе территориясе районда гына түгел, республикада да иң матурларының берседер. Мәктәп бинасына кергәнче шактый гына араны юкәләр аллеясы, аннан шау чәчәктә утыручы тубылгылар арасыннан үтәсе бар. Быелгысы елны алмагачлар да шау чәчәктә, алар исә үзләре ямь өстенә ямь өстәп торалар. Бик матур күренеш. Ышанмасагыз бер күреп китегез әле!
-
Мәктәп бакчасында! 11.05.2012

Ачасыр урта мәктәбенең яшелчә бакчасы шактый зур. Шунлыктан укучыларның бакчада куясы хезмәтләре зур тырышлык сорый. Бәйрәмнәр узу белән 6-11 класс укучылары мәктәп бакчасына эшкә чыкты. Кирәкле җирен казып, тырмалап, түтәлләр ясап, яшелчә орлыкларын чәчте. 26 түтәл кишер, 28 түтәл суган, 11 түтәл суган орлыгы, шактый зур участокта чөгендер һәм бәрәңге утыртылды. Әле алда эшлисе эшләр күп. Һәр классның тәҗрибә участогында үз эшләрен, тәҗрибәләрен куясы бар, чәчәкләр утырту, рассадаларны утырту һәм башка эшләр. Шулай итеп киләсе уку елына уңышка нигез салынды.
-
Мәктәп яны территориясе матурлана! 26.04.2012

Сишәмбе көнне 5-11 класс укучылары янәдән өмә ясап алды. Шимбәдән калган территорияләр чистартылып бетерелде. Инде хәзер техник хезмәткәрләр мәктәп территориясе буенча үсеп утыручы зифа юкәләрне, алмагачларны һәм дә бордюрларны агартуга керештеләр. Мәктәп яны территориясе күзгә карап матурлана, ямьләнә.
-
Полиция хезмәткәре белән очрашу 25.04.2012

Бүген мәктәптә Норлат полиция бүлекчәсенең хезмәткәре, капитан Мифтиев Марат Акмалович булып китте. Ул мәктәп укчылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. Очрашуның төп темасы 18 яше тулмаган яшүсмерләрнең кичке 22 сәг-тән соң урамда йөрү, йөрмәү мәсьәләләре. Чөнки соңгы вакытларда күпчелек авылларда клубларга полиция тарафыннан рейдлар ясалып, кайбер яшүсмерләрнең законны бозу очраклары ачыкланган. Шунлыктан Марат Акмалович укучыларга тәфсилләп аларның хокукларын аңлатты, әти-әниләрнең, укучыларның сорауларына җавап бирде. Әлеге законга яраклы рәвештә 1 майдан 18 яше тулмаган егет-кызлар 23 сәг-кә кадәр урамда үзләре генә йөри алачак.
-
Ата-аналар җыелышында 25.04.2012

Уку елы тәмамланырга бер ай вакыт калып бара. Бүген мәктәп янәдән укучыларның әти-әниләрен үзенә кунакка дәште. Уку елы тәмамланганчы хәл ителәсе мәсьәләләр, булачак ЕГЭ һәм ГИА, җәйге ял, практика узу турында сөйләшү булды. Шулай ук полиция капитаны Мифтиев М.А. белән очраштылар.












