МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Башлангыч класслар атналыгы башланды. 18.03.2013

Бүген мәктәптә башлангыч класслар атналыгы башланды. "Юлда йөрү кагыйдәләре" дигән сорау-җавап уены булып узды. 4 класс укучылары актив булдылар.
-
"Радуга талантов" - конкурс самодеятельности для учителей 18.03.2013

Сегодня в Нурлатской СОШ прошел зональный тур конкурса "Радуга талантов" среди учителей школ заволжья. Нашу школу в конкурсе представили учителя Абзалина Г.А., Гатиятуллин М.Г. и Шакиров Р.Ф., которые достойно выступили с художественными номерами. Сильнейших выбирут в финальный тур конкурса в г.Зеленодольск. Желаем удачи нашим коллегам!
-
"Химия" иленә сәяхәт 15.03.2013

Бүген башлангыч класс укучылары "Могҗизаларга бай химия иле" дип исемләнгән кичәгә чакырылды. Аларга химия буенча кызыклы сәяхәтне фән укытучысы Шакиров Р.Ф. оештырды. Укучылар фән белән якыннанрак кына танышып калмадылар, ә мавыктыргыч тәҗрибәләр дә карадылар. Кичә тәмамланганнан соң да укучылар тиз генә кабинеттан таралышмадылар, укытучыга төрле сораулар яудырдылар, кабинет белән таныштылар.
-
"Кем көчлерәк?" биологик уен 14.03.2013

Бүген, химия-биология атналыгы кысаларында мәктәпнең 5-7 класс укучылары биология фәненнән тапкырлыкта, җитезлектә, белемлелектә ярыштылар. 2 командага бүленгән укучылар үсемлекләр, хаайваннар дөньясына кагылышлы төрле кызыклы сорау һәм биремнәргә җаваплар эзләде, тапкырлыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә ике команда да бертигез балл җыеп, дуслык җиңде. Кичә-бәйгене биология укытучысы Шакиров Р.Ф. оештырды.
-
"Яман гадәтләрдән саклан!" профилактик чара. 14.03.2013

Бүген мәктәпнең 6-10 класс укучылары "Яман гадәтләрдән саклан!" дип исемләнгән профилактик чара-кичәдә катнашты. Әлеге темага әңгәмә корырга һәм аңлатмалар бирергә авылның фельдшеры Яруллина Гөлнара чакырылган иде. Биология атналыгы планы нигезендә оештырылган әлеге чара укучылар өчен бик файдалы булгандыр дип ышанып каласы килә.
-
Кар эри башлаганчы чаңгы шуып калыйк дип... 14.03.2013

"Туризм" түгәрәгенә йөрүче егетләр көннәрнең матур торуыннан файдаланып чаңгы походы оештырдылар. Күмәкләшеп урман-кырларны иңләп кайттылар, табигать белән хозурландылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Язгы салкын көннәрдә чаңгы шууы үзе бер рәхәт икән шул!
-
Волейболчы егетләрне котлыйбыз! 13.03.2013

Норлат мәктәбе базасында волейбол буенча зона туры ярышлары узды. Мәктәпнең егетләр командасы лаеклы рәвештә 2 урынга лаек булдылар. Афәрин егетләр! Алга таба да спортта зур уңышлар телибез!
-
"21 гасыр мәгарифе: традицияләр һәм инновацияләр" республикакүләм фәнни-гамәли конференция 12.03.2013

Бүген районыбызның Норлат гомуми урта белем мәктәбендә республика конференциясе булып узды. Әлеге чарага Казан шәһәреннән зур кунаклар килүе бәйгенең мөһим һәм дәрәҗәле булуын раслады. Академиклар, бертуган Индүс һәм Энгель Таһировлар, КФУ галимнәре, шагыйрә Э.Шәрифуллина, Ф.Мөслимова, Мәгариф министрлыгы вәкилләре, журналистлар белән очрашу зур тәэсирләр калдырды. Республика һәм Чувашия мәктәпләреннән килгән укучылар алты секциягә бүленеп эшләделәр. Конференциядә безнең мәктәп укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар:
Бикмуллин Рәсим, 9 кл. - 2 урын
Сәйфетдинов Айдар , 10 кл. - 2 урын
Ганиев Ришат, 10 кл. - 3 урын.
Әлеге егетләрне, аларны әзерләгән укытучыларын зур уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Химия-биология атналыгы ачылды. 11.03.2013

11-16 март көннәрендә мәктәптә химия-биология атналыгы узачак. Төрле бәйгеләр, кичәләр, очрашулар планлаштырыла. Укучыларның иҗади эш күргәзмәсе атна дәвамында эшлиячәк һәм тулыландырылачак. Атналыкка рәхим итегез!
-
Башлангыч класс укучылары әниләрен бәйрәм белән котлады! 07.03.2013

8 март- язның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе. Бү көнне бигрәк тә балалар ярата, чөнки үз куллары белән ясаган бүләкләрен, открыткаларын, шигырь һәм җырларын әниләренә бүләк итә.
Бу көнне мәктәпнең башлангыч класс кабинетлары гөҗләп торды. Әниләренә үзләренең бар һөнәрләрен күрсәттеләр, бәйрәм белән котладылар.











