Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
«Әнием елмаюы» дип аталган рәсемнәр бәйгесе узды 23.11.2023

Әни - безнең һәрберебез өчен иң җылы, иң назлы сүз. Әни елмаюы - бездә булган иң кыйммәтле әйбер! Гимназиядә «Әнием елмаюы» дип аталган рәсемнәр бәйгесе узды. Балалар зур дулкынлану белән әниләрен сурәтләделәр, шуңа күрә аларның рәсемнәре якты һәм төсле булып чыкты. Һәрбер рәсемдә дөньядагы иң кадерле кеше - әнигә мәхәббәт сизелә!
-
"Әниләргә багышланган җырлар..." бәйгесе үтте 23.11.2023

Бүген гимназиядә әниләргә багышланган җырлар яңгырады, чөнки бездә бүген "Әниләр турында җырны иң матур башкаручы сыйныф" бәйгесе үтте. Әниләргә хөрмәт, ярату хисе белән сугарылган җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Һәр сыйныфның чыгышы үзенчәлекле булды.
-
Укучылар эстафетада көч сынаштылар 22.11.2023

Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү күнекмәләрен формалаштыру айлыгы кысаларында “Сәламәт яшәү рәвеше наркотикларга каршы!” девизы астында эстафета үтте. Укучылар төрле спорт уеннарында көч сынаштылар.
-
Психология атналыгы дәвам итә... 22.11.2023

Психология атналыгы дәвам итә. Бүген 3А сыйныфында "Кәефең ничек, дускаем?" акциясе үтте. Укучылар махсус әзерләнгән почмакта смайллар ярдәмендә көн дәвамында кәефләре ничек үзгәрүен билгеләделәр.
-
Котлыйбыз! 21.11.2023

X Халыкара бәйсез әдәби "Глаголица" премиясе бәйгесендә гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучысы Яруллин Рәмзил “Татар телендә проза” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Әлеге бәйге үз көчен зур әдәбиятта сынап карарга, туган телне, рус яки татар телен камилләштерергә, фикердәшләрен табарга теләгән яшь язучылар өчен үткәрелә.
-
"Әниләр турында сөйләшик" 21.11.2023

Психология атналыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген 4 нче В сыйныфында “Әниләр турында сөйләшик” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгате укучыларга тормышта әниләрнең роле, әниләрне ничек бәхетле итү, хөрмәтләү турында сөйләделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр... 20.11.2023

Бүген «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» дәресләре «Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр турында» дигән темага узды. Бүген укучылар “гаилә” төшенчәсен ничек күзаллаулары белән уртаклаштылар, гаилә тормышы турында фикер алыштылар, гаилә нигезләре - бер-берсе өчен җаваплылык, үзара ярдәм, ихтирам, мәхәббәт, үзара аңлашу хисләре турында сөйләштеләр. Традицион гаилә кыйммәтләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.
-
Пушкин картасы белән эш... 20.11.2023

"Пушкин картасы" белән сәяхәтләр дәвам итә. Проект кысаларында 10 нчы сыйныф укучылары кино карап кайттылар.
-
Гимназиядә психология атналыгы башланды 20.11.2023

Бүген гимназиядә психология атналыгы башланып китте. Атна дәвамында укучылар кызыклы чараларда, акцияләрдә катнаша алачак. Укучыларны атналыкта актив катнашырга чакырып калабыз.
-
Укучылар географик диктантта катнаштылар 19.11.2023

19 ноябрьдә бөтен Россия буйлап Халыкара географик диктант узды. Диктантта гимназия укучылары да катнашты. Диктантны язуның озынлыгы гади мәктәп дәресе кебек 45 минут тәшкил итте. Катнашучыларга, география һәм катнаш фәннәр буенча сорауларны да кертеп, 40 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде.













