Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Россия Гербын эзлибез 29.11.2023

30 нчы ноябрьдә Россия гербы көне билгеләп үтелә.
Гимназиябез укучылары “В посках Герба России” фоточелленджында катнаштылар. Илебез Гербы белән фотога төшеп үзләренең социаль челтәрләренә урнаштырдылар.
Ел саен 30 ноябрьдә безнең илдә Россия Федерациясе дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Герб Россиянең Беренче Президенты Указы белән 1993 елның 30 ноябрендә расланган. Герб - илне башка дәүләтләрдән аерып торучы, милләтнең бәйсезлеген һәм тарихи үзенчәлеген ассызыклаучы аерым атрибутиканың бер өлеше ул. -
Нәрсә ул Ватан? 27.11.2023

“Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләр циклының бүгенге чыгарылышы Ватан, туган җир турында барды.
Бүген гимназиябездә укучылар “Нәрсә ул Ватан?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Мәскәүдә ачылган заманча күргәзмә турында видеоматериаллар карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Илебездә ясалган ачышлар, данлыклы урыннар, файдалы казылмалар укучыларны үзләренә җәлеп иттеләр.
Укучы егет кызлар илебезнең матурлыгы, горурлы турында матур, дәлилле фикерләрен җиткерделәр. -
Һөнәр сайлау - җаваплы эш 27.11.2023

Гимназиядә профориентация эше кысларында, 9 б сыйныфында Казан дәүләт ветеринар академиясенең, эпизоотология һәм паразитология кафедрасы деканы Фралов Геннадий Сергеевич белән очрашу узды.
Үзенең чыгышында Геннадий Сергеевич уку йортының структурасы һәм уку шартлары турында сөйләде.
Очрашу бик мәгълүмати һәм файдалы булды. Чөнки кеше тормышында иң мөһим адымнарның берсе ул – һөнәр сайлау. Эшеңнең дөрес сайлануы, ләззәт китерүе, кызыклы һәм җәмгыятькә файдалы булуы бик мөһим. -
Экология - киләчәккә бер адым 25.11.2023

25 нче ноябрь көнне III “Экология – киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясе узды. Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучысы Әхмәдиева Адилә әлеге конференциядә катнашып 3 нче урын яулады.
Укучы кызыбызны җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да фәнни-иҗади уңышлар телибез!
.
-
"Алтын куллы әнием" күргәзмәсе оештырылды 25.11.2023

Гимназиядә "Алтын куллы әнием" темасына багышланган күргәзмә оештырылды. Әниләр үзләренең чынлап та алтын куллы булуларын исбатладылар. Берсеннән-берсе матур эшләре белән балаларны сөендерделәр. Рәхмәт сезгә хөрмәтле әниләребез!
-
Психология атнасы төгәлләнде 24.11.2023

Психология атналыгы гимназиянең тырыш укытучыларын да читләтеп үтмәде. Гимназиябез психологы Саляхова Э.Ф. укытучылар өчен күңел хәлатен торгызу буенча тренинг үткәрде. Уку көне ахырында укытучыларда арыганлык, эмоциональ киеренкелек җыела. Алар белем бирү процессына күп көч һәм энергия сарыф итәләр, үз теләкләрен һәм ихтыяҗларын онытып, аларны соңгы урынга куялар, бу эмоциональ януга китерә. Кеше организмына баланс мөһим. Тренинг педагогик коллективның бердәмлек дәрәҗәсен, һөнәри эшчәнлеккә мотивация арттыруга, эмоциональ тотрыклылык, үз-үзенә ышаныч һәм укытучыларның үз-үзләрен бәяләвен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Нәтиҗәдә, барлык укытучылар да бик күп уңай эмоцияләр һәм файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Әниләргә бүләк... 24.11.2023

Атна дәвамында гимназиядә Әниләр көненә багышланган чаралар үтте. Укучылар үзидарәсе башлангыч сыйныфларда Әниләр көненә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Укучыларга яраткан кешеләре өчен бүләк ясау бик күп рәхәтлек һәм шатлык китерде. Мастер-класс барышында укучылар фантазия күрсәтергә, хисләрен белдерергә һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатланырга өйрәнделәр.
-
Баратынский музеена экскурсия 24.11.2023

Бүген 8В сыйныфы укучылары Евгений Абрамович Баратынский музеенда булдылар. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, рухи эзләнүләре һәм аның нәсел дәвамчылары турында күп мәгълүмат алдылар. Экскурсия укучыларда җылы хисләр калдырды.
-
Ушкова йортына сәяхәт... 23.11.2023

6 нчы сыйныф укучылары бүген Ушкова йортында экскурсиядә булдылар. Әлеге йортның архитектура стиле укучыларны сокландырды. Экскурсия укучыларда җылы хисләр калдырды.
-
"Әни - тәүге сүзебез" 23.11.2023

Бүген, психология атналыгы кысаларында, 3б сыйныфында "Әни - тәүге сүзебез" дип аталган уен-дәрес үтте. Дәрес кызыклы сынаулардан торган уен рәвешендә барды. Укучылар бик теләп әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр, әниләр турында мәкальләр, шигырьләр тыңладылар.













