Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
«Qazan Quiz» уенында катнаштылар 16.12.2023

16 нчы декабрь көнне гимназиябез кызлары Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган «Qazan Quiz» уенында катнаштылар. Бу чарада кызлар инде 3 нче ел рәттән катнашалар.
Беренче өлештә укучылар спикерларны тыңладылар. Ә икенче өлештә «Qazan Quiz» интеллектуаль уенында катнаштылар, үзләре проектлар уйлап чыгардылар.
Нәтиҗәдә кызларыбыз үз төркемнәре белән 2, 5 нче урыннар яуладылар.
-
Дүрт аяклы дусларга ярдәм итик 15.12.2023

Гимназиябездә Алдынгылар хәрәкәте уңышлы эшләп килә. Хәйрия юнәлешендә шөгыльләнүче укучылар, йортсыз хайваннарга ярдәм итү максатыннан, акция оештырдылар. Укучылар бик теләп этләр өчен азык алып киләләр. Акция киләсе атнага кадәр дәвам итәчәк.
-
Дөрес туклану 15.12.2023

Гимназиябездә Дөрес туклану атналыгы дәвам итә. Бүген укучылар арасында рәсемнәр һәм плакатлар бәйгесе үтте. Укучылар берсеннән-берсе матур һәм эчтәлекле эшләр тапшырдылар.
Сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару ярдәмендә төрле авыруларны кисәтергә, күркәм кыяфәтне, физик һәм рухи активлыкны саклап калырга мөмкин. Продуктларның төрлелеге, баланслаштырылган рацион, файдалы һәм тәмле булуы – сәламәт туклануның нигезләре. -
Әйдәгез кошларны ашатыйк 15.12.2023

Салкын кышларны кичү кешеләргә дә җиңел түгел, ә кечкенә җан ияләре – кошларга бу ел фасылын исән-имин чыгу аеруча кыен. Аларга ярдәм итәргә, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кечкенәдән өйрәтү мөһим.
Бүген гимназиябез укучылары “Әйдәгез кошларны ашатыйк” акциясендә катнаштылар. Кышлаучы кошлар өчен бик матур җимлекләр ясап алып килделәр. Әлеге эшләрдән күргәзмә дә оештырылды. Тиздән җимлекләргә урыннар биреләчәк. -
Бөек Ватан сугышы буенча тест 15.12.2023

Бүген югары сыйныфларда Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест узды.
Тестны үткәрү - Русия Федерациясе гражданнарына, чит илләрдә яшәүче ватандашларга Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә этәргеч бирү генә түгел. Бу дәүләт власте органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының тарихи грамоталылыкны саклау проблемаларына игътибарын җәлеп итү дә. -
Дөрес туклану 14.12.2023

Бүген гимназиябез укучылары “Дөрес туклану” темасына караган китаплар белән таныштылар. “Дөрес туклану формуласы” китабы – ул туклану серләрен ача торган иң яхшы китапларның берседер, мөгаен.
Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.
Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. -
Нәрсә? Кайда? Кайчан? 14.12.2023

“Коррупциягә каршы көрәш” атналыгы дәвам итә.
Бүген гимназиябездә коррупция темасына “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены оештырылды. Уенда 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар 20 сораудан торган биремнәрне башкардылар. Сорауларга җавап бирергә сыйныф сәгатьләре вакытында үзләштерелгән материаллар ярдәм итте. -
Рәсем бәйгесе узды 13.12.2023

13 нче декабрь көнне гимназиябездә “Коррупция” темасына рәсем һәм плакатлар бәйгесе узды. Укучылар берсенннән-берсе эчтәлекле рәсемнәр ясадылар.
Конкурсның максаты - коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, җәмгыятьне коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга җәлеп итү. -
Коррупциягә каршы көрәш 13.12.2023

Коррупциягә каршы көрәш атналыгы дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфларда “Коррупция» темасына сыйныф сәгатьләре узды.
Бу дата 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. 2003 елның 9 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Коррупциягә каршы конвенциягә кул куйганнан бирле, бу дата уңаеннан күп илләрдә демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар үткәрелә.
-
Шигырь бәйгесе узды 12.12.2023

12 нче декабрь – Конституция көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген 5-11 сыйныф укучылары туган ил, батырлык турында матур шигырьләр сөйләп, бәйгедә чыгыш ясадылар. Тирән эчтәлекле шигырьләр, сөйләм осталыгы беркемне дә битраф калдырмады.













