Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Минем гаиләм – минем горурлыгым 27.01.2024

Бүген гимназиябездә Гаилә елына багышланган “Минем гаиләм – минем горурлыгым” проектлар бәйгесе үтте. Укучылар берсеннән-берсе матур, эчтәлекле эшләр тапшырдылар. Һәр укучы үз гаиләсе, шәҗәрәсе турында бик матур итеп сөйләде.
-
2024 ел - Гаилә елы 27.01.2024

2024 нче ел – Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бүген гимназиябездә барлык сыйныфларда сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар гаилә, туганлык җепләре, гаилә мөнәсәбәтләре темасына фикер алыштылар.
-
Россия - минем горизонтларым 25.01.2024

“Россия - минем горизонтларым” дәрестән тыш эшчәнлек курсында “Сәламәт Россия: илебезнең медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсе һөнәрләре” темасына һөнәри юнәлеш бирү дәресе уздырылды. Бүген укучылар медицина, дару ясау өлкәсе белән бәйле һөнәрләр белән якыннан таныштылар. Үзара фикер алышып, викторинада катнаштылар.
-
Блокада икмәге 25.01.2024

27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, каһарман шәһәр фашист камавыннан азат ителә.
Башлангыч сыйныфларда “Блокада икмәге” дип исемләнгән акциясе үтте.
Әлеге акция Бөек Ватан сугышының гомум халыкка алып килгән кайгысы фонында тоташ бер олы, аерым шәһәрнең фаҗигасен ачык чагылдыра. Безнең буын һәм бездән соң килгән яшьләр бу каһарманнарны хәтерли икән, димәк алар ил халкы йөрәгендә яши.
“Блокада икмәге” чарасында катнашучы балаларга дошман камавында калган Ленинградта икмәк алырга хокук биргән карточкалар күрсәтелде.
Чара ахырында укучыларга акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк күрсәтелде. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма.
-
Волейбол ярышы тәмамланды 25.01.2024

Бүген гимназиябездә волейбол турниры финалы узды. Чарада 9-10 сыйныфлар көч сынашты.
Катнашучылар бик матур һәм командалы уен күрсәттеләр.
Шушы көннәрдә узган ярышларга да нәтиҗәләр ясалды һәм командалар грамоталар белән бүләкләнде.
Бүгенге уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – 9а сыйныфы;
2 урын – 10а сыйныфы;
3 урын – 9б сыйныфы.
Укучыларга алга таба да уңышлар телибез һәм башка ярышларда да актив катнашырлар дигән теләктә калабыз!
-
Холокост корбаннары көне 25.01.2024

27 гыйнвар – Халыкара холокост корбаннары көне
Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдыган термин булып санала. 1933-1945 елларда Европаның 60 процент еврей милләте халкы системалы төстә эзәрлекләүләргә дучар булганнар. Советлар Союзы территориясендә 2 млн.900 меңгә якын еврей милләте кешесе һәлак булган.
Бу көннәрдә гимназиябездә шушы истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре уза.
-
Волейбол турниры дәвам итә 24.01.2024

Спорт – ул көч һәм сәламәтлек чыганагы. Гимназиябез укучылары да спорт белән шөгыльләнергә яраталар.
Бүген 8 сыйныфлар арасында волейбол ярышлары үтте. Укучылар бик теләп чарада катнаштылар.
Уен нәтиҗәләре:
1 урын – 8б;
2 урын – 8в.
Укучыларны алга таба да спорт ярышларында актив катнашырга чакырабыз.
-
Кинолекторий узды 24.01.2024

900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас - зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Ни кызганыч, блокада чорында шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә.
Ленинград оборонасында шәһәр халкының барысы да диярлек катнаша.Әмма герой-шәһәр калкан булып яуга күтәрелә. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә.
Бүген гимназиябездә башлангыч һәм урта сыйныфларда “Ленинград блокадасы өзелгән көн” темасына кинолекторий оештырылды. Укучылар "Блокада Ленинграда глазами детей" исемле видео карадылар. Үзара фикер алыштылар.
-
Пионербол турниры тәмамланды 23.01.2024

Үткән атнада гимназиябездә 5-10 сыйныфлар арасында пионербол һәм волейбол ярышлары башланып киткән иде. 5-7 сыйныфлар бик матур уен күрсәттеләр. Җанатарлар уенчыларга дәрт өстәп тордылар.
Ә бүген 6-7 сыйныфлар арасында финал уеннары узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – 7б сыйныфы;
2 урын – 7а сыйныфы;
3 урын – 6а сыйныфы.
Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
27 гыйнвар - хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне 23.01.2024

Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 80 ел тула. Шул уңайдан 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә.
Сугыш тарихының әлеге дәһшәтле чоры истәлегенә ел саен «Блокада икмәге» дип аталган Бөтенроссия хәтер акцияләре үткәрелә. Акциянең төп символы булып 125 граммлы ипи кисәге – Ленинград блокадасы вакытында кеше башына бирелүче көндәлек норма алынган. Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң бу сан 1 миллионнан аз кына артыграк калган. Ул елларда ленинградлыларның күбесе ачлыктан һәм салкыннан үлгән. Ленинград блокадасы фотографияләрдә, сугыш тарихы һәм мәктәп дәреслекләрендә генә түгел, бәлки ленинградлылар хәтерендә блокададагы икмәк кисәге шул куркыныч көннәрне искә төшерү рәвешендә күңелләрендә саклана.
Шул уңайдан гимназиябездә 9а сыйныфында интеллектуаль уен узды. Укучылар Ленинград блокадасы турында белемнәрен тикшерделәр, кызыклы биремнәр чиштеләр.













