муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Теннис ярышы 04.03.2016

Районда үткәрелгән теннис ярышларында Зур Нөркәй урта мәктәбеннән егетләр командасы 3 нче урынны алды. Анда Ашрафзянов Айнур, Ашрафзянов Ләззәт, Гибадуллин Рамис көч сынашты.
-
Баскетбол ярышы 04.03.2016

Бүген безнең мәктәп кызлары районга баскетбол ярышына бардылар. Үз группаларында икенче урынны яуладылар.
-
"Оста куллар" түгәрәгендә 03.03.2016

Безнең мәктәптә куп төрле түгәрәкләр эшләп килә. Шуларның берсе -"Оста куллар" түгәрәге. Аңа башлангыч класс укучылары бик теләп йөри. Түгәрәкне өстәмә белем бирү педагогы Хафизова И.Б алып бара. Рәсемдә балалар эшләгән эшләре белән.
-
"Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге. 02.03.2016

Бүген безнең мәктәпнең 9 класс укучылары "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәгенә бардылар. Анда алар бассейнда йөзделәр, төрле тренажерларда шөгыльләнделәр.
-
Котлыйбыз 02.03.2016

Беренче март көнне Сарманда "Замечательный вожатый" конкурсы булды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 10 класс укучысы Шакирова Азалия катнашты. Ул 3 нче урынны яулады. Азалияне бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Ремонт дәвам итә 29.02.2016

Безнең мәктәптә ремонт эшләре дәвам итә. Мәктәп тышкы яктан профнастил белән тышлана.
-
"Русский медвежонок- языкознание для всех" 24.02.2016

Ежегодно в ноябре месяце проходит международный конкурс "Русский медвежонок- языкознание для всех", где с удовольствием участвуют и наши ученики. Недавно стали известны резултаты конкурса. Ученица 3 класса Махубрахманова Чулпан (преподаватель Махубрахманова Л.Т.) стала победителем и была награждена дипломом и мягкой игрушкой; ещё 5 учеников получили памятные призы, а остальные участники- сертификаты.
-
Биатлон 22.02.2016

Бүген МБББУ "Зур Нөркәй урта мәктәбе"ндә районкүләм биатлон ярышы узды. Безнең мәктәптән 4 команда ярышты. Егетләребезнең чын спортсменнарча чаңгыда йөрүләренә һәм төз атуларына сокланып, горурланып тордык. Афәрин, егетләр! Алга таба да уңышлар сезгә!
-
"Күңелле стартлар" 20.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, бүген МБББУ "Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбе"ндә "Кызыклы стартлар" уены үткәрелде. 2-9 класс егетләре ике командага бүленеп ярыштылар. Алар үзләренең физик яктан нинди әзерлектә булуларын күрсәттеләр: җитезлеккә ярыштылар, турникта күтәрелделәр, аркан тартыштылар. Егетләребез сынатмады, барлык уен төрләрендә дә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.. 62:59 исәбе белән "Ялкын" командасы җиңеп чыкты.
-
"Яхшылык эшләргә ашыгыйк" 19.02.2016

19 нчы февраль көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә "Яхшылык эшләргә ашыгыйк" дигән темага шигырь бәйгесе үтте. Бәйге Р.Миңнуллинның “Яхшылык” шигыре белән башланып китте. Гөлзар Алисовна укучыларны дөньядагы иң танылган игелек ияләре белән таныштырды. Алар Тереза Ана, Әсгать Галимҗанов. Бәйгедә 1 урынны – Саетов Илгиз, 2 урынны – Шәмсетдинова Илзия, 3 урынны – Зарипова Адиля, Миннемухаметова Ильвина, Зәйниев Эмиль яуладылар. Барлык укучылар да тырышып чыгыш ясады.














