муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Без коррупциягә каршы 09.12.2015

Коррупциягә каршы көрәш атналыгында безнең мәктәп укучылары актив катнаша. Һәр класста класс сәгатьләре үткәреде. 10-11 класс укучылары арасында "Без коррупциягә каршы" дигән темага сочинение конкурслары узды. 5-7 класслар рәсем конкурсында катнашты. Конкурста 6 класс укучылары иң актив класс булды. Балалар үз фикерләрен әйтә алуларына без бик сөенәбез.
-
Геройлар көне 08.12.2015

Бүген безнең мәктәп укучылары Зур Нөркәй мәдәният йортында авылыбызның Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән Габдрахманова Дамира апа һәм Шарафетдинов Феликс абый белән очрашуда булдылар. Авылыбызның хезмәт геройлары үзләренең хезмәт юллары, эштәге уңышлары турында сөйләделәр. Очрвшу бик күңелле узды.
-
Наши победители 05.12.2015

В районе проходят муниципальные туры Всероссийских олимпиад по предметам. Ученики нашей школы неоднократно занимали призовые места по биологии. И в этом году они в числе победителей. Аглямова Эльмира (XI класс) стала победительницей, а Салахова Ляйла (IX класс) призёром на муниципальном этапе олимпиады по биологии. Руководитель- Хазиева С.В. Мы рады за вас. Желаем дальнейших успехов.
-
Билгесез солдат көне 01.12.2015

3 декабрь Россиядә "Билгесез солдат көне" буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан озынайтылган көн укучыларына бүген документаль фильм күрсәтелде. Фильм бик эчтәлекле булды.
Балалар тагын бер кат тарих битләренә күз салдылар.
-
День матери 28.11.2015

28 ноября в МБОУ "Большенуркеевская СОШ" в 6 классе прошёл праздник, посвящённый ко Дню Матери. Праздник прошёл в спортзале. Соревновались дети и их мамы. В программу праздника были включены разные конкурсы.Праздник закончился чаепитием. Приятно было услышать от детей и родителей слова "Спасибо за праздник"
-
Хәзер без варислар 28.11.2015

5 класс укучылары бүген тагын бер баскычка югары күтәрелделәр . Алар варислар сафына бастылар. Бу уңышка ирешү өчен аларга нык тырышырга туры килде. Диңгез сәяхәте вакытында Татарстан варислары берлегенә , Республикабызның тарихына кагылышлы күп сынаулар үтәргә туры килде. 5 класс укучыларын варис булулары белән котлыйбыз, аларга уңышлар телибез.
-
Без - тимурчылар! 26.11.2015

Өлкәннәргә ярдәм итү - безнең төп бурычыбыз. Шул уңайдан, 8 класс укучылары Мөнҗия әбидә шефлыкта булдылар. Мөнҗия әби алардан бик риза калды.
-
Террорга каршы 24.11.2015

Дөньяда барган чуалышлар нәтиҗәсе буларак, безнең мәктәптә бүген чираттан тыш ата-аналар җыелышы узды. Җыелышка хокук бозулар буенча балалар белән эшләүче инспектор Алиуллин Ф. Ф. килгән иде. Ул ата- аналарны, укытучыларны илдәге вакыйгалар белән таныштырды. һәм балаларыбызга карата нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатты. Мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Валеев Р.А. та үзенең чыгышын мәктәп балаларының куркынычсызлыгын саклауга юнәлткән иде. Мәктәп директоры Шайхеразиева Л. Н. террорга каршы көрәш-ул һәммәбезнең дә бурычы икәнен ассызыклады. Ана-аналар, мәктәп белән бердәм булып , уяу эшләргә чакырды.
-
Без циркта 23.11.2015

Бүген безнең мәктәп укучылары Омск шәһәреннән килгән циркта булдылар. Анда төрле җәнлекләр: төлке, маймыл, этләр кунакка килгән иде. Җәнлекләрнең чыгышы балаларга бик ошады. Клоуннар, жонглёрлар һәм фокусниклар үзләренең кызыклы программалары белән балаларның күңелләрен күрделәр. Циркта лоторея уены да уйнатылды. Төп призны Юнусова Алия отты.
-
"Дуслык" клубы утырышы 20.11.2015

20 нче ноябрь көнне безнең мәктәптә "Бала хокукларын яклау" дигән темага варисларның "Дуслык" клубы утырышы узды. Утырышка җәмгыять белеме укытучысы Карамов И. А. чакырылган иде. Ул балаларга Конституция турында сөйләде. Мәктәпнең педагог- организаторы Шакирянова И.Ш. "Бала хокуклары турындагы конвенция" белән таныштырды. Балаларның хокуклары турында презентация карап, анкеталар тутырылды, кроссвордлар чишелде. Бирелгән викторина сораулары буенча укучылар үз фикерләрен әйттеләр. Утырыш Буратино турындагы кызыклы тормыш очракларын анализлау белән тәмамланды.Балалар үзләре өчен кирәкле бик күп мәгълүмат алдылар.














