муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Шигырь бәйгесе 22.04.2016

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан район күләмендә уздырылган шигырь бәйгесендә Карашай-Саклау мәктәбенең 8 класс укучысы Мохтарова Алия (укытучысы Хабибуллина Г.Ф.) 3 нче призлы урын алды. Котлыйбыз.
-
Донор көне 22.04.2016

Республикада «Язгы изгелек атнасы» башланды. Шул уңайдан 8нче сыйныфта “Донор көне” нә багышланган класс сәгате узды. Укучылар донорлык, донор булуга карата таләпләр турында таныштылар.
-
Чишмә тирәлеген чистарту 22.04.2016

Су! Синең тәмең дә, төсең дә юк; Сине тасвирлап бетерергә дә мөмкин түгел, нәрсә икәнеңне белмичә генә синең белән ләззәтләнәләр! Сине тормыш өчен кирәк дип әйтеп булмый ,чөнки син үзең -тормыш. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Шуңа да без бүген « Чишмәләр иле син - туган як» дип исемләнгән тема буенча Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-2 класс укучылары “Сабит”чишмәсенә экскурсиягә бардык. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырларыбыздан да, телебездән дә мәңге төшми.
-
Чистый двор 22.04.2016

Ученицы 10 класса активно включились в акцию «Чистый двор». Каждая из них вместе с родителями и самостоятельно занимается уборкой и озеленением территории. Девочки уверены: только мы сами можем сделать нашу планету чистой, красивой, комфортной для жизни, и для этого такие акции должны стать круглогодичными.
-
Без- Тукай шәкертләре 22.04.2016

20 нче апрель көнне Сарман урта мәктәбендә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган шигырь бәйрәме узды. Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы Ашрафуллина Адилә “Таз” шигырен сөйләп 2 нче урынга лаек булды. Ә 21 нче апрель көнне “Без - Тукай шәкертләре” дип аталган районкүләм шигырь бәйгесе булып узды. Бу чарадан да безнең мәктәп укучылары читтә калмады. 1 нче класс укучысы Шамсетдинова Адилә һәм 6 нчы класс укучысы Ахметзянова Айгөл бу бәйгедә катнашып грамота һәм китап белән бүләкләнделәр.
-
"Мой любимый друг" 21.04.2016

21 апреля ученики 6 класса приняли участие в конкурсе рисунков «Мой любимый друг», посвященный ко Дню Добрых дел. Они все нарисовали своих близких друзей. Бикмуллина Зайнаб получила первое место. Она нарисовала свою собаку. 2-3 места разделили Фазуллина Зульфия и Шакирянов Алмаз.
-
Чиста ишек алды 21.04.2016

Карлар эреп бетү белән каралты-кура тирәсендә эшләр дә күбәйде. Бакча, капка төпләре, ишек алларын чистарту дисеңме. Авыл кешеләренең җиң сызганып эшкә тотынды. 7 нче сыйныф укучылары Хамидуллина Сиренә, Халиуллина Рузилә, Ситдикова Диләрәләр үзләренең йорт тирәләрен ялт иттереп чистартып та куйдылар.
-
Ветеран китаплар бүләк итте 21.04.2016

Сугыш ветераны Нәкыя Мөхәммәтфатыйх кызы Сәфәрова белән Карашай-Саклау мәктәбе даими элемтәдә тора. 2010 елдан башлап, Казанда яшәүче авылдашыбыз Н.Ф. Сәфәрова мәктәпкә китаплар бүләк итә. Бу атнада килгән китапларның берсе – 2015 елда чыккан «Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом..» китабы. Укучылар ветеран бүләк иткән китапларны кызыксынып укыйлар.
-
Донорство 20.04.2016

Донорство – одно из важнейших направлений социальной деятельности государства, направленное на охрану здоровья доноров крови и её компонентов.
Чтобы расширить знания о доброте, дать понятие слова «донор», в 6 классе прошёл классный час на тему донорства. Дети узнали о том, что донором может стать любой здоровый человек в возрасте от 18 до 60 лет. Просмотрели презентацию «Дарящие жизнь!». Познакомились с правилами для доноров. Гульзар Алисовна рассказала о первом русском доноре. Им был 19-летний крестьянин Ефим Михайлов. В 1869 году его кровь спасла жизнь женщине-роженице. Первый институт переливания крови был создан в Москве в 1926 году. На мой взгляд, мы выбрали очень интересную и актуальную тему для сегодняшнего разговора.
-
Тукайга багышлап 20.04.2016

Тукай ае кысаларында мәктәптә уткәрелгән чараларда 1-2 класс укучылары да актив катнаша. 20 нче апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар үзләре ятлаган шигырьләрне сөйләделәр, белемнәрен арттырдылар. Сыйныф сәгате «Туган тел» җыры белән тәмамланды.














