муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Консультация 25.03.2016

9 класста фәннәр буенча консультацияләр расписание буенча үткәрелә.
-
Педсовет 24.03.2016

Бүген безнең мәктәптә педагогик совет утырышы булды.Көн тәртибе буенча Махубрахманова Л.Т. "Кече яшьтәге мәктәп баласының укудагы хезмәттәшлеге" дигән темага доклад укыды. 3 нче чирек нәтиҗәләре каралды, бүләкләүгә тәкъдимнәр ясалды, алда торган эшләр буенча сөйләшү булды.
-
Ремонт дәвам итә 23.03.2016

Мәктәптә ремонт эшләре дәвам итә.
-
ОГЭ һәм ЕГЭ эшләре дәвам итә 22.03.2016

9-11 класс укучылары бүген математика, физика, информатика фәннәре буенча ОГЭ һәм ЕГЭ эшләре эшләделәр.
-
ОГЭ һәи ЕГЭ 21.03.2016

21 март көнне 9-11 класс укучылары Сарман гимназиясенә экзамен бирергә бардылар. Алар рус теле, география, биология, җәмгыять белеме, инглиз теле, литература буенча пробный ОГЭ һәм ЕГЭ эшләре эшләп карадылар. Бу эшләр алдагы экзаменнар өчен зур әзерлек булып тора.
-
Нәүрүз 19.03.2016

19 нчы март көнне МБББУ "Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбе"ндә Нәүрүз бөйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә Кыш бабай, яз кызы Нәүрүз, Көн белән Төн килгәннәр иде. Кыш бабай белән Нәүрүз көч сынаштылар. Ахырда яз кызы җиңеп чыкты. Бәйрәм урамда дәвам итте. Балалар кул көрәше, чүлмәк вату, бәрәңге җыю, балык тоту, эстафета уеннарында бик теләп катнаштылар. Балаларны пешекче апаларыбыз тәмле ботка һәм коймаклар белән сыйладылар.
-
"Зарница" 19.03.2016

18 нче март көнне район күләмендә "Зарница" уены үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да бу уенда актив катнаштылар.
-
Өлкән инспектор белән очрашу 18.03.2016

Бүген безнең мәктәптә өлкән инспектор Ахатов Ф.Ф. балалар белән очрашты. Ул язгы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Елга буйларына бармаска, сак булырга чакырды. Велосипед белән йөрү кагыйдәләрен искә төшерде.
-
Туберкулёз авыруын кисәтү 17.03.2016

Туберкулёзга каршы көрәш атналыгы кысаларында безнең мәктәптә чираттан тыш ата-аналар җыелышы уздырылды. Җыелышка Нөркәй участогы педиаторы Ләйсән Рафиковна чакырулы иде. Ул туберкулёз авыруын кисәтү чаралары турында сөйләде. Яшь балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең бу авыруны авыр кичерүләрен әйтеп үтте. Авылыбызның фельдшеры Фәридә Котдусовна манту ясаган вакытта барлык балаларның да килүен сорады.
-
"Умелые руки" 16.03.2016

15 мартта Сарман мәктәбендә "Умелые руки" дип аталган бәйге уздырылды. Бу бәйгедә төрле авыллардан килгән укучылар көч сынашты. Нөркәй мәктәбе егетләре дә читтә калмадылар, үзләренең модельләре белән бирегә килделәр. Бәйге 3 төрле этапта узды. Алар: макет, эшли торган модель, шәхси казанышлар. 11 класс укучысы Шакиров Булат (җитәкчесе Шакиров А.М.) "макет" бөйгесендә 1 урынга лаек булды, ә 6 класстан Шакирянов Алмаз һәм 5 нче класстан Ибрагимов Исмәгыйль үзләренең макетлары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.














