муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Всероссийский молодёжный научный форум 13.04.2016
8 апреля в КФУ г.Казань состоялся II Всероссийский молодежный научный форум "Вопросы контрастивной лингвистики". Наш учитель английского языка Аслямова А.А. приняла в нём участие и получила сертификат. -
Мәктәп беренчелегенә шахмат ярышы 13.04.2016

Бүген бездә мәктәп беренчелегенә шахмат ярышлары уздырылды. Салахова Ләйлә, Мухаметова Рузилә, Ишалин Искәндәр, Ибрагимов Исмәгыйль, Гимаев Данис, Валиева Алинә җиңүчеләр булдылар. Алар безнең мәктәп данын районда яклаячаклар.
-
Игелек атнасы 12.04.2016

Игелекне санап эшләмиләр. Тик шулай да, әйләнә-тирәбездә яхшы эшләрне арттыру кирәк. Әлеге максаттан республикабызда быелгы 4-10 апрель аралыгы рәсми рәвештә “Игелек кылу атнасы” дип игълан ителде.7 нче сыйныф укучылары улын Әфган сугышында югалткан Люция апаның хәлен белеп, аңа ярдәм итеп торалар.
-
"Йолдыз киңлекләрендә" 12.04.2016

Бүген Җирнең беренче ясалма космик корабле орбитага чыгарылуына 55 ел. Шул уңайдан, Зур Нөркәй мәктәбендә традиция буенча космонавтика көне билгеләп үтелде. 7 нче сыйныф укучыларыннан төзелгән 4 команда арасында "Йолдыз киңлекләрендә" дип аталган интеллектуаль уен-ярыш үткәрелде. Уенда укучылар үз белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Ә инде 10 нчы сыйныф укучылары арасыннан сайланган жюри әгъзалары исәпне бик гадел алып бардылар. Җиңүче команда билгеләнде. Укучылар бу уеннан үзләренә бик күп мәгълумат алдылар.
-
Башлангыч класста космонавтика көне 12.04.2016

Бүген, 2016 елның 12 нче апрель көне- язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарылуына 55 ел Зур Нөркәй мәктәбендә космонавтика көне һәр елны зур әзерлек белән уздырыла. 7 нче сыйныф укучылары Хамидуллина Сиренә һәм Халиуллина Рузилә 2 нче сыйныф укучылары белән мавыктыргыч чара уздырдылар. Ю.А.Гагаринның тормыш юлын өйрәнделәр, кроссводлар, табышмаклар чиштеләр.
-
Карашай-Саклау мәктәбендә космонавтика көне 12.04.2016

Космонавтика көнендә Карашай-Саклау филиалында «Юрий Гагарин белән 108 минут !» исемле фәнни-мавыктыргыч кичә узды. Кешенең галәмгә очуына 55 ел тулуга багышланган викторинада 6 нчы класс укучысы Галимҗанов Динар җиңүче булды. Кичәне югары категорияле укытучы Мәхмүтов Назыйм Әхәт улы әзерләде.
-
КВН 11.04.2016

9 нчы апрель көнне Сарман культура йортында мәктәпләр арасында КВН ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән Газизав Ильназ "Иң яхшы актёр!" дигән грамота белән бүләкләнде.
-
Район беренчелегенә көрәш 11.04.2016

9 нчы апрель көнне МБББУ "Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбе"ндә район беренчелегенә көрәш үткәрелде.Безнең мәктәптән Юнусов Алмаз һәм Хөсниев Нияз үз весларында беренче урынны алдылар.
-
Cөлектә кошлар көне 10.04.2016

Март-апрель - кошларны каршылау айлары. Сөлек башлангыч мәктәбендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелде. Ә укучылар ясап элеп куйган ояларны, канатлы дуслары инде үз итеп тә өлгергәннәр.
-
Иң матур оя 08.04.2016

Традиция буенча «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә” ел саен беренче сыйныф укучылары әтиләре белән берлектә яз көне кош оялары ясыйлар.Мәктәптә үткәрелә торган кошлар бәйрәмендә «Иң матур оя”конкурсы үткәрелә.Быелгы конкурста Хуснуллиннар гаиләсе ясаган оя беренче урынга лаек булды.Конкурста катнашучы гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.Бәйрәмнән сон беренче сыйныф укучылары әтиләре белән бергә ояларын мәктәп ихатасындагы агачларга беркеттеләр.Рәхим итегез,кошкайлар!














