муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Бакчада язгы эшләр 03.05.2016

Карашай-Саклау мәктәбе яшелчә бакчасында язгы эшләр дәвам итә. Укучылар, үзләре түтәлләр ясап, суган һәм кишерне утырттылар инде
-
Волейбол 30.04.2016

29 нчы апрель көнне спорт мәктәбе бинасында район мәктәпләре арасында волейбол ярышы булды. Безнең мәктәп укытучылары командасы зона буенча 2 нче урынны алдылар.
-
Агач утырту 29.04.2016

27 нче апрель көнне "Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбе" филиалы- "Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары Ахметзянов Т.Н. җитәкчелегендә агач утыртырга чыктылар. Укучылар һәм укытучылар ярдәме белән барлыгы 400 төп агач утыртылды.
-
Безопасное колесо 29.04.2016

Ученик V- го класса филиала МБОУ "Большенуркеевская СОШ" - "Юлтимеровская ООШ" Исхаков Ильшат Ф. занял II место в личном первенстве на этапе "ВОЖДЕНИЕ ВЕЛОСИПЕДА В АВТОГРАДКЕ" (среди мальчиков) районного конкурса "БЕЗОПАСНОЕ КОЛЕСО - 2016".
-
Безопасное колесо 28.04.2016

27 апреля прошел муниципальный этап конкурса «Безопасное колесо». Нашу школу представляла команда «Светофор» в составе ребят 5 класса: Габдрахманов Азат, Мухаметова Рузиля, Саетова Адиля, Валиев Айнур (4 кл.). Они соревновались в знаниях правил дорожного движения, основ медицинской подготовки, демонстрировали умения в фигурном вождении велосипеда. Ребята достойно выступили на этапах ««Фигурное вождение велосипеда» и «Знание основ оказания первой помощи».
-
Янгын сүндерү бүлекчәсе командиры белән очрашу 28.04.2016

Бүген, 28 апрель көнне, МБББУ “Зур Нөркәй урта мәктәбе”нә Нөркәй янгын сүндерү бүлекчәсе командиры Гараев И. Г. 8 класс укучылары белән очрашуга килде. Ул янгын сүндерү һөнәре турында сөйләде. Бу һөнәргә 9 нчы класстан соң Тәтеш шәһәрендә укырга мөмкин булуын аңлатты. Балаларны янгынчы һөнәрен сайларга чакырды.
-
Тукай бәйрәме 28.04.2016

Олуг шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Сарысаз-Тәкермән укытучы йорты"нда бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, мәңге үлемсез әкият һәм шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Өмә 27.04.2016

Бүген МБББУ “Зур Нөркәй урта мәктәбе”ндә зур өмә булды. Һәммәбез дә бердәм булып мәктәп территориясен чүптән һәм кипкән үләннән арындырдык, яшелчә бакчасын чистарттык, мәктәп алдын себердек. Мәктәп тирәсе матурланып калды. Эшләгән эшебездән үзебез бик канәгать калдык.
-
Шигырь бәйрәме 27.04.2016

26 нчы апрель көнне Саклаубаш мәдәния йортында Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган зур шигырь бәйрәме узды. Ут – күршеләребез безне, Нөркәй урта мәктәбе укучыларын да зурлап чакырдылар. Без шатланып риза булдык.
Бәйрәмне Саклаубаш авыл җирлеге рәисе Ә. Мөхәммәтгәрәев ачып җибәрде. Анда районыбыз шагыйрьләре Д.Гарифуллин, В.Хәйруллина һәм үзешчән артистлар Р.Уразаев, Р.Гыйләҗев һ. б. катнашты. Алар Г.Тукайга багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар.
Бәйрәм укучылар чыгышы белән дәвам итте. Без башкарган “Карлыгач”, “Ат, арба, чана”, “Шаян песи”, сәхнәләштерелгән “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырьләре бик матур яңгырады. Бу бәйрәм Г.Тукай иҗатының үлемсез булуын тагын бер кат исбатлады. Бәйрәм барыбызда да җылы тәэсирләр калдырды.
-
Сөлектә бәйрәм 27.04.2016

Бүген, 27 нче апрель - Сөлек башлангыч мәктәбендә “Г. Тукайга – 130 ел” хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырылды. Балалар әти-әниләре белән берлектә, Тукайның шигырь, әкият геройлары белән Шүрәле урманында кунакта булдылар.














