муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Ата-аналар җыелышы 10.10.2016

7 нче октябрь көнне “Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбе” ндә ата – аналар җыелышы булды.
Җыелышка җәза бирү инспекциясе начальнигы Мөнир Мөнәвирович, полиция хезмәткәре Саетов Руслан һәм ППМС җитәкчесе - психолог Венера Николаевна чакырылган.......
-
Казанга тавыш бир! 07.10.2016

Бүген, ягъни 7 нче октябрь көнне, 200 һәм 2000 купюралар конкурсында тавыш бирүнең соңгы көне. Шул уңайдан Зур Нөркәй урта мәктәбе волотерлары авыл халкын тавыш бирүгә өндәп, "Казанга тавыш бир!" акциясе белән авыл урамнарына чыктылар.Укучылар бик төләп өлкәннәрне башкалабыз Казанга тавыш бирүгә чакырдылар. Авыл халкы актив катнашты...
-
Акция «Укытучыңны котла” 07.10.2016

Укытучылар көне уңаеннан безнең мәктәбебездә “Укытучыңны котла” дип аталган акция үткәрелде.
Шул уңайдан балалар “Страна рукоделия” түгәрәгендә, үз куллары белән ясаган открыткаларны мәктәптәге барлык укытучыларга тараттылар. Түгәрәк җитәкчесе - Зилия Флюровна. Котлау открыткалары квилинг технологиясендә ясалды.
-
"Үзебез сайлаган язмыш" 06.10.2016

5 нче октябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә өлкәннәр көненә “Үзебез сайлаган язмыш” темасына багышланган кичә узды. Кичәгә озак еллар шушы мәктәптә тырыш хезмәт куйган өлкәнн укытучыларыбыз килде. Алар үзләренең тормыш юлларын сөйләделәр, мәктәптә булган кызыклы очракларны искә төшерделәр. Укучылар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Соңыннан озак еллар буе мәктәп директоры булып эшләгән ветеран укытучыбыз Наил Хадиевичка котлау сүзе бирелде.Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Лаеклы ялга чыгучы хезмәткәрләребез арасында бик матур җырлаучыларыбыз да бар. Алар безне үзләренең җырлары белән куандырдылар.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы күреп яшәргә язсын!
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
-
Өлкән укытучыларны котлыйбыз. 05.10.2016

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,
Якты нурлар бөркелә.
Бүген барлык укытучыларга
Рәхмәт әйтәсе килә.
Бүген, укытучылар көне уңаеннан, Зур Нөркәй урта мәктәбенең 2 г һәм 3 г сыйныф укучылары Сөлек авылында яшәүче ветеран укытучыларны бәйрәм белән котладылар. Алар хөрмәтле укытучыларга үз куллары белән ясалган котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
-
Акция "Поздравь своего учителя" 05.10.2016

-
"Изге йөрәкләр" акциясе 03.10.2016

Ел да октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде соңрак бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Шушы уңайдан без дә, Зур Нөркәй мәктәбе коллективы, үз кулларыбыз белән ясаган открыткаларны алып , “Изге йөрәкләр” акциясе оештырдык. Һәр йортта яшәгән әби-бабайларыбызны бәйрәмнәре белән котладык. Өлкәннәребезнең йөзләрендә шатлыклы елмаю күрү безне бик сөендерде.
Мондый болгавыр заманда балаларыбызны миһербанлы, шәфкатьле итеп тәрбия кылырга өлкәннәребезнең ярдәме бик кирәк.
Гаиләдә буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Хөрмәтле өлкәннәребез сау-сәламәт булып, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
-
"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне" 01.10.2016

Илебез буенча октябрь ае башында “Өлкәннәр көне” уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр бара.
Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Өлкән буын кешеләре киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен бик күп эшләр башкарган, күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Шушы уңайдан, 30 нчы сентябрь көнне, Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Габдрахманова Лидия Равилевна, Саетова Лилия Махмутовна, Ахатова Илмира Асбаховна, Махубрахманова Ландыш Тәзбировна укучылар белән берлектә “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне”дигән темага бәйрәм кичәсе үткәрделәр, әби-бабайларны кунакка чакырдылар.
Бәйрәм кичәсе өлкәннәргә багышланган сценарий белән башланып китте. Кунакка әкият геройлары килгән иде. Өлкәннәребез аларның кызыклы биремнәрен ошаттылар, мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар. Кичә шаян биюләр, дәртле җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Ахырдан балалар әби-бабаларына үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Кичә бик җанлы үтте, һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм ахырында кунаклар исеменнән Гәрәев Т.М. чыгыш ясады. Мәктәп коллективына, укытучыларга, укучыларга рәхмәтен белдерде, эшләрендә һәм укуларында зур уңышлар теләде.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 29.09.2016

Зур Нөркәй урта мәктәбендә балаларның буш вакытын дөрес файдалану йөзеннән, түгәрәкләр үз эшләрен даими башкаралар. “Страна рукоделия” түгәрәгендә өлкәннәр көненә багышлап, балалар үз куллары белән открыткалар ясыйлар. Түгәрәк җитәкчесе Сахбутдинова З.Ф.














