муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Осенняя неделя добра 09.09.2016

Бөтен республика буенча “Игелеклелек атнасы” башланып китте. Шушы уңайдан без сыйныфташыбыз Раиля янына бардык. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле ул мәктәпкә йөри алмый, өендә генә укый. Без аңа мәктәптәге яңалыклар турында сөйләдек, күчтәнәчләр тапшырдык. Без килгәнгә Раиля бик шатланды.
-
Дружина утырышы 08.09.2016

Бүген Зур Нөркәй урта мәктәбендә Соббух Рафиков исемендәге дружина активы беренче утырышка җыелды. Утырышта дружина активы сайланды, атналык план төзелде, булачак конкурслар исемлеге бирелде. Терроризмга каршы айлык барышы, “Осенняя неделя добра”, “Праздник трезвости” республика акциясе турында сөйләшү алып барылды.
-
Сертификат 07.09.2016

Мәктәпкә әзерләнергә булышу йөзеннән, ОДМС и Т җитәкчесе И.Р. Гаделшин 1 нче класс укучысы Тюпа Рамильгә “Дулкын” сәламәтләндерү комплексына сертификат бүләк итте. Рамильне чын күңелебездән котлыйбыз, гел яхшы билгеләргә генә укуын телибез.
-
Линейка 05.09.2016

Яңа уку елы башлану белән мәктәп үзенең шау-шулы тормышы белән яши башлады. Беренче линейкада мәктәбебез директоры Шайхеразиева Л. Н. җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, мәктәптәге үзгәрешләр белән таныштырды. Укучыларга укуларында уңышлар теләде.
-
Белем бәйрәме 01.09.2016

1 сентябрь- Белем бәйрәме. Ямьле җәйдән соң укучылар һәм укытучылар мәктәп бусагасын атлап керделәр. Безне быел бөтен шартлар да тудырылган яңа мәктәп каршгы алды, чөнки мәктәбебездә капиталь ремонт булды. Җитәкчеләребезгә безне сөендергәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез...
-
Урок мира 01.09.2016

1 сентября в каждой школе проводится Всероссийский урок мира. Цель урока: воспитывать, развивать и приумножать лучшие качества человек – патриотизм, гражданственность, гордость за свою Родину, стремление к миру. С 1 по 30 сентября 2016 года на территории РТ проводится месячник «Экстремизму – Нет!». Он направлен на создание атмосферы нетерпимости населения к проявлениям террористической и экстремистской идеологии. В нашей школе дан старт этому месячнику – во всех классах прошёл урок мира.
-
Август киңәшмәсе 27.08.2016

25 нче август көнне районда август киңәшмәсе булып узды. Конференциягә министр Э.Н. Фаттахов килгән иде. Иң элек ул Нөркәй мәктәбе белән танышып чыкты. Коллективны, директорны мактап, капиталь ремонтны тиешенчә ясалуын ассызыклады. Энгель Навапович яңа уку елына матур теләкләрен ирештерде. Аннан соң ул Сарманга август конференциясенә юнәлде. Аны барлык мәктәп директорлары выставкалары янында каршы алды. Август конференциясе тиешле югарылыкта бик матур бәйрәм булып үтте. Мәктәбебездән Мухаметова Р. Д. Татарстан грамотасына, Шайхеразива Л. Н. һәм Саетова Л.М. район грамотасына лаек булдылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы эшләрендә уңышлар телибез.
-
Безнең мәктәптә киңәшмә 19.08.2016

19 нчы август көнне Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбе базасында георафия һәм информатика укытучыларының август киңәшмәсе булып узды. Аны район мәгариф бүлеге җитәкчеләре Рәмзия Ханифовна һәм Айгөл Флёровна алып бардылар. Киңәшмәдә ОГЭ һәм ЕГЭ нәтиҗәләре тикшерелде, алда торган бурычлар каралды. Соңыннан юбилярларны котладылар.
-
Выставка 11.08.2016

Фәрит Мөхәммәтшин килүгә Зур Нөркәй урта мәктәбендә укучылар кулы белән ясалган выставка оештырылды.
-
Ф. Мөхәммәтшин бездә кунакта 10.08.2016

Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашуга килгән иде. Ул Зур Нөркәй авылында яңа ФАП ачу танатанасында катнашты һәм капиталь ремонт ясалган Зур Нөркәй урта мәктәбендә булды. Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек эшеннән, мәктәпнең, классларның яңа уку елына әзерлегеннән бик канәгать калды.














