муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Чыгарылыш класс укучыларын котлыйбыз 25.05.2016

Бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!
-
Язгы эшләр 24.05.2016

Бакчада язгы эшләр дәвам итә. Укучылар хезмәт дәресендә карлыган араларын казыдылар.
-
Круглый стол в музее 23.05.2016

В музее Великой Отечественной войны и краеведения с.Сарманово прошел круглый стол, посвященный Международному дню музеев и Международному дню семьи, где выступил учитель Карашай-Сакловской ООШ краевед Махмутов Назим Ахатович. Тема круглого стола: «Воспитание патриотизма, развитие культуры и духовно-нравственного воспитания молодежи через связь поколении». Присутствующие обсуждали тему патриотического воспитания подрастающего поколения, совместной работы в плане возрождения традиции нашего края, пришли к общему мнению о проведении совместных мероприятий. В новом учебном году будут объявлены районные конкурсы для учащихся школ и колледжа.
-
Спартакиада 21.05.2016

20 нче май көнне районда мәгариф хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча спартакиада үтте. Бу ярышта безнең мәктәп данын Махмутов Н.А., Шакиров А. М., Карамов И.А., Нигматзянова А.А., Шакирянова И.Ш., Зарипова Г.А., Хафизова И.Б. якладылар һәм призлы урыннар алдылар.
-
Класс сәгате 19.05.2016

Данлыклы пионер оешмасы, аның бердәм символлары, традицияләре, “Һәрвакыт әзер!” өндәмәсе пионер сафларында булган урта һәм өлкән буын вәкилләренең әле дә хәтерендә сакланадыр. Кызыл галстуклы оешманың күпчелек традицияләрен бүген “Татарстан варислары берлеге” дәвам итә.
19 май – пионериянең туган көне. Шул уңайдан, 6 класста сыйныф сәгате үтте. Балалар “пионер” сүзенең нинди мәгънәгә ия булуын белделәр, пионер оешмасының тарихын чагылдырган презентация карадылар. Класс җитәкчесе Татарстан варисларының кануннары белән таныштырды.
-
Музейлар көне 19.05.2016

Карашай-Саклау мәктәбе укучылары Халыкара музейлар көнендә мәктәпнең Туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар, яңа оештырылган күргәзмәләр һәм күптән түгел бүләк ителгән экспонатлар белән танышты.
-
Мониторинг 18.05.2016

Бүген 11 сыйныф укучылары татар теленнән мониторинг тикшерү эше яздылар. Алар изложение һәм иҗади эш башкардылар.
-
ВПР по математике 17.05.2016

17 мая в 4 классе была проведена Всероссийская проверочная работа по математике.
-
Гаилә-җылы учак 16.05.2016

Балаларга кешенең тормышында иң мөһиме гаилә, аның членнары арасындагы җылы мөнәсәбәт икәнен төшендерү өчен, 6, 11 классларда “Гаилә- җылы учак” дигән класс сәгате узды. Класс сәгате презентация белән үрелеп барды. “Мәкальне тәмамла!” дигән уен уйнадылар, гаилә турында шигырьләр сөйләделәр.
-
Рамил Әбделминов истәлегенә 16.05.2016

14 нче майда Зур Нөркәй мәктәбе укучылары әфганчы Рамил Әбделминов яшәгән йортка истәлек тактасы беркетү тантанасында катнаштылар. Башкортстаннан, Тукай, Мөслим районнарыннан килгән кунакларны, авыл халкын район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат начальнигы Дашгын Гасанов сәламләделәр. Әфганчылар берлегеннән җитәкчеләр, Рамилнең әнисе Люция апа, классташлары чыгыш ясадылар. Башкортстанның "Яшел беретлар" ансамбле чыгышы һәркемне дулкынландырды. Әлеге очрашу патриотик рухта үтте, укучыларга батырлык дәресе булды. Соңыннан әфганчы якташыбызның каберенә тере чәчәкләр салынды.














