муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
| Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
| E-Mail: | B.Nurk.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 122 |
| У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Тимурчылык 10.05.2016

Мәктәбебездә изге эшләр дәвам итә. 6 классның малайлары Рәшидә апаның хәлен белеп, җир казып кайттылар. Рәшидә апа аларга бик рәхмәтле калды.
-
"Үлемсез полк" акциясе 09.05.2016

“Үлемсез полк” акциясе кысаларында Зур Нөркәй мәктәбе укучылары сугышта катнашкан бабайларының портретларын тотып, митингта катнаштылар.
-
Башлангычларда класс сәгате 07.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынлаша. Бөтен җирдә бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелә. Шул уңайдан классларда "Батырларның даны мәңгелек" дигән тәрбия сәгате үтте. Укучылар хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелүе, Нөркәй авылыннан 400дән артык кешенең китеп, шуларның 165е сугыш кырында ятып калуы турында мәгълүмат алдылар. Канкойгыч сугышта катнашкан авылдашларыбызның сугышчан юлы белән таныштылар, альбомдагы фотосурәтләрне карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Тәрбия сәгате бик уңыгшлы үтте.
-
Психологический тренинг 07.05.2016

Бүген безнең мәктәпкә ППМС-центр "Радуга" җитәкчесе психолог Галялиева Винера Николаевна килде . Ул беренче сыйныфка керүче укучылар белән эшәләде. Чыгарылыш сыйныф (9, 11 класс) укучылары белән тренинглар үткәрде. Мәктәбебез ППМС центр белән даими элемтәдә тора. Без психологларыбызга киңәшләре өчен бик рәхмәтле.
-
Җиңү парады 07.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган Җиңү парады районыбыз авылларында 7 майда үткәрелде. Иң беренче мәктәп укучылары колонна белән матур җырлар җырлап, шарлар тотып авыл әйләнделәр. Анннан соң һәйкәл янына митингка тезелделәр. Тантаналы җырлар, шигырьләр белән бәйрәм дәвам итте. Митингта катнашучыларны район депутаты Шайхеразиев Х. Ш., авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р.М. котлады. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Авылыбызның бердәнбер ветераны Абдуллин Габделхак бабай үзенең сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Бәйрәм ветераныбыз, тыл ветераннары, килгән кунаклар өчен чәй өстәле артында дәвам итте.
-
"Тынычлык күгәрчене" 06.05.2016

«Без сугыш теләмибез! Безгә тынычлык кирәк!» дигән девиз астында Зур Нөркәй урта мәктәбенең 6 класс укучылары “Тынычлык күгәрчене” дигән акция уздырдылар. Укучылар, бөтен җир шарында тынычлык булуын теләп, авылдашларыбызга үз куллары белән ясаган ак күгәрченнәр бүләк иттеләр.
-
Сугыш ветераны янында 06.05.2016

“Иске Имән- укытучы йорты “ мәктәбе укучылары сугыш ветераны Шакирова Мәйсәрә әби янына бардылар. Укучылар Мәйсәрә әбигә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аның хөрмәтенә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Мәйсәрә әби балаларга бик канәгать булып, аларның укуларында уңышлар теләп озатып калды.
-
Чисталык икеайлыгы 05.05.2016

Чисталык икеайлыгы дәвам итә. Зур Нөркәй урта мәктәбендә укучылар мәктәп территориясен, авылны һәм үзләренең ихата тирәсен даими рәвештә карап торалар, чисталыкны саклыйлар.
-
Акция "Чистый двор" 04.05.2016

Ученицы 10 класса продолжают участие в акции «Чистый двор». Несмотря на трудные погодные условия(в районе держатся холода и дожди), девочки работают у себя во дворах, помогают пожилым соседям. «Чистый двор – чистая совесть,- говорят они.- Доброе дело делаем и сами получаем удовольствие». За такое отношение к делу нужно сказать спасибо родителям, которые трудятся сами и своих детей приучили к труду.
-
Йомгаклау кичәсе 03.05.2016

Габдулла Тукай юбилеена багышланган чараларны йомгаклап, Карашай-Саклау мәктәбендә «Гомерендә-халкы язмышы, җырларында-халкы моңнары» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Укучылар район үзәгендә, шулай ук Зәй шәһәрендә узган юбилей чараларында катнашып, бүләкләр алды.














