Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
"Әфганстан йөрәк ярам" 15.02.2016

15 нче февраль – Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне уңаеннан 5 - 7 нче сыйныфларда җыен узды. Укучыларга Әфган сугышы, аның асылы аңлатылды. Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз, исән – сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштырылды. Аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләнде.
-
Лыжня Татарстана - 2016 14.02.2016

13 февраль көнне “Лыжня России – 2016”, “Лыжня Татарстана – 2016” чаңгы ярышы узды. Әлеге чарада мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылары һәм техник хезмәткәрләре актив катнашты.
-
Әлифба бәйрәме! 13.02.2016

12 нче февраль көнне 1 нче сыйныф укучылары үзләренең беренче җиңүләрен билгеләп үттеләр. Яраткан китаплары Әлифбаны тәмамлаганнан соң үткәрелүче “Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” дип аталган матур бәйрәм һәммә кешенең күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә укучыларның әти – әниләре, дәү әниләр дә катнашы. Балалар килгән кунакларны матур җырлары, дәртле биюләре, сәнгатьле сөйләмнәре белән сөендерделәр. Әлифбаның киңәшләрен истә тотып, Туган телнең теләкләрен тырышып үтәргә сүз биреп 1 нче сыйныф укучылары көтеп алган ялларга таралыштылар.
-
Парламентский урок 11.02.2016

Сегодня для учащихся 7-9 классов прошел Парламентский урок на тему “Гражданин. Общество. Государство”. На уроке приняли участие зам.главы Закирзянов Расих Рахимзянович и глава сельского поселения Талип Рашитович. Расих Рахимзянович рассказал о депутатах всех уровней о принятии важных решений и законов, ознакомил учащихся со своей биографией, отвечал на вопросы обучающихся. Урок подготовил и провел учитель истории Сафин И.Ф.
-
Шахмат ярышлары бара 10.02.2016

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысасында Гатиятов Руслан Рашитович җитәкчелегендә шахмат ярышлары бара.
-
Башлангычлар көч сынаша 09.02.2016

8 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар" уеннары үткәрелде. Укучыларга бик ошады.
-
Сезнең батырлык үлемсез 09.02.2016

8- февраль яшь батырларны искә алу көне. Мәктәбебездә шул уңайдан аларга багышланган стенд куелды, яшь батырлар искә алынды.
-
Дартс ярышлары 08.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысасында мәктәбебездә чаралар узып тора. Бүген исә дартс ярышлары узды. Анда 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Нәтиҗәдә, егетләр арасында Рахимов Илзат 56, кызлар арасында 26 очко җыеп Альбина Гайфуллина 1нче урын яуладылар.
-
"Күңелле стартлар" 04.02.2016

Мәктәбебездә спорт хәрби – патриотик айлыгы кысаларында 3 нче февраль көнне 5-7 класс укучылары арасында “Күңелле стартлар” уены үткәрелде. Бу уенда укучылар төрле ярышларда көч сынаштылар һәм “Җитезләр” командасы җиңүгә иреште.
-
Беренче сыйныфка әзерлек 03.02.2016
Бүген яңа уку елында беренче сыйныфка укырга килүче балалар өчен мәктәбебездә әзерлек дәресләре башланды.










