Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Минем булачак һөнәрем 05.02.2014

Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеге студенты Алия Фаилевна, укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керү, һөнәргә кызыксыну уяту, төрле һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан "Ак кораб" отрядында "Минем булачак һөнәрем" темасына сбор үткәрде.
-
Спартакиада дәвам итә
05.02.2014
Бүген мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы олимпиаданың шорт-трек ярышларында башлангыч класс укытучысы Гыйбадуллина Р.Х, физик тәрбия укытучысы Ханнанов Р.Ф катнашты һәм Ризәлә Хәйдәровна 3 урынны яулады. Шахмат ярышларында физик тәрбия укытучысы Гатиятов Р.Р, технология укытучысы Гарипова А.Р.катнашты һәм Алсу Рәшитовна 1 урынны алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Эзтабарларда сбор 03.02.2014

Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеге студенты Амирова Алия Фаилевна "Балачак" отрядында "Дуслык нәрсә ул?" темасына сбор уткәрде.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 03.02.2014

Бүген мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиаданың район этабы башланып китте. Безнең мәктәптән өстәл теннисы буенча китапханәче Махмутова Г.М, .технология укытучысы Яруллин И.И катнашты. Чаңгы ярышларында мәктәбебез директоры Зәйнәгыев Н.М., физик тәрбия укытучысы Гатиятов Р.Р, Ханнанов Р.Ф, башлангыч класслар укытучысы Хаертдинова С.Н.өстәмә белем бирү педагогы Фаваризова Р.Т катнашты һәм ир-егетләр арасында Наил Мөхәммәтханович 2 урын яулады. Шекше мәктәбе коллективы өчен чыгыш ясаган хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәбез. Алга таба эшләрендә һәм тормышларында уңышлар телибез.
-
Айлык турында
01.02.2014
Мәктәбебездә 1 февральдән "Спорт-сәламәтләндерү һәм патриотик тәрбия" айлыгы бапшланды.
-
"Батырлык дәресе" 25.01.2014

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.
Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан тулысынча азат иткәнгә 70 ел тулу уңаеннан һәм әлеге тарихи вакыйгаларны укучыларыбыз хәтерендә яңарту, саклау, истә калдыру максатыннан бүген мәктәбебездә барлык классларда да “Батырлык дәресе” үткәрелде. Һәр класс җитәкчесе әлеге тәрбия чарасына бик ныклап әзерләнгән һәм бик тетрәндергеч, файдалы, эчтәлекле дәресләр үтте дип әйтә алабыз.
Бөек Ватан сугышын, аның батырларын, бүгенге көндә арабызда булган ветераннарын онытмыйк, аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик!
-
Кошларга ярдәм 24.01.2014

Кечкенэ генэ булуларына да карамастан,2 сыйныф укучылары укытучылары Р.Х.Гибадуллина житәкчелегендэ кошларга жим оялары ясап, ачыккан кошкайларны туендыралар. Кыш коне кошларга азык эзләве авыр, аларга ярдәм итәргә кирәк дип, мэктэп янындагы агачларга эзерлэнгэн жимлеклэрне элделэр, конбагыш, ярма белэн кошларыбызны сыйладылар.
-
Музейда 18.01.2014

18 январь көнне 4 класс укучылары (кл.җитәкчеләре Хаертдинова С.Н) "Мәктәп музее тарихы" темасына проект эшенә әзерләнү максатыннан, музейда булдылар. Музей җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф на, укучыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде. Укучылар үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Отличникларга - кызыл галстук. 16.01.2014

Беренче яртыеллыкны 8 укучыбыз гел "5" ле билгеләренә генә тәмамлады. Уку отличникларына, башка укучылардан аермалы буларак, кызыл галстуклар тагылды.
-
Шугалакта 11.01.2014

10 январь көнне 4 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Хаертдинова С.Н. белән кичке саф һавада мәктәп шугалагында вакытларын файдалы үткәрделәр.











