Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Ата-аналар җыелышы
21.03.2014
20 март көнне 6 класс укучыларының ата-аналары өчен "Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү" темасына җыелыш узды. Җыелышта барлык ата-аналар катнашты. Җыелыш ата-аналар белән, хезмәт һәм аның бала тормышындагы роле, балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләүдә гаилә үрнәгенең әһәмияте турында, лекция-әңгәмә рәвешендә барды. Баланың хезмәт эшчәнлеге, гаиләдә аны бәяләү буенча анкета үткәрелде һәм аңа нәтиҗә ясалды.
-
Укытучыларыбыз - баскетболда
21.03.2014
21 март көнне Шәмәрдән лицеенда үткән мәгариф хезмәткәрләре арасындагы баскетбол буенча зона ярышында мәктәбебезнең укытучылар командасы актив катнашкан өчен грамота алып кайттылар.
-
Без эфирда
20.03.2014
20 март көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гимадиева А.И. һәм педагог-оештыручы Габделхакова Г.Р. җитәкчелегендә "Саба дулкыннары" радиосы аша чыгыш ясап, мәктәбебез тормышы белән радио тыңлаучыларны таныштырып кайттылар.
-
Балалар китабы атналыгы 19.03.2014

"Балалар китабы атнылыгы" кысаларында мәктәп китапханәсендә "Безнең юбилярлар" китап күргәзмәсе оештырылды.
-
"Ачык ишекләр" көне 15.03.2014

15 мартта башлангыч классларда "Ачык ишекләр" көне үтте. Әти-әниләр классларда укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген карадылар. 1 класста технология укытучысы Гарипова А.Р. "Яшь дизайнер", 2 класста хореография укытучысы Фаваризова Р.Т. "Музыкаль шкатулка", 3 класста инглиз теле укытучысы Әмирова Л.Ф. "Күңелле инглиз теле" дәресендә "Кызыл калфак" әкиятен, 4 класста ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. "Минем куркынычсызлыгым" дәрестән тыш эшчәнлеген күрсәтте. Педагог-оештыручы Габделхакова Г.Р. эзтабарлар җыены үткәреп, тимурчылык эшен җанландыру турында аңлатты. Соңыннан МБ җитәкчесе Ханнанова А.С. әти-әниләр каршында башлангыч класслар атналыгына йомгак ясап, конкурсларда җиңүче укучыларга мактау кәгазьләре тапшырды.
-
Тыл ветеранында кунакта 13.03.2014

"Игътибарлы булыйк" тимурчылар отряды тыл ветераны Тагирова Зәкия апаны юбилее белән котладылар. Зәкия апага тыныч картлык теләп, "Оста куллар" түгәрәгендә ясаган ваза - чәчәк, котлау открыткасы язып бүләк иттеләр.
-
Башлангыч класслар атналыгына йомгак 11.03.2014

Мәктәбебездә 3 марттан 11 мартка кадәр башлангычлар атналыгы үтте. Төрле конкурслар, уеннар, "Нәни татар сылуы" бәйгеләре, "Математик КВН"нар үткәрелде. Укучылар бу чараларда актив катнашты.
-
Котлыйбыз! 10.03.2014

Чаллы шәһәрендә уздырылган IV Республикакүләм бию сәнгате фестивале "Танцвальная карусель" конкурсында заманча бию белән чыгыш ясаган "Кәләпүш" бию төркеме( 1-4 кл) җитәкчесе ПДО Фаваризова Р.Т., I дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Укучыларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
"Әниемә бүләк" 07.03.2014

Бәйрәм алдыннан башлангыч класс укучылары "Әниемә бүләк" кул эшләре конкурсында көч сынашты.
1 урын - Фаваризова Ралинә
2 урын - Хатыйпова Динара
3 урын - Зәйниева Рәзинә
-
Нәни татар сылуы 07.03.2014

1 класста кызлар өчен "Нәни татар сылуы" бәйгесе үткәрелде. Кызлар төрле бәйгедә катнаштылар, ә классташ малайлары бәяләүче булдылар. Нәтиҗәдә Яруллина Руфинә "Нәни татар сылуы" исеменә лаек булды.











