Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Айлыкка йомгак
01.03.2014
Бүген, 1 март көнне атналык линейкада, ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. хәрби-патриотик айлыкка йомгак ясап, җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.
-
Химия атналыгында 01.03.2014

Мәктәбебездә 24 февральдән 1 мартка кадәр химия атналыгы үтте. Төрле интеллектуаль уеннар, "Тәмәкенең кеше организмына зарары" дигән класс сәгатьләре үткәрелде. "Химия - балаларга" дигән чарада башлангыч классларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәтелде.
-
Бию фестивалендә 01.03.2014

Мәктәбебезнең "Кәләпүш" бию төркеме( 1-4 кл) ПДО Фаваризова Р.Т. җитәкчелегендә Чаллы шәһәрендә уздырылган IV Республика күләм бию сәнгате фестивале "Танцвальная карусель" конкурсында заманча бию белән чыгыш ясап кайтты.
-
Хәрби-спорт уеннары 27.02.2014

27 февраль көнне Икшермә кадет интернат-мәктәбендә 10-11 класс егетләре арасында уздырылган хәрби-спорт уеннарында укучыларыбыз катнашып, үзләрен уңай яктан күрсәтеп кайттылар.
-
«Яшь укытучы-2014» бәйгесе 26.02.2014

25 нче февраль көнне Саба гимназиясендә «Яшь укытучы-2014» бәйгесенең чираттагы этабы булып узды. Әлеге чара кысаларында бәйгенең беренче этабында җиңгән түбәндәге яшь укытучылар кабаттан һөнәри осталыктакөч сынашты:
- Гафиятова Г.А. (Түбән Шытсу урта мәктәбенең математика укытучысы)
- Шакирова Л.Р. (Килдебәк урта мәктәбенең математика укытучысы)
- Исмагилов А.А. (Завод-Нырты урта мәктәбенең физика укытучысы)
- Гыймадиева А.И. (Шекше урта мәктәбенең татар теле укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары)
- Зиннәтуллина А.С. (Лесхоз урта мәктәбенең рус теле укытучысы)
- Хазиахметова Ч.Г. (Олы Шыңар урта мәктәбенең рус теле укытучысы)
Бәйге шартлары нигезендә, конкурста катнашучы һәр укытучы үзе укыткан фәннән кызыклы һәм мавыктыргыч дәрес күрсәтте.
Яшь укытучыларны уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрик итәбез, киләчәктә яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.
-
Җыр һәм строй конкурсы 26.02.2014

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында җыр һәм строй конкурсы булып узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Башлангыч класслар арасында:
1 урын - 4 кл;
2 урын - 1. 3 кл;
3 урын - 2 кл
Уртанчы класслар арасында:
1 урын - 7 кл;
2 урын - 8 кл;
3 урын - 6 кл;
Югары класслар арасында:
1 урын -9 кл;
2 урын - 10, 11 кл.
Соңыннан укучылар ике командага бүленеп байрак эзләделәр.
-
"Иң шәп әйдаман!" конкурсы 25.02.2014

24 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә "Иң шәп әйдаман" конкурсының район этабы үтте. Безнең мәктәптән Габделхакова Айгөлнең эше финалга чыкты. Финал этабында 7 әйдаман, 3 этаптан торган биремнәрне үтәп, көч сынашты һәм җюри Айгөлне "Иң тырыш әйдаман" дип бәяләде.
-
“Иң яхшы татар теле укытучысы-2014” бәйгесе
24.02.2014
24нче февраль көнне "Ел укытучысы-2014” бәйгесенең чираттагы этабында татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты. Быел әлеге бәйгенең беренче этабында 21 укытучы катнашып, икенче этапка 5 укытучы узган иде (Завод-Нырты урта мәктәбеннән Хафизова Рушания Хәлиловна, Саба гимназиясеннән Газиянова Рәфига Мәхәммәдовна, Шәмәрдән лицееннан Закирова Әлфия Миннеәхмәтовна, Шекше урта мәктәбеннән Зәйнәгыева Зөлфия Фоатовна һәм Сатыш урта мәктәбеннән Мөхәммәтханова Гүзәлия Миннехановналар). Алар Тимершык урта мәктәбенең 5-7,9 һәм 11нче сыйныфларында татар теленнән эшлекле,заманча ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
"Кем Батыр?" бәйгесе 22.02.2014

Бүген 1 класслар өчен "Кем Батыр?" бәйгесе үткәрелде. Камил, Ранис, Инсаф "Батыр" исеменә лаек булыр өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә Амиров Камил "Батыр" булып танылды.
-
КФУда конференциядә
22.02.2014
21 февраль көнне 9 класс укучысы Зайнагиева Зәлинә (укытучысы Зайнагиева З.Ф.) КФУ базасында уздырылган "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар" дигән V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, "Иң яхшы доклад" Грамотасына лаек булды.











