Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Кышкы спартакиада. 27.01.2015

24, 26 январь көннәрендә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең кышкы спартакиадасы булып үтте. Әлеге ярышта мәктәп директоры Зайнагиев Н.М. ( Лыжные гонки - 3 урын) , укытучылар Гарипова А.Р (шахмат - 1 урын), Гибадуллина Р.Х. ( шорт-трек -1 урын), Гатиятов Р.Р (подтягивание -2 урын), Галимзянова Г.Г. ( отжимание- 3 урын), Яруллин И.И., Димитриева Л.И.,Назирова Д.А., Амиров Ф.М. катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең мәктәп 3 урынга чыкты. Зур җиңүләрегез белән котлыйбыз! Молодцы!
-
Китап күргәзмәсе "Ленинград блокадасы" 27.01.2015

1944 нче елның 27 январе "Ленинград чолганышын өзү" көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан мәктәп китапханәсендә Ленинград блокадасына багышланган китап күргәзмәсе булдырылды. Китапханәче Махмутова Г.М. шушы китаплар аша, тарихның - балалар күңеленә үтеп керүен тели.
-
Китапханә дәресе 23.01.2015

Бүген мәктәбебездә "Әдәплелек иленә сәяхәт" дип исемләнгән китапханә дәресе үтте. Китапханәче Махмутова Г.М. укучыларны әдәби әсәрләр аша ягымлы булырга, матур, дөрес сөйләшергә, начар гадәтләрне булдырмаска өйрәтте.
1 класс укучылары Гөлнур Мияссаровнага зур рәхмәт әйтеп, киләчәктә бер- берсенә игътирамлы булырга сүз бирделәр.
-
Ут- кешенең дошманы! 20.01.2015

Бүген, 20 нче январь көнне, 5 класс укчылары белән, педагог - оештыручы Корбанова Л.Т. "Ут - кешенең дошманы " дип исемләнгән сбор үткәрде. Элеге сборга Саба районының 129 нчы янгын сүндерү бүлегеннән килгән Ярмухаметов Тәлгәт абый укучыларны үз эшләрендә кулланыла торган җиһазлар белән таныштырды. Укучыларга махсус киемнәрен кигезеп карады.
Сбор укучыларга бик ошады. Алар янгын чыккан вакытта үзеңне ничек тотарга, аны булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында да күп мәгълүмат тупладылар.
-
“Энәгә кадалган язмыш” тәрбия сәгате 19.01.2015

19 январь көнне Шекше урта мәктәбендә 8 һәм 10 сыйныфларда “Энәгә кадалган язмыш” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырылды. Тәрбия сәгатенә Сәрдә авылы фельдшеры Гөлчирә апа чакырылды. Ул наркотикларның начар тәэсире, җенси юл белән күчә торган инфекцияләр, шулар нәтиҗәсендә киләчәктә барлыкка килергә мөмкин булган авырулар турында сөйләшү уздырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Кышкы табигатькә экскурсия 19.01.2015

4 нче класс укучылары “Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы “ темасына үткәрелгән тәрбия сәгатендә табигатьне саклау турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр һәм кышкы табигатькә класс җитәкчеләре Ханнанова А.С белән экскурсиягә чыктылар.
-
Музей белән таныштык 16.01.2015

Бүген 1 класс укучылары мәктәп музеена экскурсиягә керделәр. Аларга, музей җитәкчесе Зайнагиева З.Ф. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләде. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңартылган хатлар күргәзмәсе белән таныштырды.
-
Онытмыйбыз , Сезне - туганнар! 15.01.2015

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп музеенда булган хатлар күргәзмәсе яңартылды, тулыландырылды. ГТО чараларыннан чыгып әлеге эшне дәвам итеп торырбыз.
-
Без - һәрвакыт әзер! 14.01.2015

5 класс укучылары, класс җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф.белән берлектә , Сәрдә авылында яшәүче Райлә апага шефлыкка бардылар. Ишегалдында, капка төбендә кар көрәделәр. Райлә апа укучыларга рәхмәт әйтеп, тагы чакырып калды.
-
Ярдәмләшеп яшик! 13.01.2015

Бер - береңә ярдәм итү, өлкәннәргә булышу болар барысы да бик мөһим. Ә менә бездән ярдәм көтеп торучы хайваннарга, кошларга ничек ярдәм итәргә соң? Бүген 2 класс укучылары да, педагог- оештыручы Корбанова Л.Т. җитәкчелегендә, сбор барышында урамга чыгып , мәктәп янындагы җимлекләрне чистарттылар, кошларның ашарларына бирделәр. Әйе, кыш көне җимлекләр ясап, шуларга җим сибеп, карын чистартып тору безнең бурыч.











