Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Акция "Болар - бар да без пычраткан..." 20.03.2015

Мәктәптә 1 марттан 18 мартка кадәр "Весенняя неделя добра" акциясе кысаларында “Болар- бар да без пычраткан!” дип аталган фотомарафон үтте. Табигатькә, бер- береңә мәрһәмәтле булырга өндәүне максат итеп куйган бу акциядә, укучылар, кешеләр тарафыннан пычратылган урыннарны фотога төшереп алып килделәр. Төзелеш калдыклары, елга буйларында пакетлар белән ташланган чүпләр, кибет тирәләрендәге чүп савытларының тулып, ташып ятуларын чагылдырган фотолардан презентация эшләнеп, мәктәп күләмендә ролик, көн дәвамында күрсәтелеп торды. Тик моның белән генә чикләнеп булмый, шуңа күрә без кисәтү кәгазьләре ясап аны авыл халкына тараттык. Ә берничә көннән күп кенә урыннарның җыештырылып куюын күргәч , без үз максатыбызга ирешүебезгә сөендек.
Алга таба да мондый акцияләр үткәреп торырбыз дип уйлыйбыз.
-
Конкурс "Кенгуру" 19.03.2015

Сегодня у нас прошел международный математический конкурс "Кенгуру". Главная цель конкурса — привлечь как можно больше ребят к решению математических задач, показать каждому школьнику, что обдумывание задачи может быть делом живым, увлекательным, и даже веселым! Из нашей школы приняли участие 15 учеников. Надеемся, что среди них обязательно есть те, которые станут победителями.
-
"Китап геройлары-минем рәсемнәрдә" 19.03.2015

"Балалар китабы" атналыгы дәвам итә. Россиядә әдәбият елына багышланган район рәсем конкурсының мәктәп турына укучылардан эшләр кабул ителә. Беренче иҗат җимешләре "Китап геройлары-минем рәсемнәрдә" күргәзмәсенә урнаштырылды.
-
Китап табиблары 18.03.2015

Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры-
Мин аларның докторы- диләр безнең таушалган китапларга ашыгыч ярдәм күрсәтүче укучыларыбыз. Китапханәдә атналык кысаларында "Китап табиблары" көне узды.
-
"С новосельем!" 18.03.2015

5 марттан 18 мартка кадәр мәктәптә "Весенняя неделя добра " акциясе кысаларында «С Новосельем!» дип аталган кош оялары конкурсы үткәрелде. Укучылар бик теләп катнашты. Оялар агачларга эленеп хуҗаларын көтәләр инде. Нәтиҗәләр ясалып катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
-
"Балалар китабы-сихри бер дөнья" 16.03.2015

16 марттан 30 мартка кадәр мәктәбебездә "Балалар китабы" атналыгы башланып китте. 16 март көнне китапханәче Махмутова Г.М. атналыкны ачык дип белдерде һәм укучыларны план белән таныштырды. Китапханәдә "Балалар китабы-сихри бер дөнья" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Талантлылар утравы. 15.03.2015

Бүген район күләмендә зур кастинг булып үтте. Биредә җыр-моңга, биюгә һәм башка һөнәрләргә бай булган гаиләләр чыгыш ясады. Безнең мәктәптән Хафизовалар һәм Фаваризовалар гаиләләре катнашты. Алар май аенда үткәреләсе "Гаилә бәйрәмендә" катнашу хокукы алдылар. Әфәрин, кызлар - йолдызлар!
-
Без "Шорт-трек" ярышында 14.03.2015

Бүген 14 нче март көнне "Нарат" боз сараенда укучылар арасында район спартакиадасы кысаларында "Шорт - трек" ярышы үткәрелде. ГТО чараларыннан чыгып үткәрелгән бу ярышта безнең мәктәп укучылары 5 нче урынны яуладылар.
-
"Кошлар сагында" акциясе. 13.03.2015

"Весенняя неделя добра" акциясен дәвам иттереп бүген 3 класс укучылары педагог оештыручы Корбанова Л.Т. белән берлектә кәгазь битләренә кош рәсемнәрен ясап, оригами ысулы белән сыерчыклар ясап урамда үтеп баручыларга бүләк иттеләр. Шулай ук укучылар кошларны сакларга, аларга оялар куярга кирәклеген дә әйтеп үттеләр.
-
КВН 12.03.2015

Бүген, безнең мәктәпнең "Шум- live" КВН командасы Шәмәрдән зонасында ярымфинал ярышларында чыгыш ясады. Кызыклы мәзәкләр, укучыларның рольләргә кереп уйнаулары барыбызны да көлергә мәҗбүр итте. Молодцы укучылар!











