Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Уен- конкурс "Инфознайка" 12.02.2015

12 нче февраль көнне мәктәбебездә "Инфознайка" бөтендөнья уен - конкурсы булып үтте. Ел саен бу уенда укучылар бик теләп катнаша, ә бу юлы 16 бала информатика фәне буенча үз көчләрен сынап карарга булдылар. Алар уңышка ирешер дип ышанып калабыз. Киләсе елга тагын да күбрәк катнашучылар көтеп торабыз.
-
"Җырлы-моңлы туган як!" 12.02.2015

Бүген 5 класста "Җырлы-моңлы туган як" темасына дәрестән тыш эшчәнлеккә музыка укытучысы Әмирова А.Ф. чакырылды. Укучылар апаларына үзләре кызыксындырган сорауларын бирделәр. Дәрес гитарага кушылып "Сабам минем - гүзәл ягым " җырын башкарып тәмамланды.
-
Иң яхшы әйдаман. 12.02.2015

11 нче февраль көнне Шәмәрдән лицеенда "Иң яхшы әйдаман" конкурсының зона этабы үтте. Бирегә Шәмәрдән, Явлаштау, Шекше, Иштуган, Эзмә , Корсабаш мәктәпләреннән килгән әйдаманнар үзләренең "Иҗат сандыкларыннан" 15 минутлык чара күрсәттеләр. Безнең , 8 класс укучысы, Ахметшина Зәлия "Кояшкай" отряды белән "Парк төзик кошларга" дип исемләнгән проект эшләделәр. Әйдаманга һәм эзтабарларга уңышлар телибез.
-
Зәлинәне котлыйбыз. 11.02.2015

Мәктәбебезнең 10 класс укучысы Зәйнәгыева Зәлинә, татар мәктәпләре арасында уздырылган, татар теленнән республика олимпиадасында призер булды һәм Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнелде. Укытучысы Зәйнәгыева Зөлфия Фоат кызын һәм Зәлинәне чын күңелдән котлыйбыз, чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Лес боится огня!" 10.02.2015

"Лес боится огня" республика конкурсының мәктәп туры үтте. Укучылар үзләренең рәсемнәрен бик матур һәм тырышып эшләгәннәр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын: Фаваризова Айзиля, Хатипова Диляра
2 урын: Халиуллина Сөмбел, Мирзегалямова Ания
3 урын: Хусаенова Дина, Сагитова Таңсылу
Мәктәп турында җинүчеләрнең эшләре республика турына җибәрелде. Алда аларга уңышлар телибез.
-
Класс сәгате 10.02.2015

9 февраль көнне III сыйныфлар белән (класс җитәкчесе Гибадуллина Р.Х.), М.Җәлилнең туган көненә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Муса Җәлил эзләре буйлап" дип аталган сыйныф сәгате узды. Анда укучылар М.Җәлил, аның иҗаты белән якыннанрак таныштылар, Җәлилчеләр турында мәгълүмат алдылар.
-
Чаңгы юлы-2015
07.02.2015
7 февраль көнне мәктәбебезнең чаңгы трассасында, көчле чаңгычыларны билгеләү максатыннан, "Чаңгы-2015" массакүләм ярыш үтте.
-
Стройда йөрү 04.02.2015

Тиздән "Зарница" уеннары килеп җитә. Әлеге уңайдан Гатиятов Р.Р. 1 класс укучыларына стройда йөрү күнегүләрен өйрәтә, хәрби- патриотик хис тәрбияли. ГТО кысаларында үткәреләчәк уеннарга әзерли.
-
Кошларга ярдәм итеп..... 04.02.2015

Февраль ае көчле җил -давыллары белән башланып китте. Мәктәп тирәсендәге җимлекләргә кар тулды.... Кошларга җим биреп торуны, ояларын кардан аралап, чистартып торуны 1-2 класс укучылары башкара. Бүген Амирова Л.Ф. укучылар белән әлеге эшләрне башкарды һәм укучыларда ярдәмчеллек хисләре тәрбияләде.
-
"Ел укытучысы" республикакүләм конкурсы 03.02.2015

"Ел укытучысы " республикакүләм конкурсының муниципаль этабында мәктәбебездән "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Гибадуллина Р.Х. , "Өстәмә белем бирү укытучысы" номинациясендә Фаваризова Р.Т. һәм "Балалар коллективын оештыручы" номинациясендә Корбанова Л.Т. катнаштылар. Әлеге бәйгедә башлангыч класслар укытучысы Гибадуллина Р.Х. югары балларга ия булып республика зона этабында катнашу хокукы алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы этапларда уңышлар телибез!











