Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129
-
Цирк атналыгын йомгаклап берничә сүз 19.01.2013

цирк турында балаларның фикерләрен үстердек;цирктагы хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү максат булып торды.
иркта уйнаучы җәнлекләрнең зурлыгын һәм тигезлеген анализларга өйрәтелде.
-
“Чисталык дәресләре” 17.01.2013

“Чисталык дәресләре”17.01.2013
16 январьда республика буенча табигатьне саклау, экологик- белем бирү акциясе үткәрелде. Безнең балалар бакчасында да бу акция уңаеннан “Чисталык дәресләре” оештырылды.Зурлар төркемендә “Челтер чишмә” күңел ачу чарасы үткәрелде.Балалар чишмәне чистарттылар,үзләрен әкият геройлары урынына куеп уйнадылар,чиста су белән пычранган суны чагыштырып тәҗрибә үткәрделәр. Соңыннан балалар урамда үзләре ясаган җимлекләрен элеп, җимнәр салдылар.
Челтер – челтер ага чишмә
Һич тә тыймалы түгел
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туймалы түгел
Без киләбез чишмәбезнең
Салкын суын эчмәгә
Эчкәндә үзеннән – үзе
Баш иелә чишмәгә.
-
Күңел ачу кичәсе “Челтер чишмә” 17.01.2013

Күңел ачу кичәсе “Челтер чишмә”
Тычкан : Ашыйсым килде, эчәсем килде ( Үлән өзеп ала.) Бусы да тәмсез! ( чирәмне ыргыта)
(Тычкан чишмә янына килә. Чишмә телгә килә.)
Чишмә : Тыч-ч-чкан, дус-с-стым бул әле,
Минем с-сулышым кысыла,
Тавышым да карлыкты бик,
Миңа азрак булыш әле.
Тычкан : Минем хәлем юк бер дә,
Суың гына эчим дә
Китим мин үз юлыма( су эчә)
Бигрәк пычрак! Бигрәк тәмсез!
(Теремкәй янына килеп)
Тук, тук, тук ! Теремкәйдә кем яши? ( Теремкәйгә керә.)
Бака: Нинди рәхәт икән монда! Чишмә дә бар коенырга.(Суга сикермәкче була, аягын “пыяла кисә”.)
Ай-яй-яй, аягым?... Бигрәк чүпле бу тирә. Юыйм әле аягымны, суыңда коеным да.(Суга керә дә
тиз генә чыга.) Бигрәк пычрак! Бигрәк күңелсез!
Чишмә: (елап). Бака, дустым булсана, чүпләремне алсана, зинһар өчен.
Бака: Суың тәмсез, үзең ямсез. Син безгә кирәк түгел. Аягым да бик авырта, мин монан китим әле.
(Бака теремкәйгә килә)
- Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши?
-Бу мин тычкан – чыелдык ! Ә син кем?
- Мин- Бака-бакылдык. Мине дә үз яныңа ал әле. (Теремкәйгә кереп китә.)
Аланга сикергәләп куян чыга.
-
Цирк! 15.01.2013

Цирк
Искитмәле бер гаҗәп йорт
Бар ул безнең шәһәрдә.
Килешерсез-ни икәнен
Әйтеп бирсәм әгәр дә.
Аны цирк дип йөртәләр!
Ни генә юк ул йортта.
Дөньяның бар могҗизасын
Күреп була циркта.
Анда кич буе клоун
Кыланмый ниләр генә.
Кыланчык булганы өчен
Клоун диләрдер дә.
Анда фокусчы күз буа.
Гаҗәп тә бер карасаң-
Алдаганын белә торып
Ышанып утырасың.
Анда җитез акробатлар
Йөри озын таякта.
Анда хәтта фил дә тора
Басып сыңар аякта.
Анда хәтта аюлар да
Биеп манеж әйләнә.
Циркка барган көн һәрчак
Әверелә бәйрәмгә.
-
Кыш килде 12.01.2013

Уянып, бүген иртән
Карасам тәрәзәгә,
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
-
Күңелле! 12.01.2013

Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава,
Җиргә ап-ак кар ява.
-
"Хуш киләсең Яңа ел " кечкенәләр группасы 31.12.2012

Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка:
Кыш бабабыз ишетеп
Килде безгә кунакка.
Иң тылсымлы, могҗизалы бәйрәм нинди дип сорасалар, балалар гына түгел, өлкәннәр дә бер тавыштан Яңа ел дияр иде.Дөрестән дә Яңа елдан барыбызда ниндидер тылсым, могҗиза көтәбез... Балалар өчен сихри дөньяны тудырырга без дә тырыштык. Иң элек бакчабызның эчен дә, тышын да бизәдек, ә аннары инде нәниләр янына Кыш бабай һәм Кар кызын чакырдык.Балалар өйрәнгән җырларын,биюләрен башкардылар һәм матур итеп шигырьләр сөйләделәр.
-
"Яңа ел бәйрәме" зурлар группасы 31.12.2012

Яшел чыршы, тезелешеп
Әйләнәбез тирәңдә,
Куанабыз Яңа елга
Син кунакка килгәнгә.
Кыш бабай да бик юмарт булып чыкты, һәр балага истәлек бүләге һәм конфет, печенье өләште.Яңа ел тамашасын карарга килгән әти-әниләр балаларының уңышларына сөенеп, бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
-
“Китап – киңәшчең синең” атналыгы. 10.12.2012

10 - 14 нче декабрь “Китап – киңәшчең синең” темасы атналыгы иде. Атна буе балалар белән китаплар турында, аларны кемнәр яза, кайда бастырыла, кайда саклана – барысы – барысы турында да сөйләштек. Балалар үзләрен кызыксындырган куп сорауларга җавап таптылар, китап тышлыгы, бит кыстыргычлары ясадылар һәм эшләрен күргәзмәгә тәкъдим иттеләр. Шулай ук атна ахырында авыл китапханәсенә экскурциягә кердек. Китапханәче Наилә апа балаларга китапларны саклап тоту, ертмау, һәрдаим тышларын төзәтеп тору хакында аңлатты. Атналык балаларга бик файдалы булды, аларның китап белән кызыксынулары тагын да артты.
-
"Әниләр бәйрәме" 23.11.2012

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе иң матур, иң җылы, назлы көннәрнең берсе. Ни өчен дигәндә, без ул көнне әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Кадерле әниләребезне котлаудан без дә читтә калмадык. Ике төркем балалары да әниләрне котлап, матур шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, үзләре ясаган бүләкләре белән әниләрен сөендерделәр.



