Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129
-
"Акбай белән Мырауҗан маҗаралары". 12.02.2014

-
"Күңелле балачак". 12.02.2014

-
"Чаңгы юлы-2014" 08.02.2014

Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килгәннәр дуслар кунакка,
Ярышлар бүген бездә.
Килгәннәр безгә кунаклар,
Тезелдек үзебез дә.
Көрәшик тә, узышыйк та-
Ярышлар бүген бездә!
-
"Кар бабай сүрәтен бизәү". 29.01.2014

Без бүген зурлар төркеменә йөруче балалар белән пластинография методы кулланып, пластилиннан мозаика формасында Кар бабай сүрәтен бизәдек.
-
"Ибраһимова Рузалия Исламгали кызына 50 яшь!" 25.01.2014

Балалар бакчасына 30 ел гөмерен багышлап, анда йөрүче балаларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлап торучы Ибраһимова Рузалия Исламгали кызына 26нчы гыйнвар көнне 50 яшь тулды. Хөрмәтле Рузалия апабыз! Сезне чын күңелебездән матур бәйрәмегез-50яшьлек юбилей көнегез белән тәбрик итәбез.Сезгә иң мөһиме-сәламәтлек, бәхет, шатлык, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игелеген куреп, күңел тынычлыгында яшәргә язсын. Сезгә авыр һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар насыйп булсын.
Ибраһимова Рузалия Исламгали кызына фидәкарь хезмәтләре өчен Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге грамотасы тапшырылды.
-
"Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне!" 24.01.2014

Бу атнада бакчабызда белем бирү эшчәнлеге юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышлана. Балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйналды, яңа мәкаль-әйтемнәр, шигырьләр белән таныштык. Балалар белән юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәндек.
-
"Без чаңгыда шуабыз!" 23.01.2014 Без балалар белән чана, чаңгы шуарга бик яратабыз. Менә буген дэ, зурлар төркеменэ йөрүче балалар белән чаңгы шудык. Кышкы табигатькә сокланып, саф һава суладык.

-
"Кышкы урманга сәяхәт". 14.01.2014

Бүген без балалар белән ана теле шөгылендә кышкы урманга "сәяхәткә" чыктык. Күзләребезне йомдык та, узебезне урманда кебек хис итеп, табигатьне күзәттек. Шуннан соң балалар үзләре күзаллаган күренешне рәсем дәфтәрләренә ясадылар.
-
Безнен рәсемнәребез. 14.01.2014

Сихри тынлык монда.
Тирә-якта
Ак мамыктай йомшак кар ята.
Йоклый урман,
Бүген Гыйнвар бабай
Аны шулай назлап йоклата.
Бар да ап-ак,
Бары чыршы гына
Әүвәлгечә купшы киенгән,
Кыш килгәнне, ахыры сизми калган,
Йоклап киткән яшел киемнән.
-
"Яңа ел мизгелләре" 31.12.2013

Ява карлар, яңа карлар.
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын,
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә,
Балалар көлгәне.



