Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129
-
Кечкенәләр дә калышмый! 09.02.2013

-
"Җир шарына чисталык кирәк". 09.02.2013

-
Көньяк җимешләре. 06.02.2013

-
Балаларның иминлеге, өлкәнәр җаваплылыгында. 04.02.2013

Бүген бакча хезмәткәрләре өчен пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Балалар бакчасына Шекше урта мәктәбеннән ОБЖ укытучысы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы Гатиятов Руслан Рәшит улын чакырдык .Ул ут сүндерү җайланмалары белән эш итү, янгынга каршы сигнализация эшли башлаганда ни эшләргә, эвакуация, мондый ситуация вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге турында олылар өчендә, балалар өчендә кирәкле кагыйдәләрне тагы бер кат искә төшерде.
-
Салкын якка сәяхәт. 02.02.2013

Без бу атнада салкын якка сәяхәткә чыктык.Балаларга җир йөзендә кышның озакка сузыла торган җирләр барлыгын слайдлар ,картиналар күрсәтеп аңлаттык, .Салкын якта яшәүче кешеләрнең тормышы, яшәеше белән таныштык, проектор аша күрсәтелде.Сәяхәт күңелле чаңгы ярышы белән төгәлләнде.
-
Себердә яшәүче хайваннар 01.02.2013

Себердә яшәүче хайваннар турында әңгәмә уздырдык, проектор, рәсемнәр каралды. Салкын якта яшәүче кешеләрнең тормышларында һәм көнкүрешләрендә боланнарның төп роль уйнаулары ачыкланды.Табигый материаллар кулланып болан әвәләп ясалды.
-
Кышкы табигать 31.01.2013

Балалар кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белергә шуны буяулар ярдәмендә рәсемгә төшерергә өйрәнде . Кисеп ябыштыру алымнары кертеп, бәскә төренгән агач ясарга өйрәттек.Максатыбыз балаларның фантазияләрен баету, иҗади сәнгатькә кызыксыну уяту иде.Бу эшчәнлек актив һәм күңелле узды.
-
"Кыш бабай бездә кунакта" 26.01.2013

Кыш....Үзе салкын,үзе карлы-буранлы һәм биктә йомшакта. Кыш аендагы сафлык та,чисталык та һәр кешене үзенә җәлеп итә. Без дә балаларга кыш аеның матурлыгын күрә белергә,аның серләрен ачырга, кыш атналыгына карата белем бирү эшчәнлеге төрләрендә кызыксыну уятырга омтылабыз. Балалар үз фантазияләрен кулланып кисеп ябыштыру эшчәнлегедә рациональ алымнар белән кар бабайны кистеләр, төсләрне сайладылар, декоратив формада бизәп сүрәтләделәр.Ә алда кыш аеның безгә ачасы серләрә бик күп әле!
-
"Кызыл әтәч безгә килмәсен!" 25.01.2013

Без бүген балаларыбызга янгын чыгу очракларының сәбәпләрен аңлаттык, ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне өйрәндек,үзеңнең һәм башкаларның тормышына куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген уен ярдәмендә сынап карадык.Мондый хәвеф-хәтәрне беребезгә дә күрергә язмасын!
Янгын чыгу- куркыныч хәл,
Шуңа без бик сак булыйк.
Бакчадагы апаларның
Сүзләрен һәрчак тыңлыйк.
Шырпы белән уйнамыйк без,
Утка якын бармыйк без.
Әтиләрне-әниләрне
Хәсрәткә салмыйк без.
Өлкәннәр борчылмасыннар,
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Кызыл әтәч беркайчан да
Безнең янга килмәсен.
-
"Кышкы уеннар" 24.01.2013

Саф һавага чыгып,
Таудан чана шуып,
Кышның салкыннарын
Җибәрәбез, куып.
Ә кыш көлә-көлә,
Битебездән үбә.
Алсу була безнең
Битләр шуңа күрә.



